Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шәһәр хакимиятендә эшләүче хатынны өмә вакытында яшен сугып үтергән

Күк күкрәп, яңгыр сибәли башлагач, өмәдә катнашучылар качарга урын эзләгән.

news_top_970_100
Шәһәр хакимиятендә эшләүче хатынны өмә вакытында яшен сугып үтергән
https://pixabay.com

Владимир өлкәсенең Гусь-Хрустальный шәһәрендә 60 яшьлек хатынны яшен сугып үтергән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Владимир өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«Яшен сукты… Тикшерү бара. Кичә план буенча өмә иде. Күк күкрәде, яңгыр сибәли башлады, бөтен кеше качарга урын эзләде. Ул качарга өлгермәде. Гәүдәсен тапкан чакта ул исән булмаган инде», — дип сөйләгәннәр ведомствода.

Шәһәр хакимияте мәрхүмәнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. «23 апрельдә бәхетсезлек очрагы аркасында Новская Ольга Борисовна һәлак булды. Ул Гусь-Хрустальный шәһәренең „Бердәм заказчы хезмәте“ муниципаль казна оешмасында капиталь төзелеш буенча баш белгеч булып эшли иде», диелә шәһәр администрациясе хәбәрендә.

Ольга Новскаяны тормыш сөючән, игелекле, бик яхшы кеше иде дип язалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100