Җиз самавыр
Көтмәгәндә танышымның әтисе үлеп китте. Авылда үзе генә яши иде. Җирләп килгәч, хәлләрен сораштым. Авылда бит кеше бер-берсенә ярдәмчел. Авыр вакытларда ташламыйлар, кешенең кайгысын да уртаклаша беләләр. Җидесен дә уздырырга булышканнар.
Әтисен озатып кайткач, күрше әбие кергән: «Менә әтиең сиңа калдырды, акчаң беткәч, ыздавать итәрсең», — дип, күгәреп беткән җиз самавыр калдырып, чыгып киткән. Танышым югалып калган — әти ни өчен мине шулай мыскыл иткән икән дип уйлаган. «Гарьләндем, самавырны атып бәрәсем килде», — ди. Шулай җиделәре узганчы өйдә торган бу самавыр. Ташларга кулы бармаган. Чыннан да үткән гасыр самавыры бит бу, азмы-күпме бәясе булыр дип, шәһәргә алып килгән. «Антиквариат» дигән игълан буенча шундый әйберләр җыючының адресын да тапкан. «Минем белән бар әле, алдамасыннар», — дип үтенде. Самавырны караштырдым: Туланыкы, остазының пичәте дә бар. Инетка кереп, бәясен дә чамаладым.
Киттек танышым белән. Ул машинада калды: «Үзең генә кер инде», — ди бу. Кибет хуҗасы самавырның капкачы төшмәскә дип бәйләгән тимерчыбыкны сүтеп ташларга кушты. «Кайчагында таш та салалар эченә, авырлыгын арттыралар, имеш», — дип көлде. Чиләнә-чиләнә ачтым капкачын — егылып китә яздым, валлаһи. Саргаеп беткән кәгазьгә тип-тигез матур хәрефләр белән: фәлән-фәлән алтын акча, көмеш акча, фәлән грамм алтын, фәлән грамм көмеш дип язылган.
Пергамент кәгазенә төрелгән берничә төргәк!!! Баштан мең төрле уйлар йөгереп узды. Тиз кулга алдым үземне.
Самавырның бәясен килештек. Кибеттән ничек чыкканымны хәтерләмим.
Танышыма әтисенең хаты белән төргәкләрне тоттырдым. Ул калтыранган куллары белән бер төргәкне ачкан иде — менә ул кайда байлык — һушын югалтып, ауды да китте. Селкетә торгач, аңына китердем мин аны.
Тормыш бит, төрлесе була көтмәгәндә.
Танышың ничек соң дип сорасагыз — ал да гөл, калганын үзең бел дигәндәй. Узган ел Сабантуйда күреп, хәлләрең ничек дип сорамакчы булган идем… Күрмәмешкә салышып узып китте.
Менә шулай
Автобуста кеше күп. Якында гына матур итеп киенгән ике кыз саф татарча сөйләшеп баралар. Сирәк күренеш бит, бигрәк тә Ижау өчен. Кешеләр чыга тора, минем дә аяклар кызларга таба атладылар. Нәрсә сөйләшәләр икән дип кызыксыну түгел, шушы чын татар кызларының йөзләрен күрәсем килде. Алар янына басуым булды: «Садитесь», — дип берсе миңа урын бирде. «Спасибо», — дидем дә, гадәтемчә, планшетымны ачып яза башладым. «Бу абыйга урын биргән булдым, ә ул яшь икән әле. Контактта кызларга яза», — дип елмаеп әйтте урын биргән кыз икенчесенә. Әлбәттә, мин татарча аңлыйм бит.
Түзмәдем, көлеп җибәрдем: «Рәхмәт сезгә, кызлар! Чын татарча матур, төгәл итеп сөйләшкәнегез өчен», — дип әйттем. Өчәүләшеп көлдек. Ә күңелдә матур хисләр калды: шундый яшьләребез күбрәк булса, телебез дә яшәр, иншалла!
Бер күзле кунак
Дөнья булгач, төрле хәл була бит. Бервакыт мине туйга фотога төшерергә чакырдылар.Туйның ахырында диярлек соңлап кына бер ир белән хатын-кыз килде. Яшьләрне котлаганнан соң, барысын да җыеп фотога төшәргә уйладылар. Кунаклар болай да арыганнар иде инде. Аларны көч-хәл белән җыйдым, чиләнеп кадр төзедем. Мин һәр кадрны өчәр тапкыр төшерәм, чөнки төркемдә кемдер барыбер күзен йома, кемдер һаман төзәтенә. Бу юлы бер тапкыр төшергәч үк тарала да башладылар. Соңга калып килгән ханым, миңа берничә кадр гына кирәк, зинһар өчен, менә шушы почтага салыгыз әле, дип электрон адресын язып бирде.
Өйгә кайткач та, җибәрим әле онытканчы дип карасам, бу хатынның иренең бер күзе юк. Менә бит, бер генә кадр, анысы да брак! Инде нишләргә?.. Озак чиләнә торгач, фотошоп белән икенче күзен дә ясап куйдым. Фотоны тиз генә почта аша җибәрдем. Бер сәгать тә узмады, теге ханымнан миңа рәхмәтләр язган хат килеп тә җитте. Баксаң, аның иренең бер күзе чыннан да булмаган икән.
Сигарет исе
Мин эшкә 50 минут тирәсе автобуста барам. Планшетымны алып почталарны караштырам, көндәлеккә нидер язып та куям. Гел утырып барам, чөнки мин беренче тукталышта яшим. Бер көнне икенче тукталышта автобуска 40 яшьләр тирәсендәге ир кеше керде, кинәт тирә-якка сасы сигарет исе таралды. Шул арада миңа якташ кешем шалтыратты, аның белән бераз сөйләшкәч: «Радик, әйдә соңрак сөйләшәбез, монда бер сасыган кеше минем янга килеп басты, соңрак яме», — дип әйткәнемне сизми дә калдым… Теге кеше татар булып чыкты күрәсең, кызарып, тиз генә чыгып китте!.. Хәзер удмурт телендә өйрәнәм шушы ук сүзләрне.
Булдырасыз бит
Эш телефонына бер әби шалтырата. Домофонын төзәтүне таләп итә. Дүрт тапкыр шалтыратты бу. Моның белән безнең фирма шөгыльләнмәвен тырышып-тырышып та аңлатып булмагач, тиешле сервисны таптым да, әбинең адресын бирдем. Аның домофонын төзәткәч, миңа хәбәр итүләрен үтендем. Бераздан: «Ремонтладык, эшне бәяләгез», — дип шалтыраттылар алар. Мин әбине телефон аша: «Домофоның эшли, төзәттек!» — дип шатландырдым. «Менә бит, теләсәгез, булдырасыз икән. Рәхмәт сезгә!» — диде әбекәй күңеле булып.
Татарча сөйләшәбез
Бер Ижау кешесе: «Тик татарча, рус сүзләрен кушмыйча сөйләш. Безнең тел камил бит», — дип мине гел әрли иде. Бервакыт ул: «Син нәрсә эшлисең? — дип сорады. Мин аңа «Фотосурәткә төшерү өчен әзерләнәм, даими ток чыганагы җыелмасын корам», — дидем. Ул: «Нәрсәәә? Шул ук сүзләрне хәзер кешечә әйт әле», — диде.
Аптырап калмадым
Бишенче класста укыган чагым. Татар теле әдәбиятын класс җитәкчесе укыта. «Беркайчан да кулыңны күтәрмисең», — дип гел мине ачулана иде. Бервакыт дәрес бара, укытучы апа ниндидер сорау бирде.
Бөтен класс диярлек кулларын күтәргәч, мин дә ашкынып күтәрдем. Апабыз нигәдер мине сайлады, ә сорауның җавабын белмим. «Бәдрәфкә чыгарга мөмкинме?» — дип сорадым.
Шәүкәт түгел, Шәфкать мин
Исемем Шәфкать бик сирәк очрый, шуңа күрәдер еш кына Шәүкәт дип эндәшәләр миңа. Бервакыт Мәскәүдә командировкада чакта юк кына нәрсә өчен милиция бүлегенә алып киттеләр. Кунакханәдә күрше бүлмәдә яшәгән кыргыз егетеннән акча кыса башлагач, түзмәдем — халыкара мөнәсәбәтләр турында әйттем аларга. Паспортны бөтен документлар белән кунакханәдә калдырганмын. Бәйләнәләр бит болар миңа. «Исемең, фамилияң?» — дигәч, «Шәүкәт Галиев», — дип әйттем. Мәскәү милициясе Ижауга минем эшкә шалтыратып: «У Вас работает Шаукат Галиев?» — дип сорагач, безнекеләр: «Әйе», — дип җавап бирделәр. Чыннан да исемем дә, фамилиям дә танылган шагыйребезнекенә охшаган. Соңрак эшкә минем тәртибем турында хат та килде әле. Югалып калмадым: «Өч хәрефе туры килми. Мин бит Шәфкать Ганиев, ә монда Шәүкәт Галиев турында язылган», — дидем. «Ул — танылган язучы», — дип, интернетта аның исем, фамилиясен җыйдым. Танылган татар шагыйре дигән язманы күргәч, бөтенләй аптырап калдылар.
Хәзер дә бутап эндәшсәләр, Шәүкәт абыйны хөрмәтләп искә алам!
Пошмас солдат
Армиядә бергә хезмәт иткән танышымны очраттым. Әлбәттә, кызыклы хәлләрне искә төшердек. «Иң әкрен солдат идең син», — дип көлде танышым. Әйе шул, ротада иң әкрен киенүче мин идем. Ничек кенә тырышсам да, ике-өч секундка артта калам. Уйлый торгач, җаен таптым бит — җиңдәге сәдәпләрнең урыннарын күчереп тектем, киң итеп… Шул көннән мин иң җитез солдатка әверелдем. Фокусчы сыман, тиз генә киенәм: кулны банкага тыккандай итәм дә, сәдәпләргә кагылып кына алам. Аптырашта калдылар бар да, ничек итеп шулай оста киенгәнне киткәндә генә әйттем.
Фамилиясен дә языгыз
Мин биш катлы йортта яшим. Кемдер асфальтка «Света, я тебя люблю!» дип язып куйган. Күршем татар, ә хатыны, татар кызы булуга карамастан, Света исемле. «Кем язганын белмисеңме?» — дип миннән сорады. Ә мин каян белим инде, мин язмадым бит. Бер көнне кичтән безнең подъезд каршына бизәкләнгән машина килеп туктады, капотына «Света, выходи!» — дип язылган. Җитмәсә, машинаның гудогы бертуктаусыз кычкыра.
Әлбәттә, Света түзмәде — чыкты. Баксаң, бу унҗиде яшьлек кыз икән. Ә күпме ирләр борчылып, тиргәшеп беттеләр. Бу егеткә фамилиясен язырга булмыймыни?
Балыкларны өйләренә җибәргән
Улыма алты яшь чамасы. Елга буенда йөргәндә таныш балыкчыны очраттык. Ул безгә: «Менә күпме балык тоттым инде», — дип мактанды. «Улым, кара әле, бу балыклар әти-әниләрен тыңламыйча, мәктәпкә бармаганнар. Уйнап йөргәннәр, ә мин аларны тоттым», — дип, яр буена салды. Балыклар бер җепкә бәйләнгәннәр. «Ник мәктәпкә бармадык икән?» — дигән сыман иделәр. Кызганып та куйдым үзләрен. Балыкчы миңа берничә мәзәк сөйләгәч, без кайтырга булдык. Берничә минуттан бу миңа шалтырата: «Әллә күз тидердем инде, балыкларым юк!» — ди. Улым бу сөйләшүне ишеткәч, «Мин аларны әниләре янына җибәрдем!» — дип горурланды.
Яшерен күпер
Күп еллар үтсә дә, армиядә булган хәлләрне еш искә алам. Әйтергә кирәк, ни өчендер акыллы чакларымны гына хәтерлим…
Учениеләр бара. Командир елга аша солдатлар үтәрлек ун метрлы басма салырга боерык бирде. Син авыл егете дип, мине җаваплы итеп билгеләде, кирәк кадәр солдатлар алырга кушты. Бу хәрби учение барышында бик әһәмиятле корылма дип басым ясап кисәтте. Бригада җыйдым, шуларның берсе төзелеш техникумын тәмамлаган егет иде. Ул бик җитди уйлар белән булачак күпернең сызымын да эшләп куйды. Субайларны судан күпкә күтәрергә ярамый, чөнки ныклыгы булмас диде. Нәтиҗәдә, су өстендә диярлек, киңлеге бер метрлы басма барлыкка килде.
Икенче көнне карыйбыз, басмабыз юкка чыккан. Баксаң, төнлә яңгыр яуганлыктан, елга күтәрелгән дә, басмабыз су астында калган, якын килгәч кенә күренә икән. Бераздан солдатлар бер-бер артлы тезелеп, елга аркылы чыга башладылар. Шуларны күзәтеп торган авыл кешеләре гаҗәпләнеп, аптырап калдылар, ә әбиләр: «Смотрите, они по воде ходят!» — дип, чукынырга ук тотындылар.
Комбат: «Ни өчен басманы суга салдыгыз?» — дип сорагач, «Дошманнар күрмәсен өчен шулай иттек», — дип җавап бирдем… Приказны яхшы үтәгән өчен миңа кул сәгате бүләк иттеләр.
Татар базары
Ижауның бер районы татар базары дип атала. Бу район халкының 45%ы татарлар. Бервакыт шул бистәдә җәяү йөрергә туры килде. Татарча язган игъланнарны карап барам: «Булат», «Кояш», «Венера», «Чулпан», «Рәхим итегез»… «Котлы булсын» дип укып киттем, баксаң… «Котлы и обогреватели». Менә шулай инде татар булгач…
Тиз сөйләп бетер
Автобуста эшкә барам. Хастаханәдә ята торган дустыма телефоннан, ашыкмыйча гына, кичә язган хикәямне сөйлим. Ахырына җитәм дигәндә, бер хатын: «Чем заканчивается уже? Мне надо выходить!» — дип, ачу белән әйтеп куйды. Мин гаҗәпләнүемнән, үзем дә сизмәстән, тиз генә хикәямнең ахырын сөйләп бетердем. Теге хатын автобустан: «Уффф…», — дип чыгып китте.
