Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шәхси клиникада пластик операция ясаткан хатын үлгән

Лицензиясе булмаган хастаханәдә операция ясагач, берничә көннән хатында септик шок була.

news_top_970_100
Шәхси клиникада пластик операция ясаткан хатын үлгән
https://pixabay.com

Санкт-Петербургта урнашкан шәхси клиникага 1958 елда туган хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Аңа пластик операция ясыйлар һәм бу хатын вафат була. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Санкт-Петербург буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

29 майда бу хатын Васильев утравы районында урнашкан клиникага пластик операция ясатырга бара. Бу оешманың стационар шартларда "пластик хирургия" профиле буенча лицензиясе дә булмый. Хатынга законсыз операция ясыйлар. Биредә тиешле җиһазлар һәм шартлар да булмый.

Хирургия операциясеннән соң бер көн узгач, 31 майда, хатынны кабат хастаханәгә салалар. Аның сәламәтлеге начарлана. 1 июньдә ул вафат була. Якынча версия буенча, хатын септик шоктан үлә. Өстәвенә ул күп кан югалта, шуңа күрә тагын башка сәбәпләр дә барлыкка килә. 

Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100