Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шәһәрдә кыргый хайваннар белән очрашканда үзеңне ничек тотарга?

Шәһәр территорияләрен киңәйтү сәбәпле, пошилар һәм кыр кәҗәләре кешеләр янында ешрак күренә башлады.

news_top_970_100
Шәһәрдә кыргый хайваннар белән очрашканда үзеңне ничек тотарга?
https://ojm.tatarstan.ru

Кыргый пошилар һәм кыр кәҗәләре ешрак шәһәр урамнарына һәм кеше йорты янына чыга башлады. Белгечләр сүзләренә караганда, бу шәһәр территорияләрен киңәйтү белән бәйле. Шуңа күрә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты кыргый хайваннар белән очрашканда үзеңне дөрес тоту өчен биш тәкъдим әзерләде.

  • Кыргый хайванны очратсагыз, аңа якын килмәгез.
  • Аларны ашатудан һәм бергәләп фотога төшүдән тыелып торырга кирәк.
  • Хайванны күргәч, тыныч кына, кискен хәрәкәтләрсез, имин урынга китегез. Бу койма, подъезд, йорт булырга мөмкин. Аннары 112 номеры буенча ашыгыч хезмәт чакыртырга кирәк.
  • Хайваннарга кычкырырга яки агрессия күрсәтергә кирәкми. Бу зарар китерергә генә мөмкин. Төлкеләр, бүреләр, селәүселәр һәм башка кыргый хайваннар инстинктив рәвештә кешеләрдән курка һәм бары тик куркыныч сизсә генә аларга ташлана. Шулай ук мондый очракта хайван куркып кала һәм китү юлын эзли башлый, бу исә алдан фаразланмый торган нәтиҗәләргә китерә. Хайван шәһәр эченә кереп китә, автотранспорт астына керә, чокырларга, коеларга эләгә, нәтиҗәдә, хайван яшәү белән туры килми торган җәрәхәтләр ала.
  • Әгәр хайван сезгә ташланса, тешләтмәскә тырышыгыз. Тешләгән очракта яраны чистартырга, юарга һәм мөмкин кадәр тизрәк хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Исегездә тотыгыз, сәламәт хайван өч очракта һөҗүм итәргә мөмкин:

  • сез аны куркытсагыз, 
  • хайван сездән агрессия көтсә,
  • нәселен яклаганда.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кыргый җәнлекләр һәрвакыт кеше белән очрашудан кача, ә кешеләрдән курыкмау котыру авыру симптомы булырга мөмкин.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты исегезгә төшерә: пошилар, кыр кәҗәләре һәм үлән ашаучы башка зур җәнлекләр, кавышу чоры булган очрактан тыш, һөҗүм итми. Бу вакытта үзеңне аеруча сак тотарга кирәк, кискен хәрәкәтләр ясарга ярамый. Агач артына качарга да була, чөнки аларның күзләре начар күрә, диелә ведомство хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100