Шаян кыз
Минем танышыма якынча 45 яшь тирәсе. Ул интернетта бер татар кызы белән танышкан. Шулай ике ел көне-төне сөйләшә торгач, Казанда очрашырга булганнар. Егет кунак йортында ике урынлы бүлмә дә алып куйган. Күрешеп бик озак сөйләшкәннәр болар, көн төнгә алышынган. Кыз юыну бүлмәсенә кереп киткән. Танышым тумбочкага караса, анда парик, ясалма тешләр, керфекләр ди… Хәзер ваннадан нинди әби чыгар дип коты качкан танышымның. Кыз чыккан да: «Әәә, курыктыңмы? Мин шаярттым бит!» — дип көлгән.
Үземнекен иттем
Сиксәненче елларда армиядә хәрби частьта гына солдат формасын бирә иделәр. Без дә мунча кергәннән соң өр-яңа форма алдык. Прапорщик миңа нигәдер бар киемне дә ике үлчәмгә зурракны бирде. Аптырап калдым мин, «Алыштырыгыз әле!» — дигәч, «Дембельдән соң әниең яраклысын алыр», — диде. Миннән гәүдәгә шактый гына зур егет бар иде, аңа үземнең форманы бирдем, киеп карарга куштым. Искиткеч килеште аңа, әйтерсең, парадка әзерләгәннәр. Мин: «Сиңа килешә икән, салма, үзеңә калдыр», — дип, аның формасын киеп куйдым! Күрсәгез иде сез мине, әтисе киемен кигән кечкенә малайга охшап калдым! Комбатны күрдем дә, аның янына таба атладым…
— Это что за пугала огородная! — ди комбат.
— Вот такую форму дали, не дома же нахожусь, — дидем.
Ул, старшинаны чакырып, бер сәгать эчендә солдатка охшаган булсын дип, әмерен бирде. Шулай итеп, мин үз үлчәмемдәге форма кидем.
Елак малай
Иртән автобуста кеше күп була. Инде күнектем, тик кичә уңайсызлыкны тагын да арттырып, ике яшь тирәсендәге малай кычкырып елады. Әнисе ниләр генә әйтеп үгетләмәде, сабый туктарга уйламый. Бу чаралар файдасыз булгач, иң куркынычын уйлап тапты: «Будешь реветь, бабай придёт и заберёт!» Ә малайның исе дә китмәде, елый да елый! Түзмәдем, әйттем: «Нам, бабаям, такой плакса малай не нужен!» Теге малай шундук туктады, әллә бабай алмас дип курыкты инде? Әни кеше кызарып гафу үтенде. Мин аны тынычландырып: «Главное — результат!» — дидем.
Болай да «бабник»
Автобуста әбисе белән якынча биш яшьлек бик сөйкемле малай сөйләшеп баралар. Тукталышта бер ир-ат керде дә бу малайга: «Какой ты красивый мальчик, наверно бабник будешь!» — диде. Сабый югалып калмады: «Я и так бабник, бабушку люблю. Правда бабушка?»
Минем янда сөйләшмә
Троллейбуста ике татар әбие сөйләшеп утыралар. Берсе кайчак янында басып, телефоннан сөйләшкән кызга карап-карап алгалый. Шулай карый торгач, теге кыз түзмәде: «Не хорошо подслушивать», — диде. Ә әби аңа: «Синең нәрсә сөйләгәнең миңа барыбер. Минем башымны облучаешь бит! И так она болит», — дип ачу белән карады.
Әйбәт укыганмын
Татар теле һәм әдәбияты укыткан апама шалтыраттым бит! Тиздән туксан яшен тутыра ул. Бик шатланды: «Чыккан язмаларыңны укып барам, горурланам, онытмыйм. Барыгызны да хәтерлим», — диде. «И, улым, рәхмәт сиңа онытмаганың өчен. Гел «бишле“гә укыдың бит!» — дип әйтмәсенме. Ә мин гел «өчле»гә диярлек укыдым бит аның фәненнән…
Ике татар
Үткән елны Әгерҗегә Сабантуйга кайткан идем. Көнкүреш товарлары кибетенә кердем. Күптән күрешмәгән танышымны очраттым шунда. Ул русча исәнләшкәч, мин дә аның белән русчалатып сөйләшә башладым. Сатучы кыз телефоннан сөйләшә: «Монда түбәтәйле ике татар агае сыптырып торып русча җиппәрәләр бит», — дип көлә.
Үземнең дә кәефем күтәрелеп китте. «Сездә үтә кыска дулкынлы мич бармы?» — дип сорадым аннан. Сатучы кыз аптырап: «Нәрсә соң ул?» — диде. «СВЧ миче турында белмисеңмени син? Әнә бит ул!» — дип, төртеп күрсәттем. Сатучы кыз: «Микроволновка бит ул», — дип әйтте. Үтә кыска дулкыннар турында сөйләдем аларга.
Минем машина!
Күршеләрем юллама алып, Төркиягә киттеләр. Күмердәй кап-кара кечкенә этләрен миңа калдырдылар. Вакытында ашатам, кичләрен урамда йөрибез. Бервакыт бу «Нива» машинасы астына кереп китте.
Мин аңа:
А ну, выйди, паразит, — дип сукрануым булды, машинаның хуҗасы:
Ваще-то моя машина, документы вот, — дип машинасының ишеген ачты.
Кирәге бар иде синең машинаң, — дип этне тартып чыгардым…
Шофер:
Уф, куркыттың! — дип көлде.
Башыңа төшсә, пешекче дә булырсың
Әйбәт кенә хезмәт итеп яткан чаклар. Армия тормышына күнегеп беттем бит тәмам. Шулай тыныч кына яшәгәндә поварыбызны комиссовать иттеләр. Бик озак эзләделәр, тәки таба алмадылар повар. Кеше ышанмаслык сүзне, дөрес булса да, сөйләмә диләрме әле? Ничек итеп мине пешекче итеп сайлаганнарын сөйләп тормыйм. Бу язмам армиядә биш ай буе пешекче вазыйфасын башкаруым турында.
Минем беркайчан да, үзем өчен генә булса да, берни пешереп караганым булмады. Өйдә әни белән ике сеңелкәш тә булгач, мондый уй башка да кереп чыкмады.
Поварыбыз безне кич белән ашатты да, хушлашып, машинага утыргач, миңа әйтте: «Мотри, монда начар пешерсәң, кыйнаулары бар!» Уйга калдым. Әйтүе генә җиңел бит, 33 кешене ашатып кара әле син…
Безнең нокта белән рәттән бистә бар иде. Киттем шунда повар эзләп. 60 яшьләр тирәсе бер апаны таптым бит, Ходайның рәхмәте! Ул гомере буенча балалар бакчасында пешекче булып эшләгән. Сөйләдем моңа, көчкә риза булды миңа булышырга.
Иртән, сәгать 4ләр тирәсе. Апаны каршыладым, койманы әзерләп куйган идем. Ярый әле, бик түземле апа булып чыкты. Мин аның һәр хәрәкәтен, кайчан нәрсә күпме салырга икәнен төгәл язып бардым. Солдатлар уянганчы, апаны койманың икенче ягына озатып та куйдым. Обедка аш куярга да өлгердек. «Обед алдыннан килермен», — дип ышандырды апа.
Бераздан режим буенча солдатлар тезелеп килделәр. Алар белән ике офицер. Шуларның берсе: «Ул беренче тапкыр пешерә, кемгә ошамый, үзегез пешерерсез!» — дип кисәтте.
Солдатлар ботканы ашап караганнар иде, чүт телләрен йотмадылар. «Болай пешерсә, без риза, бик риза», — дигән булалар.
Пешекче апа ике атна килеп йөрде минем янга, күп нәрсәгә өйрәндем аннан. Мин дә буш калдырмадым аны… Ярмасы, тушенкасы, мае, чәе…
Әле әйтергә онытканмын. Безнең ноктада симертергә ике чучка да бар иде. Солдатлардан калган ашау белән сыйлыйлар иде аларны. Шул җитә иде, поварыбызны комиссовать иткәнче.
Ә миңа чучкаларга махсус әзерләргә туры килде.
Тәрбияче булдым
Отпуск вакытын авылда абый белән уздырырга булдым. Күптән күрешеп сөйләшкән юк иде. Ләкин аңа ике көннән хатыны белән еракка китәргә туры килде. Китәр алдыннан миңа сыерны, сарыкларны көтүгә озатырга, малаен бакчага илтергә, тагын әллә ниләр куштылар. Бар да яхшы, үз вакытында эшләнә, тик биш яшьлек Илдар исемле малайны бакчага дип уятыр өчен шактый чиләнергә туры килде. Ашатам дисәң дә: «Моны ашамыйм, тәмсез пешерәсең», — дигән була. Аптырагач, күп еллар балалар бакчасында эшләп, лаеклы ялга чыккан апама шалтыраттым. «Кайгырма, пүчтәк хәл минем өчен!» — дип, мине тынычландырды ул. «Иң беренчедән, аш пешергәндә аны да җик, булышсын», — диде. Чыннан да, малай үзе катнашкач, «тәмле», — дип ашады. Инде иртә тору мәсьәләсе генә калды. Анысын кич ашап утырганда сөйләштек. Мин будильникны ишетмим, көтүгә җитешмәбез, шуның өчен Илдар мине уята, имеш. Әле кисәтеп тә куйдым: «Бик каты йоклыйм, уянмасам, бер кружка су сип!» — дип әйттем…
Икенче көнне мин бик иртә уяндым. Вакыт җитте дип, сәгать тә шалтырый башлады.Тик мин йоклыйм, имеш. Илдар уянды да: «Тор тизрәк, көтүгә соңга калабыз», — дип әй мине тирги. Ә мин хәзер я су сибәр дип куркып, тизрәк тордым.
