Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шәһәр мэрын, вазифасына керешкәннән соң сәгать ярымнан атып үтергәннәр

Шәһәр мэрын, вазифасына керешкәннән соң сәгать ярымнан атып үтергәннәр

news_top_970_100
Шәһәр мэрын, вазифасына керешкәннән соң сәгать ярымнан атып үтергәннәр
Мексиканың Оахака штатындагы Тлахиако шәһәренә мэр итеп билгеләнгән Алехандро Апарисионы присяга кабул иткәч сәгать ярымнан соң атып үтергәннәр. 
Җинаятьчеләр икәү булган. Апарисиога атканнар, теракт вакытында тагын ике кеше яраланган. Шәһәр башлыгы шунда ук үлгән. Яраланган түрәләрнең берсе авыр хәлдә диелә, El País басмасы хәбәрендә.

Оахака штаты губернаторы Алехандро Мурат үтерүченең кулга алынганын әйткән. 

Сәясәтче ил җитәкчесе - президент Андрес Мануэль Лопес Обрадорның тарафдары, "сул" юнәлештәге партия вәкиле булган. Илдә бу партиягә каршы актив каршылык күрсәтүче кешеләр бар.

Лопес Обрадор сайланганнан соң илдә инде икенче мэрны үтерделәр. 16 декабрьдә Хуарес шәһәре мэры, 42 яшьлек Ольга Кобель үтерелгән иде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100