Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга сөт сату өчен белешмә алу мәҗбүриме?

Сорауга Казан шәһәре ветеринария берләшмәсе мал табибы Булат Нуриәхмәтов җавап бирде.

news_top_970_100
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга сөт сату өчен белешмә алу мәҗбүриме?

- Шәхси ярдәмче хуҗалыклар күзәтчелек объектлары реестрына кертелгән. Моның максаты: кемнең ни белән шөгыльләнүен ачыклау. Шәхси хуҗалыклар продукцияне үзе өчен генә куллана, шәхси хуҗалыкларга сата яки шәхси эшмәкәр, юридик затларга сатамы? Әгәр сөт физик затларга гына сатылса, электрон белешмә кирәкми. Ә менә базарда сату өчен аерым төр продукцияләргә ветеринария белешмәсе тутырыла, - диде Булат Нуриәхмәтов.

ТР Министлар Кабинеты карамагындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин сүзләренчә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сөт сату буенча проблемалар чыккан юк.

“Бу эшне республиканың ветеринария хезмәте кайгырта”, - диде ул.

  • 1 июльдән әзер сөт, ит, балык продукциясе электрон ветеринар сертификат белән генә озатылырга тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100