Күп еллар узды, Илдар үзе әти кеше. Хәзер биш яшьлек малаен шулай ук тәрбияли икән…
Сайлаган булалар…
Эшемнән ерак яшим. Иртән транспортта вакыт тизрәк узсын дип, газеталар караштырып барырга яратам. Иң беренче тукталышта утыргач, урыны да була. Бер көнне газетамны алырга онытканмын. Шуңа күрәдер, янымда 30-35 яшьләр чамасы булыр, ике чибәркәйнең сөйләшкәненә игътибар иттем. Студент чагында тулай торакта бер бүлмәдә торганнар алар.
Берсе сорый: «Хәтерлисеңме, минем арттан Иван йөргән иде? Кияүгә чык дип ялынды. Чыкмадым. Колагыннан сирень куагыдай куе йон тырпаеп тора. Җенем сөйми шундый кешеләрне!» — ди.
Икенчесе әйтә: «Минем дә артымнан бер егет йөрде. Аяк киеме кайчан карама я пычрак, я тузанлы» «Менә минем әти, ичмасам! Нинди генә көн булмасын, һәрчак ялтырап тора аяк киеме», — дип өстәде.
Эшкә килеп җиттем, тегеләрнең сөйләшкәне онытылмый гына бит! Ишекне бикләдем дә, колакларымны карап чыктым, бареткамны крем белән ялтыратып куйдым. Әйтерсең, әле генә кибеттән алынган!
Өйләнмәгән егетләргә, бәлки, кирәге чыгар бу язмамның. Кем белә бит бу кызларны…
Эштә бер егеткә сөйләгән идем, кичә ачуланып шалтырата: «Миндә хәзер комплекс, колаклардагы кустарникларны кырып аттым, ботинкалар ялтырый. Автобуста үзем дә сизмичә, һәр кешенең колагына карыйм».
Колактагы йон аркасында, кызыңнан колак какма.
Татарча бел
Шәһәрдә туып-үскән, ана телебезне чамалы гына белгән татар егете авыл кызына гашыйк булган. Көн саен тулай торакка озата торгач, киноларга, театрларга йөри торгач, егетебез кызга: «Мин сине яратам, чык миңа кияүгә», — дигән.
Кыз көтмәгәндә әйтелгән бу тәкъдимнән бераз югалып калган, елмаеп: «Әгәр дә мине өрмәгән җиргә утыртмасаң, ризамын», — дип җавап биргән. Хәзер инде егеткә чират җиткән югалып калырга. Чөнки «өрмәгән» дигән сүзне аңламый икән. Тик үзен сынатмаган бу. Килешкәннәр болар. Соңарак әнисенә шалтыратып сораган бу сүзнең мәгънәсен егет. Әнисе аңлатып биргән: «Өргән — лаял, өрмәгән — не лаял».
Туйдан соң икенче көнне иртән егет өстәл янында урындыкка: «Ау-ау!» — дип эндәшкән дә, хатынына: «Ә хәзер утыр, җаным», — дигән. «Әллә сездә шундый йола бармы?» — дип гаҗәпләнгән хатыны. «Үзең әйттердең бит, өрмәгән җиргә утыртма дидең!»
Солдат булдым
Миңа ун яшь тирәсендә колакка бетчә чыгып, бер колак начар ишетә башлады. Тугызынчы класста яшьтәш егетләрне хәрби комиссариатка чакырдылар. Шул чакта ук мине «саңгырау» дип язып куйдылар. Ничек борчылганны белсәгез иде?! Билгеле, авыл егете өчен бу яхшы хәбәр түгел. 23 февраль көнне классташ кызлар армиягә китәргә тиешле егетләрне Совет армиясе көне белән котлап, бүләкләр тапшырдылар. Ә миңа гади генә открыткага күңелемне юатыр өчен шигырь, теләкләр язып бирделәр…
Тик мин җаен таптым, барыбер солдат булдым!
Казанда укыган чагым. «Приписное свидетельствоны югалттым», — дип, медкомиссиягә бардым. Барын да үттем, иң соңгысы шул курыккан «ухо-горло-нос» кабинеты иде. Эчемнән белгән догаларымны укып кердем. Табибә мине дүрт метр тирәсе ераккарак бастырды да, уң колагыңны бармагың белән томала диде… 33… 54… 43 дип кабатладым. Ә хәзер икенчесен дигәч, мин бармак белән каплаган булдым, тик ачык калдырдым… Комиссияне уздым бит! Армиядән кайткач, солдат киемендә урамда горурланып йөрдем, мәктәпкә дә кереп чыктым.
Хәзерге егетләргә карап исем китә минем. Бер көнне 17 яшьләр тирәсендәге өч егет автобуска керде, икесенең борынында боҗра, колаклары тишелгән. Өченчесе, әйтерсең, кичә генә төрмәдән чыккан, бар җиренә диярлек тату ясалган. Бу егетләр безнең кебек армия сафларына барырга, автомат тотып, ант бирергә хыялланмыйлар инде…
Көнче кәҗә
Кичә авыл тормышына багышланган хикәя укыган идем. Кәҗәләр турында язылган җирләре дә бар. Аннан соң бер хәл дә искә төште. Авылга кайтсам, үзем дә шулай, күрше әбинең кәҗәсе гел минем янга килә. Аңа ипи я кәбестә яфрагы бирәм, башыннан сыйпыйм. Ул да җавапсыз калмый, минем битне, колакны ялый. Бер тапкыр авыл эте дә килеп басты безнең янга. Аның да башыннан сыйпарга чүгәләгән идем, бу кәҗә мине сөзеп екмасынмы! Екты да, китеп тә барды. Менә сиңа көнчелек кайда! Икенче кайткач, көч-хәл белән дуслаштым.
