Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шәрә килеш йокларга ярыймы?

Хатын-кызлар гинеколог киңәшен истә тотарга тиеш.

news_top_970_100
Шәрә килеш йокларга ярыймы?
https://pixabay.com

Америка пластик хирургы Энтони Юн (Anthony Youn) социаль челтәр йолдызына әверелгән. YouTube каналында аның ике миллион ярым язылучысы бар. TikTok та исә биш миллион кеше бу табибны карый. Күптән түгел Юн TikTok та куйган видео 11,7 миллион чамасы карау җыйган. Ул бу видеода трусик яки пижама киеп йоклауның кирәклеген аңлата. Бу турыда Майл.Здоровье хәбәр итте.

«Кеше тәүлегенә уртача 15-25 тапкыр эчәклектәге газларын чыгара, шул исәптән йоклаганда да. Тикшеренү күрсәткәнчә, газлар чыккан чакта, эчәклектән аз күләмдә булса да микроскопик матдәләр дә чыга, алар күзгә күренми. Трусик киелгән булса, бу кисәкчеләр шунда кала. Шуңа күрә бергә ята торган кешенең иминлеге өчен булса да, эчке кием киеп ятыгыз», — ди Юн.

Видеога комментарийда ул ир-атларга күбрәк мөрәҗәгать итүен аңлата. «Хатын-кызларга килгәндә, гинекологыгыз шәрә килеш йокларга киңәш итсә, аны тыңлагыз», — ди.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100