Шәрәпҗанның Сабадагы «грандиоз» концертын тамашачылар ятып карый алган
Бүген Рамил Шәрәпов Сабада 35 кешегә концерт куйган.

Рамил Шәрәпов концертын Саба халкының ятып карау мөмкинлеге булган. Җырчының танылган герое Шәрәпҗан инстаграмда: «Сабалылар, сездә бүген „грандиоз“ концерт була. Кичә Кукмарада халык утырып караса, бүген сез ятып карый алачаксыз. Чөнки 35 билет сатылган», — дип хәбәр итә. «Вообще грандиозный. Әйдәгез, сез мине не валнавайте. Саба халкын кырау суктымы әллә?» — дип тә өсти.
«Сабалыларга ятып та ярый, аларның үзенчәлекле статус», «Без Кильдебәккә килгәч мендек, ярты Саба шунда карагандыр», — дип аңлаталар инстачылар билетлар аз сатылуның сәбәбен.
«Булдырганнар алар. Оренбургта бер елны 28 кеше иде, исеңдәме?» — дип сораганнар.
Рамилне бер инстачы Миякәгә чакырып калган. «Анда маршрут кәгазе сорыйлар бит», — дип каршы җавап язган аңа икенчесе.
«35 сатылган, 65е туган-тумача, шулай итеп 100 кеше була, адаш, кайгырма», — дип юатканнар Рамилне.