Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шәленең иң популяр үзешчән җырчысы Азат Насыйбуллин: “Артист сәхнәгә үзенең башка җирләрен күрсәтмичә генә чыгарга тиеш”

Питрәч районы Шәле авылының иң популяр үзешчән җырчысы Азат Насыйбуллин хәзерге шоу-бизнестагы кайбер күренешләрдән канәгать түгел. Үзе фәкать халык мәхәббәте аркасында гына танылган җырчы эстрадада бары моң һәм мәгънә булырга тиеш дип саный. 

news_top_970_100
Шәленең иң популяр үзешчән җырчысы Азат Насыйбуллин: “Артист сәхнәгә үзенең башка җирләрен күрсәтмичә генә чыгарга тиеш”

  • Азат Насыйбуллинга 41 яшь. Ул Питрәч районы Шәле авылында туып үскән. 2000 елдан бирле гаиләсе белән Казанда яши. Азатның ике кызы бар. Олы кызына – 18, кечесенә 10 яшь. Азат “Стройресурс” торак комплексында баш инженер булып эшли. “Казанда эшлибез, авылга кайтып ял итәбез”, - ди Азат. 

- Азат, иҗат өлкәсенә ничек килеп эләктегез?

- Мәктәптә укыган вакытта концертларда актив катнаша идек. Мәктәпне тәмамлагач, армия сафларына киткәнче, миңа Шәле авылы мәдәният йортында методист булып эшләргә туры килде. Концертлар куеп, халыкка әзрәк моң таратып йөрдек. Күңелгә яткан, халкыбызның моңы бирелә торган җырлар башкарырга тырышам, “телти-пелти” генә җырларны түгел. Мин, җырлар башкарганда, халыкка аның мәгънәсе барып җитсен дип тырышам. Мәгънәле җыр башкаручының йөрәге аша тамашачының күңеленә үтеп керә торган, күңелдә кала торган, тамашачы кабат-кабат җырлый торган җыр була ул.



“Татар эстрадасына чыгу теләге юк”

- Сез ВКонтакте социаль челтәрендә дә бик популяр, җырларыгызны күп кеше шуннан тыңлый. Беренче видеогызны интернетка кую тарихын сөйләгез әле. Кемнең идеясе бу?

- ВКонтакте социаль челтәренә беренче видеоролигымны куюның тарихы бик кызык. Без туганнарга туган көнгә бара идек. Минем олы кызым машинада алга утырып йөри. Аңа “Кызым, мин хәзер җырлыйм, төшереп ал әле. Вконтактеда төркемемә куеп карыйк әле. Нәрсә дип әйтерләр икән? Нәрсә килеп чыгар икән?”, дидем дә, ул төшереп алды һәм без мин башкарган җырны минем Вконтактедагы шәхси битемә куйдык. Видеоны куеп җибәрдек һәм ул әкрен-әкрен генә китте, таралды. Шуннан соң тагын бер-ике җырны шулай итеп яздырдык. Аннары инде үзем яздыра башладым. Машинада йөргән вакытта һәрвакыт моңланасың, тыңлыйсың. Күңел яраткан җырларны яздырып алып, шуларны җырлый башладым инде. Халык башкарган җырларыма җавап яза башлады. Димәк, халыкка ошый. Халык ошатканнан соң кабат яздыра башларга булдык. Мин бу эшне сәнгатькә кереп китәр өчен эшләмәдем. Бөтен эшләгән эшем, җырлаган җырларым үзем өчен, халык өчен. Тамашачыларга чыннан да ошый икән, нигә җырламаска? Ә болай бизнес ясау яки төркем оештыру дигән уйлар юк. Бу безнең өчен әлеге вакытта бик авыр мәсьәлә. Татар эстрадасына чыгу теләге юк.

“Бөтен артист белән дә таныш”

- Берәр артист белән танышмы сез?

-Х әзер бит алар күп. Бөтенесе белән дә таныш.

- Халык сезгә җавап кайтара, әйе. Ә артистлардан бәяләмәләр киләме соң?

- Ни кызганыч, юк. Минем бу турыда үземнең дә уйланганым бар. Алар минем видеоларны күрәләрдер. Яшь талантлар бар, дуслар, без аралашабыз, фикерләшәбез. Мәсәлән, мин Ризат Рамазанов белән, Вадим Фәтхинуров белән аралашам. Күбесе белән сөйләшәм. Алар безнең мәдәният йортына кайталар, концертлар куялар. Алар белән танышып, аралашып китәбез. Кайбер вакытта мәҗлесләрдә күрешәбез. Аларның үз юлы, безнең үз юлыбыз. Шуңа кемгәдер бәйләнеп, “Әйдә болай итик әле, әйдә болай итик әле”, дип әйткән юк. Мине берәр нинди чарага чакыргач, мин, әгәр дә вакытым, мөмкинлегем бар икән, чын күңелдән анда барам, катнашам, булышам.

