news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Шәһәр урамыннан бара торган машинадан бала егылып төшкән - видео

Шәһәр урамыннан бара торган машинадан бала егылып төшкән - видео

news_top
Шәһәр урамыннан бара торган машинадан бала егылып төшкән - видео
Уфа шәһәрендә юлдан бара торган машина ишеге ачылып китеп, бер бала салоннан егылып төшеп калган. Әлеге вакыйганы видеорегистратор камерасы теркәп торган. Бу кадрларны "Вести" каналы күрсәтте.

Хәзер Башкорстан ЮХИДИ хезмәткәрләре кара төстәге җиңел машина йөртүчесен эзлиләр. 

 

Башлангыч мәгълүматлар буенча, вакыйга узган ялларда Уфаның Киров һәм Гобәйдуллин урамнары чатында була. Видео кадрларыннан күренгәнчә, борылышта машинаның арткы ишеге ачылып китә һәм салоныннан бер бала егылып төшә. Ул тиз генә сикереп тора, өстен каккалый да яңадан машинага кереп утыра. Бәхеткә, бу вакытта юлда автомобильләр күп булмый.

ЮХИДИ хезмәткәрләре бу машинаның йөртүчесен эзли. Аны баланы йөртү буенча юл кагыйдәләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тартачаклар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар