Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шәүкәт Галиевнең Шәвәли турында шигырьләре

Танылган балалар шагыйре Шәүкәт Галиевнең Шәвәли турындагы шигырьләрен тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Шәүкәт Галиевнең Шәвәли турында шигырьләре

Ул кем

Шаян малай, ди үзе,

Әллә таныш та инде?

Вәли төслерәк диләр,

Әмма тешлерәк диләр…

Лаеклы иптәш, дисәм,

Исемен әйтмәс микән?

 

Иләвәш сере

Син кем? — диеп сорасагыз,

Мин булырмын Иләвәш,

Сездән башка берәүгә дә

Иләвәш сер сөйләмәс!

 

Качышлы уйнарга булдым,

Эзләсеннәр дидем мин –

Шомбай сыман исемемне

Әйләндереп кидем мин!

 

Мин

Мин –

Шәвәли,

Шук малай,

Үткен малай,

Ут малай!

Мин –

Бик уңган,

Өлгер

Мин,

Юк-бар белән

Көлдермим!

Бик тапкыр

Мин,

Җыйнак

Мин.

Мин,

Мин,

Мин бик

Тыйнак мин!

 

Сабан туе батыры

Быел батыр кем дисәң,

Батыр калды Шәвәли.

Зур мәйданда берүзе

Басып калды Шәвәли!

 

Басып калды Шәвәли –

Екты ул барчасын да.

Батыр калды Шәвәли

Балалар бакчасында!

 

«Сарыкмахерская»

Халат кигән апалар

Сарык йоны кыркалар.

 

Мөдир әйтә:

— Ачтык әле,

Парикмахерская.

 

Төзәтеп куя Шәвәли:

— Сарыкмахерская!

 

Инкубатор күргәч

Шундый безнең Шәвәли –

Сорап гел аптыратыр:

— Әйтче, ни бу, дәү әни?

— Бумы? Бу — инкубатор.

Көне-төне бертуктаусыз,

Җылыда гына тотып,

Чеби чыгаралар монда

Күкәйләрне җылытып.

 

Шулай дигәч дәү әни,

Болай диде Шәвәли:

— Көне-төне

бертуктаусыз

Суыкта гына тотсаң,

Яңадан күкәй булырмы,

Чебиләрне суытсаң.

 

Мактана

— Безнең холодильник ЗИЛ!

— Һи, ЗИЛне без беләбез.

Ә менә безнеке — Җил –

Форточкага эләбез!..

 

Милиционер малае

Кулдан тотып әтисе

Бакчага алып бара,

Мыштым гына боларны

Шәвәли карап тора:

 

— Ай-һай-һай-һай, ай-һай-һай-һай,

Тәртипледер бу малай!

Нигә минем әти дә

Милиционер булмаган!

 

Охшашлык

Кайчак, җылап, әтине

Җиңәрмен дип ышанам.

Шундый кире, бирешми –

Ул да миңа охшаган!

 

Шәвәли сәяхәте

Поезддан карап бара:

Һәрнәрсә кызык аңа,

Күпме яңалык алда!

 

Бер көн дә карап бара,

Ике дә карап бара,

Бер төсле була бар да…

Ахрысы карап ара,

Көрсенеп уйлап ала:

«Туган як ерак кала…

Сагынган наратлар да –

Чаба безнең якларга!»

 

Атлап чыктым Иделне

Сызгандым да балакны,

Таяндым да таякны,

Атлап чыктым Иделне.

«Булмас, булмас», — дидеңме?

Кем ялган сөйли, минме?

Чын-чынлап чыктым инде;

Нәни иде Иделе –

Башланган җире иде!

 

Яңа фотоаппарат

Ялындырып тормый ул,

Туктала һәр кешегә –

Үрелеп тә чүгәләп

Челт-челт итеп төшерә.

 

— Әрәм итмә тасманы,

Бик мавыкма, куй, балам!

 

— Болай гына өйрәнәм,

Әле тасма куймаган!

 

Шәвәли көче

Машина баткан, машина –

Кешеләр этә.

Чыкмый бит машина, чыкмый,

Ә вакыт үтә!

 

Узган-барганнар кушыла,

Уфылдап бетә.

Чыкмый бит, машина, чыкмый,

Ә вакыт үтә.

 

Кайчаннан бирле тырыша

Ничә ат көче,

Кайчаннан бирле булыша

Ничәләп кеше…

 

Шәвәли төрткәч машина

Кинәттән киткән.

…Тормышка Шәвәли көче

Кирәккән икән!

 

Шәвәли хыялы

Белеп торыгыз,

Моннан соң

Теш сызлау булмаячак –

Безнең тешкә эләккән

Конфетлар сызлаячак!

 

Шәвәли ярдәме

Вәли мәктәпкә ашыга,

Вәли өлгерә алмый –

Утырып ашаулар кая,

Вакыты бер дә калмый…

 

Әбисе күкәйләр әрчеп,

Тозга ук манып тора,

Тагын да тизрәк булсын, дип,

Шәвәли кабып тора.

 

Төзәтте…

Вәли тора зарланды:

— Бабай мине елатты,

«Ник сүз тыңламыйсың!» — дип,

Тотып борды колакны…

 

— Төзәтмәслек берни дә

Юк, энекәш, биредә –

Китер, — диде Шәвәли, -

Борып бирим кирегә!

 

Шәвәли сәгате

Миңа булды бит әле

Әтиемнең сәгате!

