Шәле авылында чардуганны урлаганнар: «Мәетләрнең «әйберен» урлау - соңгы чик»
Чардуган Кәмәр Каримовныкы булган. «Авыл советы рәисе дә, хәзрәт тә бер сүздә — аларның бу хәлгә катнашы юк», - ди мәрхүмнең кызы Алсу Полякова.
Питрәч районы Шәле авылы зиратында чардуган юкка чыккан. Чардуганның юкка чыгуы 4 апрель көнне ачыкланган.
Алсу Полякованың әтисе Кәмәр Каримов җирләнгән кабердә булган ул. Бу хакта Алсу ханым үзенең Инстаграмында хәбәр итә.
«Башка сыймаслык: Шәле зиратыннан чардуганны урганнар! Татарстандагы иң зур авылында мондый хәл булыр дип күз алдына китерү авыр, әлбәттә. Авыл зиратында инде 19 ел яткан мәрхүмнең чардуганы югалган. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк — чардуган бары бер каберлек өстеннән генә юкка чыккан», — дип яза ул.
Кәмәр әфәнде 2002 елда үлгән. «Әтинең үлгәненә 19 ел инде. Әле ике ел элек кенә яңага алыштырган идек. Чардуганның искесен дә зират коймасына терәтеп калдырдык, үзебез белән алмадык. Анысы да юкка чыккан. Зиратка барып, әйбер урлар өчен нинди кеше булырга кирәк?!» — дип язган Алсу ханым.
Авыл советы рәисе Илшат Әхмәтҗанов исә Алсу ханымның мөрәҗәгатенә: «Барып эзләгез, минем катнашым юк. Тапмасагыз, полиция чакыртыгыз», — дигән.
Без Алсу Полякова белән элемтәгә кердек. «Шәледә яшәүче абыебыз, каберлекләргә су агып төшеп, зыян килмәсен өчен, ермак ясау максаты белән зиратка баргач, чардуганның булмавын күргән. Без полициягә мөрәҗәгать иттек, алар эшли. Зираттан да эзләделәр. „Бәлки, исерекләр алгандыр“, — диләр. Урлаганнардыр да Казанга илтеп сатканнардыр. Авыл советы рәисе дә, хәзрәт тә бер сүздә — аларның бу хәлгә катнашы юк. Зиратка беркемнең дә кагылышы юк, ә акчалар җыела… Бар өмет полициядә. Көзен агачларны кистеләр, бәлки, шунда берәрсе күреп калгандыр. Әтиебезнең кабере янындагы башка чардуганнар иске иде, алар торып калган», — дип сөйләде ул безгә.
Алсу ханым сүзләренчә, бу хәл Питрәч районы Комлы Кавәл авылында инде булган, әмма Шәледә бу беренче очрак.
«Мәетләрнең „әйберен“ урлау — соңгы чик. Моны берничек тә аңлатып булмый. Андыйларга тере ни дә, мәет ни, зират ни дә, мәчет ни…» — ди Алсу Полякова.