Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шүрәле һәм Су анасын җенси мөнәсәбәткә кергән итеп сурәтләгән рәссам: Мин тискәре персонажларны кешегә якынрак итеп сурәтләргә тырыштым

Татар әкиятләре персонажларын сексуаль мөнәсәбәткә кергән итеп сурәтләү белән бәйле тавыш-гауга чыгарга тора. Татарстан прокуратурасы бу мәгълүматны тикшерә башлады. “Татар-информ” хәбәрчеләре рәсемнәрнең авторы - Чаллы рәссамы Данил Әхмәтшин һәм бу хәлләргә катнашы булган башка кешеләр белән элемтәгә керде.

news_top_970_100
Шүрәле һәм Су анасын җенси мөнәсәбәткә кергән итеп сурәтләгән рәссам: Мин тискәре персонажларны кешегә якынрак итеп сурәтләргә тырыштым

Казандагы сувенир кибетендә татар әкиятләре персонажларын җенси мөнәсәбәткә кергән итеп сурәтләгән рәсемле букчалар сатыла. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, хәзер Татарстан прокуратурасы массакүләм мәгълүмат чараларында ике тапкыр дөнья күргән бу мәгълүматны тикшерә.

Башта мондыйрак хәбәр тарала: Казанда торучы 50 яшьлек ханым улының әйберләре арасында Шүрәле һәм Су анасын җенси мөнәсәбәткә кергән итеп сурәтләүче рәсем төшкән букча күреп ала. Сумканы яшүсмер егеткә сувенир кибетендә яңа продукт тәкъдим итү чарасында бүләк иткәннәр. Бу дөресме-юкмы, билгесез, әмма рәсемнәрдә канун бозу барлыгы ачыкланса, прокуратура чаралар күрәчәк, дип ышандыралар ведомствода.

“Мәгълүмат чараларында бу хәлләрнең нидән башланганын дөрес язмаганнар. Мин беркайчан да сувенирлар белән махсус шөгыльләнмәдем. Бу әкият персонажларын мин ике ел элек ясаган идем, эшләремне социаль челтәрләрдәге үз битләремдә чыгардым. Ул дәвердә мин озакка сузылган иҗат торгынлыгында идем. Бу минем рәсемнәремдә чагылыш тапкан күрәсең. Ләкин мин бу рәсемнәрне ясадым да, шул миңа җитте, кире әйләнеп кайтмадым. Бүтәнчә фольклор темасында эшләмәдем. Соңгы ике елда әле иҗаттан туктап торам. Сәяхәт итәм, күп уйланам, яңа тематика башларга җыенмыйм”, - дип ышандыра Данил Әхмәтшин.

Рәссам әйтүенчә, башкаладагы “Казан эчендәге кояш” кибете хуҗасы Юлия Әхмәтҗанова аның рәсемнәре белән кызыксынган һәм аларны сувенир әйберләргә төшереп сатырга тәкъдим иткән.

“Ул “бу эшләр беркемгә кирәкмичә тик ята, кызганыч, аларга яңа сулыш өрергә кирәк”, - диде. Мин килештем, әйдәгез, эшләп карыйк, дидем”, - дип искә ала Данил. – Хезмәттәшлектән керем алырга җыенмадым. Белүемчә, минем рәсемнәр төшерелгән сувенир әйберләр чикләнгән санда чыккан. Әкият персонажлары төшерелгән футболкалар, букчалар ярты ел дәвамында сатылса да, аңлавымча, шушылай итеп массакүләм мәгълүмат чараларында пиар ясаганнан соң гына халык аны күпләп сатып ала башлаган”.

Прокуратураның бу рәсемнәр белән кызыксынуы турында Данил болай диде: “Мин аның гамәлләренә бәя бирмәячәкмен. Ул аның эше. Мин бары шуны әйтә алам: мин үземне адекват кеше дип саныйм, үз эшләремнең рөхсәт ителгәннән артык булмавын беләм. Аларда эротик мотивлар булса да, алар шактый чикләнгән форматта файдаланыла. Ниндидер чиктән ашкан әйберләрне мин үз эшләремдә күрсәтмәдем һәм үз-үземә моны рөхсәт итмәдем. 