“Халык җырлар башкаруымны сорый”

- Халык сездән “Бу җырны башкарыгыз әле”, “Менә монысын тыңлыйсы килә”, дип сорыймы?

- Әйе.

- Җырлыйсызмы соң?

- Хәзерге вакытта аранжировка, көйләр яздыру бик кыйммәт. Без интернетка керәбез, шул ук Вконтакте социаль челтәрендә нинди җырлар бар икәнен эзләп табабыз. Тональность һәм башкалар туры киләме икәнен карарга кирәк. Без инде, ир-атлар, күбрәк Салават Зәкиевич Фәтхетдиновның аранжировкаларын эзлибез. Халык “Азат, менә бу җырны башкар әле”, “Азат, менә бу җырны ишетәсе килә”, дип яза. Мин аларга “Җырлыйм” дип вәгъдә бирмим. Мин аларга “Яхшы, аранжировкаларын табып булса, җырлап карыйбыз”, дип әйтәм. Әгәр дә менә шундый җырларга аранжировкалар килеп чыга икән, мин аларны җырлыйм. Форсаттан файдаланып, Чистайдагы аранжировщик Илназ Хәсәновка бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Без Илназ белән дуслашып беттек инде хәзер. Аның белән без шул интернет аша танышып киттек. Ул миңа аранжировкалар белән бик күп ярдәм итә. Вконтакте социаль челтәренә тавышны яхшыртып, видеоны яхшыртып куярга, чистартырга ул бик нык булыша. Юлда барганда видеога төрле тавышлар да керә, ул аларны чистарта. Шулай итеп әкрен генә алга таба барабыз инде.



“Фонограммага җырланган җырларны халык иләк аша үткәреп чыгара”

- Сезнең тавышыгыз матур. Сез моңлы җырлар башкарасыз. Кайбер артистлар җырларын фонограммага башкара. Сезнеңчә, бу нормаль күренешме?

- Һәр җырчының башкарган һәр җыры аның йөрәгендә калсын иде ул. Намусында калсын иде ул аның. Җырчы җырын чистартып чыгарамы, үз тавышы белән җырлыймы ул, “минус”ка яки “плюс”ка, фонограммага җырлыймы, ул аның намусында калсын. Халык аны барыбер аңлый, халык аны барыбер иләк аша үткәреп чыгара. Бу сорауга хәзерге вакытта җавап бирүе бик кыен.

“Бөтен җирдә акча җыю”

- Җыр җырлау шоу ясауга әйләнеп бара дип санамыйсызмы?

- Саныйм. Бөтен җирдә бизнес, акча җыю. Без радио тыңлап үстек. Элек радиода моңлы җырлар уйнаталар иде. Илһам Шакиров һәм башка артистларның җырлаулары бүтән иде, хәзер элеккеге кебек түгел. Бүген радионы кабызып җибәрәсең икән, анда реклама, кирәкмәгән җыр һәм кабат реклама яңгырый. Анда халыкка әдәп, моң бирә торган җырлар юк. Дәрес дигән әйбер юк анда.

“Артист сәхнәгә үзенең башка җирләрен күрсәтмичә генә чыгарга тиеш”
- Кайсы артист моңлы җырлар башкара соң?

- Бу исемлектә иң беренче, әлбәттә, безнең Салават абый Зәкиевич. Без аңа мең рәхмәтле. Безнең буын аның белән үсте. Хәзерге вакытта да аның җырлары белән яшибез. Ришат Төхвәтуллин, Гөлсирин Абдуллина бик матур җырлыйлар. Аларның җырлавы миңа бик ошый. Кызганыч, арабыздан бик күп җырчыларыбыз китте. Әлфия Авзалова, Хәния апай Фәрхи китеп бардылар. Ә менә Газинур Фарукшинның кире эстрадага кайтуы мине бик сөендерде. Атказанган артист исеме дә бирделәр үзенә. Молодец ул!

Һәр тамашачы үзенә нинди җыр, никадәр моң кирәк икәнен үзе сайлый. Һәр кешенең үз фикере. Мин, тамашачы буларак, миңа әдәпле, тәртипле, халык күңеленә керә торган, минем күңелгә керә торган, әдәпкә өнди торган җырлар кирәк дип әйтә алам. Һәр артистның үз кыйбласы бар. Ул үз юлы белән барганда, аның киеменә дә карап тормыйлар хәтта.