Цирк маҗаралары
Цирк турында сүз чыкканда, мин дә эшләдем анда дисәм, танышларым: «Клоун булыпмы?» — дип көлемсериләр. Клоун булып түгел, бер ел электрик булып эшләргә туры килде миңа циркта. Шуннан соң булган юк диярлек — жәллим хайваннарны. Нәрсә генә эшләтми бит аларны «кеше» дигән иң куркыныч җанвар: зур филне тезләндерә, арысланнар белән песи кебек уйный, юлбарыс утлы боҗра аша сикерә, аю велосипедта йөри… Куклачевны күреп беләм, сөйләштем дә. Менә ул — песиләрнең чын дусты. «Аларны ирексезләп өйрәтеп булмый, тик үзләре теләгәнне генә эшлиләр. Бер кисәк ит өчен песинең исе китмәс. Һәр песинең үзенә генә хас булган гадәте була. 20 песидән тик берсе нидер эшли, мәсәлән, аякка уралып, я бауда йөри», — дип аңлатты Куклачев.
Яшь чак бит, бер воздушная гимнастка бик ошады. Тамаша вакытында аның чибәрлеген, сылулыгын күреп хәйран калдым. Икенче көнне гимнастларны күнегүләр вакытында күрергә туры килде, бу кыз иске кара трико кигән, бизәнмәгән, каты сүзләр әйтә, җитмәсә, тарта да икән, шул минуттан яратуым бетте дә китте.
Бервакыт танышым туган көненә чакырды. Җыелышып чәй эчкәч, барыбызны да циркка алып китте. Янәшә генә тора ул цирк белән. Күрәсем килмәсә дә бардым инде. Бар да гадәттәгечә: манеж исе, музыка, хайваннар кеше сыман йөриләр… Клоун да чыкты, боҗралар белән уйный башлады, бер-берсенә кертә-чыгара, соңыннан тамашачыларга да бирде: «Кем минем кебек булдыра, үзенә бүләк итәм», — диде. Безнең янга килгәч, боҗраларын алдым да аның кебек эшләп куйдым, чөнки күргән бар иде бу ысулны. Әйткән сүзен үтисе килми бит моның. Ләкин аптырап калмады. Миңа микрофонын тоттырды да, исем-фамилиямне сорады. «Бүген минем янга Татарстаннан танылган хезмәттәшем килгән, бик күп конкурслар лауреаты, әйдәгез, алкышлыйк аны!» — дип әйтте дә боҗраларны тартып алды. Үзе мине: «Чуть не забрал, паразит», — дип кочаклады. Танышларымның гаҗәпләнүен күрсәгез иде сез! «Беркайчан да әйткәнең булмады», — диделәр. «Үзем дә әле генә белдем», — дип әйттем.
Яңа ел маҗарасы
Сиксәненче еллар, совет чоры. Безнен цехта да Яңа елга әзерләнә башладылар. Балаларга Яңа ел күчтәнәчләрен таратырга Кыш бабайны, Кар кызын, шоферны билгеләп куяр өчен җыелыш булды. Озак кына бәхәсләшә торгач, мин Кыш бабай булырга ризалаштым, чөнки булачак Кар кызы Лена миңа бик тә ошый иде.
Узган елларда шул миссияне үтәгәннәр безне өйрәтә башладылар: янәсе, аракы салып бирсәләр, бик кыстасалар да, эчәргә ярамый. Өч фатирда булганнан соң, кузгала да алмассыз, дип кисәттеләр. Миңа моны аңлатып тору кирәк түгел, чөнки сала торган гадәтем юк, шайтан суын бөтенләй дә җенем сөйми.
Яна елга алты сәгать кала, барачак фатирларны картадан карадык та юлга кузгалдык. Шофер-технолог егет, аны бик сирәк күрә торган идек, безнең белән бик кырыс кына сөйләште. Имеш, ул ашыга, аңа уникегә кадәр өендә булырга кирәк. Озак маташсагыз, көтеп тормам, дип кисәтте.