Фольклор персонажларны көтелмәгән ракурста сурәтләп, син бу әкиятләрдә тәрбияләнгән кешеләрнең хисләрен рәнҗеттең, диләр. Күпләргә балачактан ук якын булган образларга пычрак ягылган, имеш. Ләкин бу өстен-өстен генә уйлап нәтиҗә чыгару. Әйдәгез, шуны онытмыйк - Шүрәле һәм Су анасы татар халык авыз иҗатында, ни дисәң дә, золым вәкилләре. Бу тискәре персонажлар. Ә мин аларны кешегә охшаганрак, якынрак итеп сурәтләдем. Һәрхәлдә, шулай итәргә теләдем”.

Данил Әхмәтшин әйтүенчә, ул Юлия Әхмәтшинага үзенең рәсемнәре белән продукцияне бүтән чыгармаска кушкан.

“Ни булганына төшенәсем килә. Мин бу шау-шуның каян килеп чыкканын аңлап бетермим. “Казан эчендәге кояш” кибете белән хезмәттәшлекнең дәвамы булырмы? Миннем әлегә яңа эшләрем юк. Нәрсәдер туа башласа, уйларбыз”, - диде ул.

Әйтергә кирәк, быелның мартында Чаллыдагы “Метро” мәдәни-белем бирү платформасында Данил Әхмәтшинның шәхси күргәзмәсе оештырылган иде. Шуңа әзерлек вакытында рәссам автобиографиясен язган. Автор үзе турында “мин” дип түгел, ә чит кеше турында язгандай, “ул” дип язган. Монысы ук инде шактый үзенчәлекле алым. Ләкин автобиография беренче чиратта рәссамның иҗат юлын ачыклап бирүе белән кызыклы.

“2011 нче елда Данил Әхмәтшин рәссам булырга карар бирә, - диелгән анда. – Ул эшеннән китеп, үз автор стилен булдырырга керешә. Үз стилен булдыргач, шушы стильдә картиналар сериясе иҗат итә. Бу эшләре белән яшьләр күргәзмәләрендә, арт-проектларда катнаша. Иҗатта күп эшли. “Ел рәссамы” күргәзмәсендә “Яңа исемнәр” номинациясендә җиңә. “Арт-квадрат” проектында җиңүчеләрнең берсе була. Аның “Шүрәленең хыяллары һәм куркулары” рәсемнәр сериясе идеяләре Чаллының Габдулла Тукай исемендәге шәһәр Яр буен бизәү концепциясендә файдаланыла. Шәһәрнең сәнгате һәм мәдәниятенә багышланган аналитик мәкаләләр яза. 2016 елда Данилның активлыгы сизелерлек сүлпәнәя, иҗади торгынлыгы башлана, аннары сәнгать белән бөтенләй шөгыльләнәсе килми башлый. Шул ук вакытта аның башына иҗади активлык елларында башкарылган барлык эшләрен туплаган йомгаклау күргәзмәсе уздырырга кирәк, дигән уй килә”.


"Рәссамның теләсә кайсы теманы стандарт булмаган рәвештә китереп чыгарырга хакы бар"

Әйтергә кирәк, Данил Әхмәтшин күргәзмәләргә сирәк чыга һәм коллегалары аны индивидуалист-рәссам дип саный. Ул кешегә күрсәтер өчен түгел, ә күбрәк үзенең эчке үсеше өчен рәсем ясый. Бу турыда “Татар-информ” хәбәрчесенә Чаллыда яшәүче график, Россия рәссамнарының Иҗади берлеге әгъзасы, Чаллы шәһәренең Картиналар галереясы җитәкчесе урынбасары Марат Мингалиев сөйләде.

