Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шәһәр үзәгендә агулы балтырган: Яшел Үзәндә халык өчен куркыныч чүп үләне үсә

Яшел Үзәндә быел чәчәкләр түгел, ә агулы Сосновский балтырганы үсә. Куркыныч чүп үләненә үзәк паркта һәм шәһәр урамнарында тап булганнар. Үсемлек нәрсәсе белән куркыныч, ул шәһәр үзәгенә каян килгән, Яшел Үзән хакимиятендә бу хакта нәрсә диләр? Болар - «Татар-информ» агентлыгы репортажында. Sntat.ru, Эвелина Киселева.

news_top_970_100
Шәһәр үзәгендә агулы балтырган: Яшел Үзәндә халык өчен куркыныч чүп үләне үсә

«Паркта үскән балтырганны күреп шаккаттым»

Шәһәрнең үзәк паркында һава сулап йөргәндә, Яшел Үзәндә яшәүче Антонина Степанова җәяүлеләр сукмагы янында тамыр җибәргән бер үсемлекнең яфракларына игътибар иткән. Хатын-кыз аның куркыныч Сосновский балтырганы икәнен шунда ук танып алган.

«Минем каенананың Зөя аръягында бакчасы бар. Анда балтырган тулып ята. Шунлыктан аның нинди икәнлеген яхшы беләм», - дип аңлатты ул.

Әлеге куркыныч үсемлеккә юлыккач, Степанова шунда ук «Халык контроле»нә мөрәҗәгать итә, аның гаризасына 30 июльгә кадәр парктагы барлык чүп үләннәрен юк итәчәкләре турында рәсми җавап килә.

«Дөресен генә әйткәндә, безнең паркта балтырган үсүен күреп шаккаттым. Һәм беркем дә моңа игътибар итми», - диде ул.

Сосновский балтырганының бик агрессив чүп үләне икәне берәүгә дә сер түгел. Ул зур-зур территорияләрне яулап ала, үсемлеккә ялгыш кагылсаң, согы тәнне пешерә.

«Ахирәтем балалары белән кырда чәчәк җыеп йөргән, алар Татарстанның башка районында үз йортлары белән яши. Өйгә кайткач карасалар – кулларына кабарчык чыккан. Үзе авырта, төзәлми дә, ул аңа игътибар да итмәгән. Яра ике ай буе төзәлмәгән», - диде Степанова.

Антонина Сосновский балтырганы орлыклары белән зарарланган туфракны, берәр районнан алып килеп, паркка таратканнардыр дип фаразлый. Ул шәһәрдәге үзәк урамнарның берсендә дә әлеге үсемлеккә юлыккан.

«Карл Маркс урамында да газоннарда ара-тирә әлеге җирәнгеч үсемлекләр борын төрткән. Анда торбаларны ел саен диярлек казыйлар, аннары өстенә балчык җәеп, яңа газон ясыйлар. Былтыр бу афәт юк иде», - дип искәртте ул.

Степанова фикеренчә, үсемлеккә ялгыш кагылып тәнне пешермәс өчен, кешеләр Сосновский балтырганының нинди үсемлек икәнен белергә тиеш. Хакимият вәкилләре дә әлеге үсемлекнең таралу куркынычы турында онытмасын иде, ди ул.

«Эсседә Сосновский балтырганы яныннан үтеп китү дә җитә, тәнеңнең пешкәнен сизми дә каласың»

Сосновский балтырганы «Кара китап» реестрына кертелгән, ул культуралы үсемлек саналмый һәм аның белән актив көрәшергә кирәк. КФУның ботаника һәм үсемлекләр физиологиясе кафедрасы доценты Галина Демина агентлык хәбәрчесенә шул хакта сөйләде.

«Әлеге үсемлек дөрестән дә бик куркыныч. Эш шунда ки, аңа кагылырга ярамый. Ул тәнне бик каты пешерә торган химик матдә бүлеп чыгара. Өстәвенә, үсемлек фотохимик эффектка да ия», - диде ул.

Галина Демина сүзләренчә, кычыткан чакса, авыртуны шунда ук сизәсең, ә тәнеңне Сосновский балтырганы пешергән очракта фотохимик эффект аркасында җәрәхәтләнгән урынны берникадәр вакыт үткәч, аңа кояш нурлары эләккәннән соң гына абайларга мөмкин.

«Кайвакыт эссе көнне әлеге үсемлек яныннан үтеп китү дә җитә, һәм тәнеңнең пешкәнен сизми дә каласың», - диде ул.

Доцент сүзләренчә, балтырганнан пешү нәтиҗәсендә тәндә чыккан кабарчыклар тәлинкә зурлыгына җитәргә мөмкин. Үсемлек согы тәнгә күп эләксә, пешкән урын бик нык авырта, аны тишкән очракта ачык яра барлыкка килә. Яра төзәлгәннән соң хасил булган пигмент таплары берничә ел бетмәскә мөмкин.