Һәр артист, сәхнәгә чыккан икән, халыкка үзенең калган җирләрен күрсәтмичә генә чыгарга тиеш дип саныйм мин. Аны халык болай да белә.

- Элеккеге артистлар белән бүгенгеләрен чагыштырсак...

- Төптән алып булмый моны. Әгәр дә чисталык, сафлык гаиләдән, ата-анадан бирелмәсә, аны бернишләтеп тә булмый. Хәзер бит электроника заманы. Кемгәдер нәрсәдер ошамый икән, язып җибәрәләр, шалтыраталар, мөнәсәбәтләрен шулай ачыклыйлар.


“Зур хәрефтән Салават Зәкиевич”

- Иң яраткан җырчыларыгыз кем? Ир-ат һәм хатын-кыз башкаручылар арасында.

- Иң яраткан башкаручыларым зур хәрефтән Салават Зәкиевич һәм Әлфия Авзалова.

- Балачакта артист булырга теләк бар идеме?

- Булгандыр инде ул. Без бәлки башка әйберләр белән мәшгуль булганбыздыр. Тормышның төрле вакыты булды, дөресен генә әйткәндә. Хәзер менә үз гаиләм, үз балаларым бар. Финанс ягы да, дусларым да, барысы да бар. Элек бәлки шул булмагандыр. Хәзер миңа минусовка, аранжировка кирәк икән, мин аны сатып ала алам, ясата алам, хәлдән килә ул минем. Элек ул бәлки хәлдән килмәгәндер. Ул вакытта тормышы да шундыйрак иде инде аның.

“Үземне йолдыз дип санамыйм”

- Сез Питрәчтә йолдыз. Сезне авыл халкы ничек кабул итә?

- Халык бик әйбәт кабул итә. Әмма мин үземне йолдыз дип санамыйм, хәзерге вакытта йолдыз дип әйтергә теләмим дә. Күңелемә, җаныма җырлар ничек ята, ничек кирәк, шулай җырлыйм. Җырлыйсы килә, җырлыйм, ә йолдызлык дигән әйбер юк.

- Башка районнардан мөрәҗәгать итәләрме, чыгыш ясарга чакыралармы?

- Итәләр. Тик, кызганыч, минем беркая да барганым юк. Вакыт та юк, мөмкинлек тә юк. Эшлибез дә чабабыз. Минем бу видеоязмаларым да эш арасында гына төшерелгән әйберләр бит инде. Җырлар яздыру белән чынлап шөгыльләнә башласаң, аның гел, вакытын билгеләп, монда барырга кирәк, кире кайтырга кирәк.

- Балаларыгызда җырлау сәләте бармы?

- Бар, Аллаһка шөкер. Җырлау сәләте дип, музыкага бирелгәннәр инде. Олы кызыма быел 18 яшь тулды. Ул баянда уйный. Кечесенә – 10 яшь, ул гитарада уйный әзрәк. Уйныйлар инде, чамалыйлар.

- Кызларыгызны җырчы итеп күрәсегез киләме соң?

- Юк. Юк дип әйтә алмыйм инде мин. “Әти, без җырлыйбыз”, дисәләр, җырласыннар. Каршы килмим.

- Җырлар язып, халыкка үз иҗатыгызны таныту, күрсәтү ниятләре юкмы?

- Максатлар бар. Белем алырга кирәк, сәнгать өлкәсендә укырга кирәк. Шуннан соң гына, әгәр дә бик картаеп бетмәсәк, язарбыз, җырларбыз.



“Мин бит әле халыкка хезмәт итмим”

- Халык җырчысын билгели торган чараларда катнашканыгыз бармы?

- Юк.

- Үзегезне халык җырчысы дип аталырга лаеклы дип саныйсызмы?

- Юк.

- Халык җырчысы исемен йөртер өчен нәрсә кирәк?

- Җырларга кирәк, халыкка хезмәт итәргә кирәк. Мин бит әле хезмәт итмим. Мин бит әле күтәрелеп килә торган кеше генә. Аның өчен гомереңне бирергә кирәк.

“Үземдә калдырыйм әле фикеремне, зинһар”

Азат Насыйбуллинның татар эстрадасы, хәзерге заман артистларына үз карашы, алар турында үз фикере бар. Әмма ул кайбер сорауларга “Үземдә калдырыйм әле фикеремне, зинһар”, дип кенә җавап кайтарды. Интервьюдан соң Азаттан моның сәбәпләрен сорадык. “Азат, нигә кайбер сорауларны җавапсыз калдырдыгыз?” дигән сорауга Азат Насыйбуллин “Мин алар турында әйтә алмыйм. Хокукым юк”, дип җавап бирде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100