Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Шәрә бакалар» — Ренат Галиәскәр туган көнен дуслары белән мунчада бәйрәм иткән

Шәрә фотоларны инстаграмга шагыйрьнең дусты Әбри Хәбриев урнаштырган.

news_top_970_100
«Шәрә бакалар» — Ренат Галиәскәр туган көнен дуслары белән мунчада бәйрәм иткән
Владимир Васильев

«2021 елның асыл егетләре күргәзмәсе», «Шәрәләр отряды», «Татар мафиясе», «Шәрә маймыллар», «Шәрә бакалар». Ренат Галиәскәрнең туган көнендә шәрә килеш фотога төшкән бер көтү егетләр турында инстачылар әнә шундый комментарийлар язган. Шагыйрь, традицияләрен үзгәртмичә, гомер бәйрәмен дуслары белән мунчада уздырган. Бәйрәмгә Ренатның егермеләп җан дусты җыелган. Шәрә фотоларны инстаграмга куеп, язылучыларын Әбри Хәбриев «сөендергән».

«Сез бик аз монда», — дип язган аранжировщик Марат Мухин. Рэпер Шәкүр аңа фотога төшергән кешене дә санарга кушкан.

«Шәрә килеш туган көн үткәрмиләр. Тәртипсезлек», — дип тәнкыйтьләгән бер инстачы.

«Мунчага киенеп кергән кешене күргән юк иде әле. Әйдәгез, гадәтләрне бозмыйк, мунча керү системасын тар-мар итмик, әфәндем», — дигән аңа Әбри Хәбриев.

Әбри Хәбриевнең фото астына «Бөек шагыйрьнең туган көнендә» дип язганына да бәйләнгәннәр. «Александр Твардовскиймы, Андрей Некрасовмы? Июнь аенда туучылар арасында Пушкиннан кала башка бөек кешеләрне хәтерләмим», — дип язганнар. Ул инстадустына Әбри Хәбриев юморны аңларга өйрәнергә һәм тар фикер йөртмәскә киңәш иткән.

«Точно бөек шагыйрь бит инде. Кәҗә сакалын селкетә, безләргә рәхмәт әйтә»;

«Ренат Галиәскәр, шуңа дуслары да бер гаскәр»;

«Берегезне дә танымыйм»;

«Дөрес мунчамы бу»;

«Шагыйрьнең туган көненә шәрә егетләр җыелган», — дигән комментарийлар да бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100