Йөрибез шулай фатирлар буенча: соңга таба тәмам туйдыра башлады. Бөтенесендә дә бертөрле очрашу: балалар чыршы янына басып, тырыша-тырыша шигырь сөйлиләр, ә без аркаларыннан сөя-сөя бүләк өләшәбез. Хуҗалар да безне бәйрәм хөрмәтенә кыстый-кыстый сыйлыйлар. Әле монда, әле тегендә сыйлана торгач, Кар кызым сафтан чыкты, барырлык рәте калмады, бөтенләй машинада йоклап калды. Җитмәсә, соңгы йорт. Киттем үзем генә. Уф! Өстәвенә, лифт та эшләми. Уен-муен түгел, 12 катка менәсе. Җиденче катка менгәндә, Кыш бабайны очраттым. Ул мине күргәч, шулкадәр шатланды. Үзе мине кочаклый, үзе бәйрәм белән котлый. Үзе исерек, аягында көчкә басып тора. Бәйләнчек Кыш бабайдан көч-хәл белән котылып, кирәкле фатирны эзләп таптым. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, бу юлы игезәк малайларга юлыктым. Икесе дә пошмаслар, вакытны суза-суза, салмак кына шигырьләрен сөйлиләр! Икесенә дә берьюлы соңгы бүләкләремне тапшырдым да, чыгып йөгердем. Урамга чыксам, мине көтүче машина юкка чыккан…
Нишлисең, берникадәр араны җәяүләп атларга туры килде. Төне суык, җитмәсә, буран да чыкты. Кыш бабай киеме бик юка икән, өшеп беттем. Өй янына кайтып җитсәм, ни күрим? Теге кыш бабай да туңып йөри. Баксаң, безнең шофер Кыш бабайның ай-ваена карамыйча, аны мин дип белеп, шушы адреска илтеп куйган. «Туганым»ны жәлләп, өйгә алып кереп, кайнар чәй эчердем, аннан такси белән өенә озаттым. Нишлисең, шулай да булгалый!
Онытылган инде
Кичә дә бер кызыклы хәл булды бит әле. Автобуска кердем, кондукторы танышым булып чыкты. Җайлап утырдым да, язып барырга блокнотымны алырга дип, кулны кесәгә тыктым. Шул ук вакытта кондуктор: «Кирәкми, күрсәтеп торма таныклыгыңны», — диде. Ул китте дип уйлап, тагын кулымны кесәмә тыктым. Тик кондуктор кабат күреп алып, кулымны кесәдән алырга ирек бирмәде. Аның ераграк киткәнен көтеп торып, блокнотымны алдым, ниһаять. Ләкин язарга теләгән уйларымны хәтеремә төшерә алмадым.
Үч алдым, имеш
Бервакыт мине переподготовкага дип өч айга армиягә алдылар. Мәскәүдә безнең ишеләрдән команда жыеп, Алтай якларына җибәрделәр. Мине озын буйлы, юан бер тәкәббер майорга беркеттеләр. «Ул хәзер начальнигың, ни әйтсә, шуны эшлә», — дип тә әйттеләр.
Поездда бик озын, ялыктыргыч юлны кем ничек үткәрә бит: кемдер газеталар, калын китаплар укый, күбесе исерткеч белән күңел ача. Минем начальнигым да, миңа күрсәтмичә генә, эчеп бара. Тукталышларның берсендә безнең янга бик чибәр, 30 яшьләр тирәсендәге бер хатын-кыз керде. Кызу көннәр бит, бик җиңелчә киенгән бу ханым, ә майор күзен дә алмыйча гел текәлеп карап бара моңа. Мескен ханым бик уңайсызлана, үзен кая куярга да белми.
Майор, үзенең өстенлеген күрсәтеп, миңа да әллә ниләр әйтеп бетерде, кыз каршында мине кимсетеп, үзенең абруен күтәрәсе килә. Әлбәттә, ачуым чыкты, тик нишлисең бит, буйсынырга приказ бирделәр. Шулай бара торгач, тоннельгә кереп киттек, кап-караңгы төн диярсең. Кинәт кенә бер уй килде башыма. Тиз генә ханымның күкрәгенә кагылып алдым. Кулымны яшен тизлегендә алып куюым булды, чалт иттереп кемдер сукты…Ике минутлап тынычлык... һәм поезд яктылыкка чыкты.
Начальник бик игътибар белән тәрәзәгә баккан, күзен майландырып караганы өчен кыздан эләккән дип уйлыйдыр инде. Ә кыз кызарып миңа карап алды, әлбәттә, аңа кагылган өчен майорга миннән эләкте дип уйлады инде. Ә мин майордан кыз өчен дә, үзем өчен дә үч алдым. Бераздан яңадан караңгылыкка кереп киттек, мин чалт итеп кулларны бер-берсенә сугып алдым, теге майор тагын эләгә дип уйлаган булса кирәк, тоннельдән чыкканда ике кулы белән башын каплаган иде!
Өч ай диярлек бергә хезмәт иттек бу майор белән. Дуслашып та өлгердек. Бервакыт ул суга бата язды, өстерәп чыгардым. Мине мактап, рәхмәтләр укыды бу. «Гафу ит поездда кыланганым өчен», — диде. Йөзенә тондырган өчен мин дә аннан гафу үтендем. Озак кына көлдек.