Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шәмәрдәндә яшәүче ир-атта коронавирус дип шикләнгәннәр, ә аның тамагына сөяк кадалган

Табиблар бу ир-атның тамагыннан тавык сөяген алган.

news_top_970_100
Шәмәрдәндә яшәүче ир-атта коронавирус дип шикләнгәннәр, ә аның тамагына сөяк кадалган
https://minzdrav.tatarstan.ru

Татарстанның Шәмәрдән бистәсендә яшәүче ир-атта коронавирус авыруы бар дип шикләнгәннәр. Ул сулыш ала алмый интеккән. Табиблар аның тамагына тавык сөяге кадалуын ачыклаган. 53 яшлек ир-ат тамагыннан ике сантимет озынлыктагы тавыкның умыртка сөяген алганнар. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Казанның 18 нче номерлы хастаханәсендә табиб-эндоскопистлар ир-атның бронхыннан чит предметны алган. Сөяк ир-атның бронхында инде бер ай яткан һәм ул тукымаларга ябыша башлаган.

Табиблар сөякне махсус корал ярдәмендә алган. Сөяк күргәч табиблар гына түгел, авыру үзе дә шаккаткан. Ул сөякне кайчан йотканын да хәтерләми.

«Тавык сөяген күргәч, пациент югалып калды. Майда ашаганда ул сөяк белән тончыккан, тик аны ашказанына төшеп китте дип уйлаган», — ди табиб-эндоскопист Руслан Фәхретдинов.

Бу ир-ат йөткергән, температурасы күтәрелгән, сулыш алуы кыенлашкан, анда коронавирус бар дип шикләнгәннәр. 9 июньдә аны Шәмәрдән хастаханәсеннән Республика инфекцион хастаханәсенә китергәннәр. Коронавируска тест тискәре нәтиҗә күрсәткәч, аны Казанның 18 нче хастаханәгә күчергәннәр. Аңа пневмония диагнозы куелган. Дәвалаучы табиб томографиягә җибәргәч, бронхларда чит предмет булуы ачыкланган.

Аңа бронхоскопия ясап, чит предмет — тавык сөяген алганнар. Хәзер ул йөткерми, табибларга зур рәхмәт әйтә, аны өенә җибәргәннәр. диелә хәбәрдә.

Процедураны хастаханәнең Эндоскопик хирургия үзәгендә табиб Руслан Фәхретдинов ясаган, аңа ассистент булып Үзәкнең җитәкчесе Николай Сухарев катнашкан.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100