news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Шәһәр урамында өч машина бәрелешеп, өч кеше үлгән

Төнге уникеләр тирәсендә «Форд», «Мазда», «Лада Калина» бәрелешеп, өч кеше урында ук һәлак булган.

news_top
Шәһәр урамында өч машина бәрелешеп, өч кеше үлгән

26 сентябрьдә төнге уникеләр тирәсендә Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә өч машина бәрелешкән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Алтынчы модельле «Мазда» үзе белән бер полосадан баручы «Форд» машинасын куып җиткән һәм бәрелгән. «Мазда» шуннан соң каршы як полосага чыккан. Каршыга килүче «Лада Калина»га бәрелгән.

Бәрелешкәннән соң, «Мазда» йөртүчесе, «Лада Калина» йөртүчесе — хатын-кыз һәм ир-ат, «Лада Калина» пассажиры урында ук һәлак булган.

Соңрак билгеле булганча, «Мазда»да Оренбург номерлары булган. Шәһәр ЮХИДИ җитәкчесе Радик Галимҗанов сүзләренчә, ул тизлеген арттырган һәм идарәне югалткан. «Мазда» алдыннан баручы машинага бәрелер алдыннан тормозга басарга соңга калган. Шуннан соң ул каршы як полосага чыгып киткән.

«Лада Калина» йөртүче хатын-кыз таксист булып эшләгәне билгеле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар