Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шәһәрдән кайтып шашлык ясаучылар аркасында, бер авылда биш йорт янып беткән

Дачага ял итәргә килгән кешеләр ут белән саксыз эш иткәнгә күрә, берничә корылма янып көлгә әверелгән.

news_top_970_100
Шәһәрдән кайтып шашлык ясаучылар аркасында, бер авылда биш йорт янып беткән
https://pixabay.com/

14 апрельдә Кострома өлкәсендә бер авылда дүрт бакча йорты һәм бер торак йорт янып беткән. Бу турыда «Кострома» телевидениесе хәбәр итте.

Петербургта яшәүче кешеләр Кологривский районындагы Варзенга авылына кайтып, үз-үзеңне изоляцияләү режимында яши башлый. Алар буш вакытта шашлык пешереп ашамакчы була. Шәһәр кешеләре йорт ишегалдында коры үлән арасына учак ягалар. Шул вакытта очкын агач йортларга күчә.

Янгын сүндерү өчен алты команда килә, алар берничә сәгать дәвамында ут белән көрәшә. Бер йорт, дүрт бакча йорты бөтенләй янып бетә.

Ут авылдагы башка йортларга күчмәсен өчен, ике трактор янгын янында җирне сукалый. Бу тракторларны биредә яшәүче арендатор биреп торган. Бәхеткә, авыл тирәли алдан ук махсус җир полосаларын сукалап куйган булганнар. Алар янгынның якындагы урманга күченә каршы торырга ярдәм иткән. Бу турыда биредәге матбугат чаралары язды.

Шушы көннәрдә Кострома өлкәсендәге Никольское авылында бер хатынның битарафлыгы аркасында бер бакча йорты һәм җиде сарай янып көлгә әверелә. Бу хатын җыйган чүп-чарга ут төртә, тик җил булуын исәпкә алмый. Шулай итеп якындагы корылмаларга ут каба.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ут белән сак эш итәргә чакыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100