“Данил Әхмәтшин күпмедер вакыт Александр Халдеев исемендәге остаханәгә өйрүче, графика техникасы белән кызыксынучы Чаллы рәссамнары арасында булды, - ди Мингалиев. – Тик бу берләшмәдә Данил озак эшләмәде, чөнки ул табигате белән көчле индивидуалист, тормышка шактый өметсез карый, стандарт уйламый. Ул кешеләр белән коллективта эшләргә яратмый, монысы шөбһәсез. Аның иҗаты күптәннән билгеле булган, инде кызыклыгы да калмаган иске темаларны яңартуга юнәлгән. Мәсәлән, КАМАЗ, Чаллы, Тукай. Монда нинди яңа сүз әйтәсең инде, бер караганда? Ләкин Данил Әхмәтшин әйтерлек әйбер таба. Ул темаларны үткен итеп, тапталмаган итеп ача ала, картиналарында чынбарлыкка башка караш салырга тырыша. Без бит күнеккән: бер чынбарлык бөтен кеше дә кабул итә торган, социаль стандартлаштырылган, икенчесе – “шәхси кулланылыш өчен”. Данил Әхмәтшин менә шушы “рәсми булмаган” чынбарлыкны үз эшләрендә гәүдәләндерергә тырыша. Рәссам буларак Данил аерым бүләкләр дә, исемнәргә дә ия түгел, чөнки ул мондый “шалтыравыкларга” бик скептик карый, бу аның табигатенең бер юлдан баруы һәм бөтенлеге турында сөйли.

Шүрәлене һәм Су анасы образларын эротик төсмердә сурәтләгән өчен аны гаепләп буламы? Бу хәлгә гадәти караш белән карасаң, мөгаен, буладыр. Бу бит балаларга яхшы таныш әкият персонажлары. Бу рәсемнәргә карап, балалар “алар нишли ул?” дип сорау бирә башласа, бу дөрес түгелдер, бәлки. Гомум кабул ителгән әхлак күзлегеннән чыгып караганда, һичшиксез, монда гаеп итәрлек әйбер бар. Ләкин бүтән яктан караганда, рәссамның теләсә кайсы теманы стандарт булмаган рәвештә китереп чыгарырга хакы бар. Иҗатында үз карашын гәүдәләндерә алганга да рәссам бит инде ул. Сальвадор Далины да бөтен кеше дә якын итми. Тик бу бит ул сәләтсез дигән сүз түгел”.

"Татарча кама-сутра" дигән сүзләрне эләктереп алдылар"

“Казан эчендә кояш” кибете хуҗасы Юлия Әхмәтҗанова “Татар-информ” хәбәрчесенә эшнең нидә булуын үзенчә аңлата.

Юлия Әхмәтҗанова әйтүенчә, “зурлар өчен” рәсем төшерелгән сувенир әйберен балигъ булмаган кешегә сату яки бүләк итү беркайчан да булмаган.

“Безнең кибеттә беркайчанда балигъ булмаганнарга хезмәт күрсәтелмәде. Мин моны белеп әйтәм, - ди Юлия. – Казан блогеры Нияз Латыповка 48 яшь, сумка һәм блокнотларны үзенең Мәскәү дусларына бүләк итү өчен сатып алды. Ниязны яшүсмер дип атап булмас, мөгаен. Ул безнең продукция турында үзенең “Фейсбук”тагы битендә язды. Мәгълүмат чаралары “Татарча кама-сутра” дигән сүзләрне эләктереп алдылар да, шуннан китте-китте! Журналистлар “сумканы карыйк әле” дигән сәбәп табып, аңа мөрәҗәгать иткәннәр. Нияз әнисеннән журналистларга ишекне ачып, сумканы күрсәтүен үтенгән. Алар фатирга керү белән камераларын, микрофоннарын кушканнар, прожектор белән яктыртканнар. Мескен ханымны йөрәге тоткан, ярдәм кирәк булган. Ул әле һаман да борчыла һәм үзен начар хис итә”.

Әхмәтҗанова әйтүенчә, хәзер аны беренче чиратта танышлары һәм дуслары - Нияз Латыпов, аның әнисе, Данил Әхмәтшинның хәле борчый.

“Ә безнең кибет тирәсендә ажиотаж коточкыч зур, әлбәттә. Хәзер безгә бик күп илләрдән язалар!” - ди Юлия.

Ул әйтүенчә, проект Казанда бер ел элек тормышка ашырыла башласа да, массакүләм мәгълүмат чаралары аның белән кызыксынмый. Ләкин проекты эшләүчеләр өчен иң мөһиме ул түгел, ә заманча, яңа, игътибарга лаек сувенир продукциясе булдыру һәм тәкъдим итү.

“Туристларга сатыла торган “сувенирка”ны күргәнегез бар инде, алар бит бер эшкә ярамый, - ди Әхмәтҗанова. – Проектны без бер ел буе сынап карадык, рәссамнар һәм осталарны җәлеп иттек, ниндидер яңа, кешенекен кабатламый торган әйберләр булдырырга бик теләдек. Иң мөһиме – кунакларга нәрсәне һәм ничек тәкъдим итәргә – матур да булсын, һәркем җаны теләгән әйберне таба алсын. Һәм без моны эшләүне дәвам итәбез”.

Юлия Әхмәтҗанова әйтүенчә, проектның бер юнәлеше – җирле рәссамнарның иҗатын популярлаштыру.

“Сез безнең Чаллы рәссамы Хәмзә Шәриповны яхшы беләсез, хәзер “Хәзинә” күргәзмә залында аның юбилей күргәзмәсе бара. Кайсы газета яки сайтта бу турыда яздылар? Беркем язмады диярлек. Ә бит Хәмзә Шәрипов Урта гасырлар техникасында эшли, бөтенләй тылсымлы әйберләр иҗат итә. Бу рәссам түгел, легенда! Без Шәриповка ярдәм итәбез – аның картиналары нигезендә ябыштырыла торган рәсемнәр ясыйбыз. Аның принтлары белән өч пәлтә саттык, дүртенчесен үзебезгә калдырдык. Күргәзмәгә куйдык, безгә килүчеләр шундый үзенчәлекле әйберне карап, соклансыннар өчен”, - ди Юлия Әхмәтҗанова.

“Безнең кибетнең хәйрия эше белән шөгыльләнүе турында да беркем искә алмый. Без инвалидлар һәм танылган осталар – рәссамнар, дизайнерларны  очраштырып, бергә иҗат итәргә булышабыз. Бу инвалидларның иҗат җимешләрен аларны кызганудан түгел, ә сәләтләрен тиешенчә бәяләгәнгә күрә сатып алсыннар өчен эшләнә. Без аларның сатыла торган тауар җитештерүләрен телибез. Ә моның өчен белем алырга кирәк, иң яхшысы – үз эшенең осталарыннан. Бездә менә шундый иҗади бергәлектә дүрт пар рәссам эшли. Мәсәлән, Наталья Селиванова япь-яшь килеш урын өстенә калган. Аның әнисе белән бергәләп без аны тернәкләндерү белән шөгыльләнәбез. Ул искиткеч сәләтле үзе – ярты ел буе ашъяулык чикте. Бу әйберләрнең матурлыгын күрсәгез!”

Ә Данил Әхмәтшин иҗаты турында Юлия Әхмәтҗанова болай ди: “Мин Данил Әхмәтшинны автор буларак бик яратам. Ул нечкә сиземли торган, тиз рәнҗи торган рәссам. Ул – стандарт булмаган уйлаучы күзәтүче. Минем чынбарлыкны аның кебек кабул итә торган кешеләрне очратканым булмады. Минемчә, аның фольклор мотивларын үзенчә аңлатуы яшәргә хаклы. Аның принтларына беренче кат күз салганда, ниндидер начар әйбер башыма да килмәде. Бик җылы хисләр тудырды. Беренче чиратта - кемдер кочаклап алган кебек, кадерләп ясалган дигән тойгы туды. Данил риза булса, хезмәттәшлекне дәвам итәчәкбез”.

Казан блогеры массакүләм мәгълүмат чараларын шау-шу куптаруда гаепли.

