Шәһәр мэры өен су баскан хатынга үзенең резина бутыен бүләк иткән
Әлеге вакыйга турында шәһәр мэриясе социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
Тува республикасындагы Кызыл шәһәре мэры Кәрим Сагаан-оол су басу зонасында калган хатынга үзенең резина итеген бүләк иткән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
Мэрның бүләге турында мэриянең «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсенә хисап та куйганнар. Анда озын кара бутый биреп торучы ир-ат сурәтләнгән.
«Халык шәһәр башлыгына мөрәҗәгать итте, алар хуҗалыкларын су басудан зарлана. Бер хатынның өен дә, участогын да су баскан, аңа резина итексез йөрү уңайсыз булган. Кәрим Байлак-оолович бу хатынга үзенең итеген бирде», диелә хәбәрдә.
РИА Новости белешмәсе буенча, хатын-кыз яланаяклы килеш күлләвекләр аша йөри. Шушы вакытта бирегә мэр килә, ул су баскан урыннарны тикшерә. Шәһәр башлыгы хатыннан ни өчен яланаяк булуын сораштыра. Хатын исә итеге булмавын әйтә, шуңа күрә мэр аңа үзенекен салып бирә.
Хәзерге вакытта Кызыл шәһәрендә, Кызыл һәм Тоджикинский районнарында 23 участокны, 7 йортны, 23 хуҗалыкны, 10 йортны су баскан.