Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шәҗәрә төзибез: нәрсәдән башларга, мәгълүматны кайдан табарга, күпме түләргә?

Соңгы вакыта нәсел агачы - шәҗәрә төзү актуальләште. Үзләренең буын чылбырын булдырырга омтылучылар саны арта бара. «Татар-информ» шәҗәрә төзүчеләр һәм архив хезмәткәрләре белән элемтәгә кереп, шәҗәрәне ничек ясарга була һәм кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белеште.

news_top_970_100
Шәҗәрә төзибез: нәрсәдән башларга, мәгълүматны кайдан табарга, күпме түләргә?

Шәҗәрәнең әһәмияте нинди?

Марсель Әхмәтҗанов - филология фәннәре докторы, археограф, текстолог: "Шәҗәрә – генеалогик язма. Ул нәсел-ыруның кемнән башланып, ничек тармакланып китүен күрсәткән кулъязма истәлек. Татар югары катлаулары гаиләләрендә шәхси нәсел тарихлары язылган кулъязмалар булган.

Нәсел шәҗәрәләре дөньяда исән калган барлык татарларның кан кардәшлеген раслаучы документлар җыентыгы ул.

Шәҗәрә ул - үткәннәрдән

Киләчәккә тәрәзә.

Һәр халыкта, һәр заманда

Шәҗәрәдә дәрәҗә. (Д.Гарифуллин)

Төбәк тарихчысы Дамир Гарифуллин татар дөньясына билгеле булган күп күркәм шәхесләрнең шәҗәрәләрен төзегән. Алар арасында Минтимер Шәймиев, Аяз Гыйләҗев, Илһам Шакиров, Зөһрә Шәрифуллина, Зөһрә Сәхәбиева, Гөлшат Зәйнәшева, Сөббух Рафыйков һ.б.

"Нәсел агачларын төзү белән 20 елдан артык шөгыльләнәм, - ди Дамир Гарифуллин. - Шушы вакыт эчендә 500-600ләп шәҗәрә төзедем. Нәсел шәҗәрәсе берничә гасырлар элек яшәгән барлык туганнарны бергә җыярга мөмкинлек бирә. Бу үзенә күрә фотосурәт кебек. Исән кешеләр ничек җыелып бергә фотога төшә, бу да шулай.

Минем өчен нәсел шәҗәрәсен белмәгән кеше ятим бала кебек. Үзеннең үткәнеңне белми торып киләчәкне дә төзеп булмыйдыр ул.

Татар халкында җиде буын бабаңны белү фарыз гамәлләрнең берсе булып санала.

Тамырларын белгән кеше бер башка өстен тора. Шәҗәрәне белү ул рухи сафлану булып та тора.

Кайбер кеше үзенең нәсел чылбырын ханнарга барып чыгар дип өметләнеп ясата. Ләкин мин ихластан ясыйм. Кешене бервакытта да алдап, булмаганны бар дип күрсәтеп, шәҗәрә ясамадым. Ничек бар - шулай төзим".

Заказга шәҗәрәләр төзүче Дамир Шәйхетдинов: "Шәҗәрә төзү - яшәү, исән калу мәсьәләсе кебек. Кеше үзенең тамырларын белергә, саклап калырга һәм оныкларына тапшырырга тели. Шәҗәрә ясарга теләүнең төп мотивы шул", - ди.

Шәҗәрә төзү эшен нидән башларга?

  • Эшне иң элек әби-бабайлардан, нәселнең иң өлкән кешеләреннән үз нәселең турында сораштырудан башларга кирәк. Иң кирәкле мәгълүмат: әби-бабайларның исеме, фамилиясе, әтисенең исеме, туган елы, үлгән елы һәм туган урыны.
  • Бигрәк тә кешенең туган урынын белү мөһим. Исемнәрен, туган елларын гадәттә беләләр, ә менә туган урыннарын күпчелек белми икән. Монда буталчык чыгуы мөмкин: чөнки Мөхәммәд, Гали яисә Кәрим һ.б. исемле кешеләр районның бу авылында да, теге авылында да бар - ә нәсел җепләре бер үк чыганакка барып тоташмый.
  • 100 елга кадәр мәгълүматны район ЗАГС бүлегендә табарга була. Аннан әлеге материаллар Дәүләт архивына күчә. Бу материаллар белән Казан шәһәре, 8 март урамы, 5А йортында Татарстанның Дәүләт архивында танышырга мөмкин.