Нияз Латыйпов – Казанда торучы эшмәкәр һәм блогер. Нәкъ менә ул Габдулла Тукай әкиятләре персонажларын интим мизгелдә сурәтләгән букчаларны сатып алган. Аның әйтүенчә, Интернеттагы күпсанлы язылучыларына сөйләгәндә, моның нинди нәтиҗәләргә китерәсен ул башына да китермәгән.

“Мин бервакыт урам буйлап барганда шушы кибеткә кердем дә, миңа анда  ошады. Хәзер вакыт-вакыт кереп йөрим. Матбугатта купкан шау-шуга кискен тискәре карыйм. Бу хайп, “сарылык” һәм “каралык” артыннан тыелгысыз куу. ММЧда чыккан хәбәрләрне карасың, журналистлар бөтен сюжетларында гел өлкән буын кешеләре фикерен сорыйлар, ә бу яшьтәге кешеләр тормышка күбрәк традицион карашта. Журналистлар институтларга барып, яшьләрне сораштырса, җавапларның күп өлеше уңай булыр иде”, - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Нияз Латыйпов.

Әңгәмәдәш әйтүенчә, ул Татарстан башкаласында төрле сувенир кибетләрендә еш була, тик аларда бары Кытай чүп-чары гына сатыла, ә оригиналь продукция бөтенләй юк. Менә ниһаять ул кызыклы, үзенчәлекле әйберләр сата торган кибет тапкан, бу әйберләрне дусларга бүләк итүе дә күңелле. Татар әкияләре каһарманнары төшерелгән киндер букчаны ул дустына бүләк итәргә җыенган, тик әле һаман аның белән очраша алганы юк. Ә бүләктә төшерелгән сурәт аңа бик ошый.

“Мондый сәнгать әйберләре республикага да, татар мәдәниятенә дә классик әйберләргә караганда күбрәк файда китерә дип саныйм. Яшьләрнең милли мотивлардан илһам алуы бик әйбәт. Бу Чаллы егетенә мин үзем шәхсән ярдәм итәр идем. Аны белмәсәм дә, күргәнем дә булмаса да, аның иҗаты миңа ошый. Теләсә кайсы ачык, әйбәт әйбер игътибарны җәлеп итә. Миңа анда, гафу итегез, хатын-кыз күкрәкләре ясалган булуы мөһим түгел. Бу кибеттә бөтен әйберләр дә үзенчәлекле һәм башкаларны кабатламый”, - дип өсти Казан блогеры.

Нияз Латыйпов букчаны интернетта чыгарганнан соң аның 84 яшьлек әнисенә карата журналистларның тупас кыланганын раслады. Бер телеканал хезмәткәрләре шалтыратып, букчаны фотога төшерергә рөхсәт сораган. Нияз командировкада булган, тик журналистларга өенә киеп, сувенирны карарга рөхсәт биргән.

“Әнием үзен камерага төшергәннәрен аңламаган да. Аннары кайдадыр хәбәр чыкты, имеш, ул прокуратурага гариза язган. Миңа хәзер шалтыраталар һәм бу турыда сорыйлар. Минем әнием беркая да язмады һәм гаризалар бирмәде! Бу әйбер уенда да юк иде! Журналистларның үз-үзләрен болай тотуы бер дә матур түгел. Алар әнинең кешеләргә артык ышануыннан файдаланган. Бу хәлдән соң әни борчуга калды, урын өстенә ятты”, - дип сөйләде блогер.

Әңгәмәдәш гаиләләрендә татар әдәбиятын бик яратулары турында да әйтеп узды. Ниязның әтисе Түбән Камада беренче татар гимназиясе директоры булган. Ул үзе дә Габдулла Тукай иҗатын ярата, дүрт яшьлек улына Тукай әкиятләрен укый. Ниязның интернет битендә гаугалы кибеттә улы белән төшкән фотолары да бар. Ләкин Нияз әйтүенчә, бала анда бер әйберне дә җентекләп карамаган һәм мондый кечкенә яшьтә аны теге сурәтләр гомумән кызыксындырмаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100