news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Шәкүр бабайдан оятсыз видео: «гөлбакчаны сөрү»

ТикТокта Шәкүр бабай шактый оятсыз видео чыгарган - моңа кадәр күренмәгән ысул белән бакча сөрәм дип сөйли ул анда.

news_top
Шәкүр бабайдан оятсыз видео: «гөлбакчаны сөрү»

Шәкүр бабай ТикТокта видео элеп куеп, укучылары арасында зур ыгы-зыгы чыгарган. Ул «гөлбакчаны» сөрергә кирәк дип сөйли, аның тирәнлеге 22 см булырга тиешлеген әйтә. Аннары ул йөзтүбән җиргә ята, бер агай аны өстерәп бара, бер хатын аякларыннан тотып бара.

«Сөрелгән» җирне тикшереп карагач, бу хатын «дөрестән дә 22 см» дип әйтә.

Шәкүр бабайны оятсызлыкта гаеплиләр.

«Кеше карасын дип ни генә эшләми халык!»

«Балалар нормаль түгел дип язалар, сәбәп бит өлкәннәрдә! Саташканнар!»

«Авылыгыз белән баш киттеме әллә?»

«Балалар каршында оят түгелме?»

Шәкүр бабайны оятка өндәүчеләргә каршы язучылар да бар. «Кешеләр күңел ача, ә сезгә пычрак язарга гына булсын», — дип орышканнар андыйларны.

«Карт алаша тирән сөрми, яшь атка алыштырыгыз!» — дип бу мәзәктән кызык табучылары да күп.

«Нәрсәсе белән сөрә соң ул? Виагра ашап сөрәме?»


@shakur.babai

Шакур бабай гол бакчаларын сорэ? ##татарприкол##татарчаюмор##татарчаблог##шакурбабай##авылтормышы##кызыкмызык

♬ оригинальный звук - Шакур бабай
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар