Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шәһәр фатирында күршеләр тавышын ишетмәс өчен нишләргә?

Тавышлы күршеләр стенасына шкаф куегыз, ковер элегез.

news_top_970_100
Шәһәр фатирында күршеләр тавышын ишетмәс өчен нишләргә?
Александр Эшкинин

Шәһәр фатирларында күршеләрнең тавышы, урам гөрелтесе күпләргә комачаулыйдыр. Моны бетерү өчен һәрчакта ремонт та ясап булмый. Берничә гади ысул киңәшләр сайтында чыкты.

Йорт җиһазларын күчереп, тавышны киметергә була. Мәсәлән, тавышлы күршеләр белән уртак стенага агач шкаф куярга, караватны бу стенадан читкәрәк күчерергә мөмкин.

Урам гөрелтесеннән котылу өчен калын пәрдәләр элеп куегыз, ике катлы пәрдә куярга була.

Розетка тишекләре ике фатирга уртак була, шуңа күрә аларга бөке куегыз.

Стеналарга бөке тактасыннан ясалган такта куеп та тавышны киметеп була. Калын ковер, акустик панель, грифельле такта да тавышны бераз киметә.

Бүлмә гөлләре дә тавышны йоту сәләтенә ия. Аларны тәрәзә төпләренә, ишек янына куярга була. Зур ябалдашлы гөлләр тавышны яхшырак йота, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100