Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Шөпшәләр һәм төклетуралар бал ясыймы?

Шөпшәләр, төклетуралар һәм бал кортлары охшаш тормыш рәвеше алып бара һәм барысы да элпәканатлылар отрядына керә. Әгәр дә бу бөҗәкләр бер-берсенә охшаш икән, ни өчен соң кешеләр шөпшә һәм төклетура балы җыймый? Гомумән, бу бөҗәкләр бал ясыймы?

news_top_970_100
Шөпшәләр һәм төклетуралар бал ясыймы?
pixabay.com/ru

Шөпшә балы

«Шөпшә балы» — элекке халык фразеологизмы, бу «кәҗәдән сауган сөт» дигән гыйбарә белән бер мәгънәгә ия. Шөпшәләрнең күпчелек төре — ерткыч, ә күбесе бөтенләй оя кормый, агачтагы өннәрдә, җирдә яши.  

Шулай да бал ясый торган шөпшәләрнең сирәк төрләре була. Алар тропик регионнарда яши. Мәсәлән, Мексика бал шөпшәсе («Brachygastra») яки Көньяк Америка шөпшәсе («Polybia occidentalis») шундыйлар рәтенә керә.

Алар агач кәүсәләрендә яки йорт түбәләрендә тамчы формасында гаять зур «кәгазь» оялар ясый. Бал кортлары кебек үк, бу төр шөпшәләр дә үз личинкаларын бал белән тукландыра һәм аны үзләре өчен күпләп әзерләп тә куярга мөмкин.

Бу шөпшәләрнең балы белән таныш булган белгечләр сүзләренә караганда, шөпшә балы гадәти балга караганда куерак, аның серкә составы бай, караңгы соры төстә була.

Гади балга караганда, шөпшә балында аксым һәм шикәр күбрәк була, әмма ферментлар булмый һәм витаминнары да азрак. Гади бал кортлары балы кыйммәтрәк һәм файдалырак санала.

Шөпшә балын авыз итеп карау мөмкин түгел диярлек: чөнки бу бөҗәкләр бик ярсу, шуңа күрә аларны бал җитештерү өчен үрчетмиләр. Моннан тыш, алар балларын озак сакламый һәм аны җыю да бик авыр.

Ә менә Россиядәге шөпшәләр нектар җыймый. Салкын кышларда бөҗәкләр кышкы йокыга талырга мәҗбүр. Шуңа күрә бу вакытта аларга азык запасы кирәкми.

Төклетура балы

Төклетура — бал кортларының иң якын туганы. Шуңа күрә кышкы йокылары төрле булуга да карамастан (ана корт кына йоклый, ә калганнары туңа яки иртәрәк үлеп бетә), төклетуралар бал ясый.

Алай гына да түгел, төклетуралар бал кортларына караганда эшчәнрәк тә әле. Алар тәүлегенә 18 сәгать эшли һәм 5 тапкырга күбрәк чәчәкне серкәләндерергә өлгерә. Серкәләнә торган үсемлекләрне арттыру өчен, умартачылар төклетураларны махсус үрчетә.

Әмма алар үзләре балны аз ясый, бу бөҗәкләрнең үз-үзләрен тотышын да алдан фаразлап булмый, балларын махсус сакламыйлар, шуңа күрә төклетура балын зур масштабларда беркем дә җыймый.

Төклетураларның эшкәртелгән нектары сыеграк була, тыгызлыгы да түбәнрәк, төсе үтәкүренмәле, ә тәме бик баллы суны хәтерләтә. Төклетура балы белән чагыштырганда, гади бал да кыйммәтрәк һәм файдалырак санала. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100