news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Шүрәле» төркеме «Культура» каналында «Җомга» көен җырлады

«Культура» каналында «Шаболовка 37» тапшыруында татар телендә берничә җыр яңгырады.

news_top
«Шүрәле» төркеме «Культура» каналында «Җомга» көен җырлады

«Культура» федераль каналында Вадим Эйленкригның «Шаболовка 37» тапшыруының чираттагысына Мәскәү татарларының «Шүрәле» төркемен чакырганнар.

Алар «Җомга», «Алмата» көен җырлап күрсәтте. Төркемнең исеме турында сорагач, Шүрәле хакында да аңлаттылар, аның уңай герой булуын әйттеләр.

Вадим Эйленкриг Татарстанда фестивальләр оештыруы, татар кызларының матур булуы турында әйтте. «Татарстанда кызлар бик матур», — диде Эйленкриг.

Эйленкриг «татар җырына барысы да гашыйк булсын өчен» бер җыр башкаруларын сорады. «Шүрәле» төркеме «Мәхәббәт» дигән композиция тәкъдим итте. Алар Мәскәү татарлары штабының гимнын да башкардылар.

«Көйләү» дигән көйне башкарганда Вадим Эйленкриг үзе торбада уйнады. Аннары Эйленкриг: «Бу моң булдымы соң?» - дип сорады. «Бу вестерн кушылган татар көе булды, мондый башкару булганы юк иде», — дип җавап кайтарды «Шүрәле» артисты.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар