Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шәленең иң популяр үзешчән җырчысы Азат Насыйбуллин: "Хәзерге җырчылар халык күңелендә озак сакланмаслар"

Татарстан сәләтле, данлыклы, искитәрлек кешеләргә бай. Кайбер очракларда талантлар очраклы рәвештә табыла. Вконтакте челтәрендә Азат Насыбуллин исемле егет машинасында җырлап төшкән видеосын керткән иде. Бу видео күп кешене таң калдырды, чөнки Азатның тавышындагы моң күп кенә эстрада артистларында, профессионал җырчыларда да юк. Интертат электрон газетасы укучыларны Азат белән таныштыра.

news_top_970_100
Шәленең иң популяр үзешчән җырчысы Азат Насыйбуллин: "Хәзерге җырчылар халык күңелендә озак сакланмаслар"


-  Азат, үзегез турында бераз гына сөйләп китегез әле безне укучыларга?

-  Мин чыгышым белән Питрәч районыннан, Шәле авылыннан, шунда туып-үскәнмен, мәктәпне бетереп, Казанда эшлим менә хәзер.

- Иҗат юлыгыз ничек башланды?

- Бөтен кешенеке кебек, мәктәптә, концертларда катнашып. Аннары - мәдәният йортларында.

- Ә нигә кечкенә вакыттан бирле җырлап, зур сәхнәгә менмәдегез

- Төрле кешенең төрле юлы бар, мин үзем өчен, дусларым өчен, мәҗлесләрдә авылдашларым өчен генә. Үзем хәзер идарә компаниясендә эшлим, халык өчен хезмәт итәбез.

- Ролик төшереп интернетка элергә дигән уй ничек башыгызга килде?

- Олы кызым Альбина миңа минусовкалар табып бирә, мин аларны флешкага яздырам да, шуларны көйләп, сүзләрен ятлап, күңелем өчен җырлап йөрим. Шулай беркөнне мин әйтәм: “Кызым, төшереп карыйк әле, яннан гына”, - дим. Ул телефонына төшерде дә карадык һәм Вконтактедагы битемә чыгарырга уйладык, халык нәрсә дип әйтер икән диеп.

- Гаиләгез турында сөйләп китегез әле бераз?

- Өйләнгәнгә 18 ел була быел, олы кызыма, Альбинага 16 яшь, кечесенә 8 яшь, беренче класста мәктәптә укый, Эльвина исемле.

- Сәләтегез балаларга бирелгәнме?

- Алар җырлыйлар дип әйтә алмыйм. Җырларга яраталар инде алар, әмма төгәл генә минем арттан җырлап йөриләр дип әйтә алмыйм.

- Киләчәктә дә шулай видеолар кертәчәкмен дип уйлыйсызмы?

- Әйе инде, әкрен генә.

- Әгәр дә зур сәхнәгә, зур контрактлар тәкъдим итсәләр, чыгасызмы?

- Юктыр.


- Зур акчалар, перспектива булса, бөтен кеше риза булыр иде бит?

- Белмим, әйтә алмыйм әлегә. Ул турыда уйларга иртәрәктер әле.

- Идарә компаниясендә ничә ел эшлисез? Сез анда нинди рольдә?

- Мин баш инженер, 6 ел эшлим. Халыкка хезмәттә, су бирү, җылылыкны тәэмин итәбез. Совет районында 72 күпкатлы йорт.  Шул йортларга хезмәт итәбез.

- Белемегез буенча да инженермы сез?

- Укымадым инде мин, әлеге дә баягы кечкенәдән бергә үскән дустым монда чакырды.

- Яшь вакытта кем булу турында хыялланган идегез?

- Без ул вакытта әллә ниләр уйламадык инде. Үзем эретеп ябыштыручы булырга укыдым, аннары 10 ел заводта бригадир булып эшләдем. Анда зыянлы производство иде, монда киттем.

- Яраткан җырчыларыгыз бармы?

- Без бит инде Салават Зәкиечне тыңлап үскән кешеләр, Айдар Галимов, Хәния Фәрхи, Рәсим Низамов

- Хәзерге заман эстрадасы турында сез нинди фикер йөртәсез? Чөнки элек булган мэтрлар арткы планга күчтеләр, алар урынында хәзер, гомумән, бүтән кешеләр, сез алар турында ни уйлыйсыз?

- Без шул артистлар, аларның җырлары һәм моңнары белән үстек, минем уйлавымча, алар арткы планга күчмәс бервакытта да. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова кебекләр. Аларның җырлары-моңнары сакланыр, ә хәзерге артистлар озакка калмаслар халык күнелендә. Бу минем фикерем, әлбәттә.

- Бәлки эле киләчәктә сез дә бер якты йолдызга әверелерсез дип ышанып калабыз, Алла бирсә. Бик зур рәхмәт сезгә, Азат.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100