Ләкин монда авырлыкларга юлыгырга мөмкин, дип кисәтә белгечләр. "Кызганыч, Совет заманында балаларны Ленин оныклары дип йөрткәннәр. Алар үзенең бабасыннан артык бер буынны да белмәгәннәр. Ул вакытларда үткәннең кирәге булмаган. Бүген заманалар үзгәрде, халык үткәнен белергә омтыла. Ә бу эш җиңелләрдән түгел. Чөнки күп очракта документлар сакланмаган. Күп эзләнергә кирәк. Кызганыч, районнарда ЗАГС бүлегендә документлар аз саклана. Метрикаларны яндыру очракларына да юлыккан бар. Шунлыктан бик күп йөрергә туры килә. Заманында Уфа, Оренбург, Мәскәү һ.б. архивларда бик күп йөрергә, Татарстанның бик күп районнарына, авылларына барырга туры килде", - дип сөйләде Дамир Шәйхетдинов.

Тарихчы, Татарстан дәүләт архивы җитәкчесе урынбасары Илдар Шәфыйков нәсел турында мәгълүмат бирердәй кешеләрдән алар исән чагында сорап калырга кирәк, дип киңәш итә. "Татар халкы электән үк үзенең нәсел җепләрен, чылбырын барлаган. Әлбәттә, сорар кешегез булмаса, архивка килергә була. Татарстан дәүләт архивында 1720 елларга кадәр документларны табарга була. Борынгырак документларны Мәскәүдәге «Российский государственный архив древних актов»тан эзләргә кирәк. Бу күп вакытны сорый", - ди ул.

Узган елгы нәселләрен барлауны сорап Татарстан архивына ике меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Күпләре хат язып кына сораулар җибәргән. Архивларның уку залларында һәркем кереп эзләнә ала.

"Архив документларын уку зур әзерлек сорый. Монда гарәп әлифбасын белү дә, азмы-күпме тарихны күзаллау да кирәк", - дип кисәтә Дамир Гарифуллин.

"7-8 буынга кадәр нәсел шәҗәрәсен һәр кеше үзе төзи ала. Моның өчен архивларда озаклап казынырга кирәк" - ди Марсель Әхмәтҗанов.

Шәҗәрә ясату күпме тора?

Әлбәттә, шәҗәрәне заказга да ясатырга була. Тарихчылар, телчеләр, архив белгечләре аерым бер бәягә кешенең нәсел-нәсәбен тикшереп бирә ала. Мондый хезмәтне Татарстанның дәүләт архивы да күрсәтә.

Шунысын белергә кирәк: заказга шәҗәрә ясаучыларда хаталар да калгалый. Бу - табигый. "Андый хаталы шәҗәрәләрне төзәттерү өчен, дөресме-юкмы икәнен раслау өчен, безнең архивка да киләләр. Без аларга экспертиза ясатабыз. Бу түләүле хезмәт. Акчагыз бушка китмәсен дисәгез, нәсел агачын ясаучыдан һәр исемне, һәр датаны документлар белән раславын сорагыз", дип киңәш итә Илдар Шәфыйков.

Заказга шәҗәрәләр төзүче Дамир Шәйхетдинов шәҗәрә төзү вакыты төрлечә булырга мөмкин, чөнки архивта материаллар, документлар төрле хәлдә сакланган, дип аңлата. "Бер авылныкы бик яхшы сакланган булырга мөмкин, икенче авылныкы гомумән сакланмаска мөмкин. Әгәр архивта кирәкле документлар сакланган булса, берничә айда шәҗәрәне төзеп бетерергә була", - ди ул.

"Мин үзем шәҗәрә төзү белән биш елдан артык шөгыльләнәм. Кызыксыну күп дип әйтә алмыйм, шулай да эшнең туктап торганы юк. Биш ел дәвер эчендә 100ләп шәҗәрә төзедем. Үзенең шәҗәрәсен булдырган кеше башкаларга да тәкъдим итә. Ул бүгенге көндә мода кебек. Бу мода кебек кенә бармасын иде. Бу бит кешенең кармасы белән бәйле әйберләр. Без әби-бабайларыбыз рухына дога кылабыз икән, аларның исемнәре белән дога кылу дөрес санала", - ди Дамир Шәйхетдинов.

Шәҗәрә ясату бәясенә юл һәм документация чыгымнары күп керә. Шуңа да белгечләр бу хезмәтнең төгәл бәясен алдан ук әйтә алмыйлар. Түләү килешү буенча. Бәя шәҗәрнең күләменә дә бәйле. 50 исемнән торган, 300 исемнән торган да нәсел агачы эшләргә була.

Шулай да, шәҗәрә төзүчеләр якынча бәяне атады - 20-30 мең сум.

Татарстанның дәүләт архивы бер тармак буенча турыдан-туры тикшерүне 10 мең сумга бәяли. Аннан бераз киңрәк тикшерү — 20 мең сум. Ә инде федераль архивларга да чыгып эшләү — 30 мең сумнан башлана.

Интернетта әзер нәсел агачын төзүгә багышланган онлайн-сервислар, махсус кушымталар да бар. Әлеге программаларда эшләү өчен, әлбәттә, иң элек нәсел чылбыры турында мәгълүмат турларга кирәк. Аннан схема төзергә мөмкин. Бу программалар интернетта күбесе түләүле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100