Галина Демина сүзләренчә, балтырган – агрессив үсемлек, ул башка үләннәрне кысрыклап чыгара һәм территорияләрне бик тиз басып ала, аның биеклеге өч метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Әлеге чүп үләненә каршы гербицидлар — махсус химик матдәләр ярдәмендә көрәшергә яки үсемлекне төбе-тамыры белән йолкып чыгарырга мөмкин. Ләкин моны үсемлекләр күп булмаган очракта, кояшсыз көнне эшләү хәерле.

«Үсемлекнең орлыклары өлгергәнен көтеп утырырга кирәкми. Аның белән орлыклары өлгергәнче, чәчәк атмаган чагында көрәшү мәслихәт», - дип ачыклык кертте ул.

КФУ доценты әйтүенчә, балтырганны триммер белән чабу файдасыз.

«Балтырган яңадан үсеп чыгачак, ягъни аны орлык коярга өлгермәсен һәм алга таба үсә алмасын өчен тамырдан юк итәргә кирәк», - дип сөйләде Демина.

Галина Демина раславынча, Яшел Үзәндә яшәүче Антонина Степанованың үсемлек орлыкларын туфрак белән бергә китерүгә бәйле фаразы дөреслеккә туры килә.

Шәһәр торак-коммуналь хуҗалыгының җавабы

Яшел Үзәннең Торак-коммуналь хуҗалык департаменты җитәкчесе Илья Грузков шәһәрдә Сосновский балтырганы таралуын раслады. Ул ышандырганча, куркыныч үсемлек департамент тырышлыгы белән акрынлап юк ителә.

«Без әлеге үсемлекне юкка чыгару юнәлешендә эшлибез, шәһәрдә шундый проблемалар булуын беләбез. Балтырганны тамыры белән йолкып алабыз, утильләштерәбез», - диде ул.

Илья Грузков Яшел Үзәндә яшәүчеләргә, балтырганга тап булган очракта, шунда ук Торак-коммуналь хуҗалык департаментына хәбәр итүләрен сорап мөрәҗәгать итте.

Шәһәрнең Торак-коммуналь хуҗалык департаменты җитәкчесе белән сөйләшкәннән соң ике көн узгач, мин Яшел Үзәндәге үзәк паркка бардым. Антонина Степанова күрсәткән урыннарда зур очлы сабаклары як-якка тырпайган үсемлекнең аннан-моннан гына киселгән агулы сабаклары күзгә ташланды. Антонина балтырганны тамыры белән казып алмауларын, ә триммер белән чабуларын үз күзләре белән күрүе хакында сөйләде.

«Проблема хәл ителмәгән. Тамырлар шул килеш калган. Ул алга таба да үсәчәк», - дигән фикерләре белән уртаклашты Антонина.

Яшел Үзән районы башлыгы балтырганга каршы көрәшкә үзе чыгарга әзер, әмма чыкмый гына

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев халык арасында еш була, аны шәһәр күләмендәге чараларда да күрергә мөмкин. Шул хактагы яңалыклар районның рәсми инстаграм-аккаунтында даими рәвештә дөнья күрә. Мисал өчен, Россия көнендә Яшел Үзән районы башлыгы шул ук үзәк паркта чәчәк утыртты һәм агачка аю рәсеме ясады.

Яшел Үзән районы матбугат хезмәте җитәкчесе Рәсим Хаҗиев «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенең соравына район башлыгы үзе дә балтырган белән көрәшкә чыгарга әзер, дип җавап бирде. Әлбәттә инде, матбугат сәркатибенең искәрмәсе буенча, куркынычсызлык техникасының барлык кагыйдәләрен үтәргә һәм чүп үләнен юк итәргә (әмма «коры кул» белән түгел) туры киләчәк.

«Идеяләр бар. Без еш кына кешеләрне экологик акцияләрдә катнашырга чакырабыз. Моның өчен берәр көнне сайларга кирәк», - дип искәртте Хаҗиев.

Матбугат сәркатибе Сосновский балтырганына каршы күпме акча сарыф итәргә җыенуларын әйтә алмады.

Сүз уңаеннан, парктагы аулак почмакларның берсендә, асфальт түшәлгән җәяүлеләр юлы янында мин чәчәк ата башларга җыенган ике метр биеклектәге Сосновский балтырганына тап булдым. Шунысын да искәртәсем килә: КФУның ботаника һәм үсемлекләр физиологиясе кафедрасы доценты Галина Демина сүзләренчә, чәчәк аткан вакытта әлеге үсемлек үзенең орлыкларын чәчеп җибәрә һәм мондый яшь үсентеләргә каршы көрәшү тагын да кыенлаша.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100