Сәгате дә сәгате –

Әйбәтнең дә әйбәте!

 

Әйтерсең лә яхшы ат,

Чаба гына, сыптыра –

Өйдә ничә сәгать бар,

Һәммәсен узып тора!

 

Сыбызгылы чәйнек

Чәйнек сызгырып тора,

Малай кызыгып тора,

Күзен кыздырып тора:

— Нинди озын сызгыра,

Бу миннән дә уздыра!

 

Әтисе көлеп карый:

— Ул сызгырса да ярый, -

Безнең белән сөйләшә, -

Чәй кайнатып өлгертте,

Өлгерткәнне белгертте!

 

Шәвәли чәен эчте,

Сызгырырга кереште…

Әтисе бармак яный!

Малай елмаеп карый:

— Мин сызгырсам да ярый,

Чәйнек белән сөйләшәм –

Чәйне эчеп өлгерттем,

Рәхмәтемне белгерттем!

 

Шәвәли дә булыша…

Әни назлап ышандыра,

Әти — кырыслык белән…

Нәтиҗәгә ирешәбез

Минем тырышлык белән!

 

Әтисе белән Шәвәли

— Гел-гел, улым, Шәвәли,

Сорау бирәсең нигә?

— Үсеп җиткәч, синең күк

Җавап бирәсем килә!

 

Сораулы җавап

-Көнгә чыккач авызны

Гел ерасың, Шәвәли.

Күп көлгән ул елар, ди,

Бер еларсың, Шәвәли!

 

— Шуклыгының сәбәбен

Шәвәли шәт, беләдер,

Бәлкем инде Шәвәли

Күп елагач көләдер?

 

Өйгә бирелгән эш

Кызып кайткан Шәвәли,

Шәвәлидән пар чыга –

Төтенләнеп янгандай

Әнисенең каршында…

 

Чыгасың да югаласың,

Син гел урамда, бала,

Дәресләрең тагын бит

Әзерләнмичә кала!

 

— Уйнап йөрмәдем лә, — ди, -

Күрәмсең, тирләп-пештем, -

Бу бит физкультурадан

Өйгә бирелгән эшем!

 

Тимер мускул

Ике потлы герне ул

Туп итеп кенә уйный –

Илле тапкыр күтәрә,

Җиргә куеп та тормый!

 

Һавага чөеп кенә,

Тота «һоп» диеп кенә.

 

— Мускулларың, Шәвәли,

Тимердән мәллә?! — дидем.

 

-Булыр да, ди, тимердер,

Ә гер — резиннән минем!

 

«Әлләкем»

Шәвәли рәсем ясый,

Сакаллы… мәче ясый!

 

— Бигрәк әкәмәт икән!

Мыегы кая киткән?

 

— Кәҗәгә бүләк иткән,

Үзара аңлашканнар,

Кызык дип алмашканнар.

Кәҗә әйткән: «Мә!». — дигән,

Мөгезләрен дә биргән.

 

Мәче бик тә шатланган,

Дусларына мактанган:

— Менә мин, күрдегезме –

Мин берүзем мөгезле!

Мин-мин, дигән, сакаллы,

Мин-мин, дигән, акыллы!

Акыллырак та, бәлкем,

Мин бит хәзер — Әлләкем!

 

Акбай килгән тавышка:

— Һау-һау, иске танышлар!

 

Мәчеләр пыр тузганнар,

Кайсы кая сызганнар.

Әлләкем дә китмәкче,

Рәшәткәдән үтмәкче,

Сыймыенча мөгезе,

Торып калган берүзе…

 

— Мин-мин-мин белмим сезне,

Мин-мин, дигән, мөгезле,

Мин-мин, дигән, сакаллы,

Мин-мин, дигән, акыллы.

Акыллырак та, бәлкем,

Мин бит, мин бит — Әлләкем!

 

Акбай исеннән сизгән –

Мәче койрыгын өзгән.

Кыстыргачтын койрыгы

Искә төште мыегы:

Мыегы сыйган җирдән

Ул бит бик иркен йөргән!

 

Мәчеләр читтән күргән,

Мәчеләр ятып көлгән!

 

— Мәчеләр ничек көлгән?

—  Мияу-мияу, дип көлгән,

Эчләрен тотып көлгән!

Кыска койрык — Әлләкем!

Озын мөгез — Әлләкем!

Әлләкем дә Әлләкем –

Түгелсеңдер дә бәлкем?

 

Ник берәрсе жәлләсен…

Әйткәннәр, бүтән бер дә

Мөгез чыгарып йөрмә!

 

…Шәвәли рәсем ясый,

Тагын ул нәрсә ясый?

 

Сүз эчендә сүз

Таяк

Бабай тикмәгә

Таянмый таяк.

Таяк эчендә

Бар икән аяк.

 

Чагу

Бигрәк куркыныч

Ул елан чагу –

Күренеп тора

Эчендә агу.

 

Шәвәли ничә яшьтә?

Бу сорауга заманында

Ул болай җавап биргән:

— Биш яшь туларга

Унбиш минут –

Дөп-дөресе шул! — дигән.

 

Инде яңадан сорыйсы

Вакыт та җитте менә.

— Унбиш туларга

Биш минут! –

Ди хәзер җитди генә…

 

Әйдә, кемгә күпме кирәк,

Шул хәтле санасыннар;

Шәвәли яши берьюлы

Биш-унбиш арасында!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100