Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шәфәгать Салиховның соңгы сәгатьләре: “Кыстыбыйны ашап бетермәгез, кайткач ашармын”

27 октябрь киче безнең арадан татар җыр сәнгатенең легендасы, Салават Фәтхетдиновның беренче баянчысы Шәфәгать Салиховны алып китте. Баянчы, Казаннан Чаллыга кайтканда, утын төягән йөк машинасына бәрелеп һәлак була. Мәрхүмне кичә туган ягында – Азнакай районының Татар Шуганы авылында җирләделәр. “Татар-информ” хәбәрчесе бүген Шәфәгать әфәнденең якыннары, авылдашлары һәм аны соңгы мизгелдә күрүчеләр белән аралашты.

news_top_970_100
Шәфәгать Салиховның соңгы сәгатьләре: “Кыстыбыйны ашап бетермәгез, кайткач ашармын”

“Бала чагында күзенә операция ясаткач, мәктәпне үз яшьтәшләре белән тәмамлый алмаган”

– Ватсапта авылыбызның төркеме бар безнең. 27 көнне иң элек Рафаэль Хәйруллин исемле авылдашыбыздан смс килде. “Шундый-шундый хәбәр ишеттем, дөрес микән?” дип язган иде. Шәфәгать абыйның үлеме аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте, - ди Татар Шуганы (Татшуган) авыл җирлеге башлыгы сәркатибе Гөлсинур Әхмәдишина.

 – Шәфәгать абый авыл белән элемтәсен өзмәде. Сабан туйларына кайтты, мәчеткә ярдәм итеп яшәде. Аның әтисе дә бик оста гармунчы иде. Тальянында өздереп-өздереп уйнады. Иртәгә Сабантуй диясе көнне бөтен авыл өстен тальян моңына күмә иде ул. 

Салиховлар - ишле, тәртипле нәсел. Шәфәгать абыйның туганнан-туган, өченче буын туганнары күп авылда. Шәфәгать абый кечкенәдән үзенчәлекле язмышлы булды. Кечкенәдән күзе авыртып операцияләр ясатты. Берничә ай хастаханәдә ятып, үз яшьтәшләре белән укый да алмады ул. Мәктәпне 60 елгылар белән генә тәмамлады. Таллы Бүләк авылыннан Мөршидә апа белән матур гына тормыш корып җибәрделәр. Ике балалары туды. Әмма Мөршидә апа кинәт кенә вафат булды. Шуннан соң ул икенче тапкыр хатыны Мөршидәнең бертуган апасының кызы Ларисага өйләнде. Бик матур яшәделәр, бер кыз, бер малай үстерделәр. Авылга да кайтып йөрделәр.

Авылыбызның мулласы шуңа игътибар иткән, соңгы арада Шәфәгать абый Инстаграмга кызы, улы белән төшкән фотоларны еш куйган.

Күзе начар күргәч, үзенә иптәшкә дип, янына кызын утыртып йөргән икән дип тә сөйлиләр. Бу юлы аны алмаган булган бит.

Шәфәгать абыйны соңгы юлга клубтан озаттык. Кеше бик күп иде, читтә яшәүче классташлары, дуслары, артистлар кайткан иде. Аннан соң 60лап кеше мәчеткә керде, мәрхүмнең рухына дога кылдылар.

“Бер атнадан гаиләм белән кайтам диде, нәкъ бер атнадан җансыз гәүдәсен кайтардылар”

Шәфәгать абый дүрт балалы гаиләдә икенчесе. Бер апасы, бер сеңлесе һәм энесе бар. Туган авылында гаиләсе белән бертуган энесе Айрат гомер итә. “Татар-информ” хәбәрчесе шалтыратканда, алар үз эшләре белән районга киткән иде. Абыйсы турындагы хатирәләре белән Айрат Салиховның кызы Раилә Әхтәмова уртаклашты.

– Шәфәгать абый соңгы тапкыр 20 октябрь көнне әниемнең юбилеена кайтты. Кайсыдыр районнан эштән кайтышы иде. Юбилейда ул үзе уйнап, ике җыр җырлады. Моңарчы беркайчан да җырлаганы юк, гел кешене генә җырлата иде. Бу безгә шул вакытта ук әллә ничек тоелды. “Киләсе атнага Лариса, балалар белән кайтабыз. Румия (Айрат әфәнденең хатыны - ТИ), сине Ларисаның котлыйсы килгән иде”, - дип китте. 

Нәкъ бер атнадан җансыз гәүдәсен кайтардылар. Инде без үзебез дә кунаклар каршыларга дип, шимбә булмаса, якшәмбе кайтырлар дип җыенып тора идек, - ди Раилә.

Абыйсы белән соңгы тапкыр хушлашуын да бүгенгедәй хәтерли Раилә.

– Миңа яратып “кызым” дип эндәшә иде ул. Кухняга кереп: “Раилә кызым, су бир әле”, дип, су сорап алды. Мин дә шунда әллә ни сизенгәндәй: “Шәфәгать абый, синең белән күптән фотога төшкән юк”, дип, соңгы тапкыр фото ясадык, - ди ул.

Раиләнең Шәфәгать абыйсы белән соңгы сурәте

Әлеге кайгылы хәбәрне гаиләгә Шәфәгать абыйның бертуган сеңлесе Гөлнур ханым хәбәр итә.

- Без ул көнне Тукай районының Суыксу дигән авылында идек. Гөлнур апа хәбәр иткәч, кайтырга кузгалдык. Әти рульдә көчкә кайтты. Мин Шәфәгать абыйның йоклап китүенә дә ышанмыйм, чөнки ул юлда беренче генә көн түгел. Артист тормышы юлда үтә бит. “Күзем күрми” дип зарланганын да хәтерләмим, - диде ул.

“Юбилейда ул үз-үзенә урын табалмыйча таптанды”

Чаллыда гомер итсә дә, Казан белән ике арага тузан кундырмый Шәфәгать Салихов. Хәтерегездә булса, инде бу җыр театрында күптәннән эшләмәсә дә, быел Салават Фәтхетдинов концертында да сәхнә тотты ул. Әйтерсең лә, җырчы яшьлек дустын үз концертларында соңгы тапкыр күрсәтеп калырга тели тамашачыга. 27 октябрь көнне ул башкаланың “Катык” ресторанына юбилейга килә. Бу хакта инде без фаҗига булганчы ук Инстаграм челтәреннән күреп белдек.

– Юбиляр аны махсус чакырды. “Шәфәгать абый, кунаклар килгәндә, аларны гармун белән уйнап каршы алсаң, миңа шундый горурлык булыр иде” дип шалтыратып сөйләшкәннәрен ишеткән идем, - диде әлеге юбилейны алып барган Айрат Ильясов. – Юбилей көнне мин аппаратура алып кергәндә, Шәфәгать абый шунда иде, парлашып уйнап торалар иде. Банкет башлангач, мин аның киткәнен күрмәдем. Әмма артистлар: “Ул ничектер үз-үзенә урын табалмыйча таптанды”, - диләр. Шулай ук телефоннан сөйләшүен ишетүчеләр дә булган. “Кыстыбыйны ашап бетермәгез, мин бит кыстыбый яратам, кайткач ашармын”, - дигән ул.

“Йомычканы гармун итеп уйнагач, әти аңа гармун алып биргән”

Шәфәгать Салиховның бертуган энесе Айрат Салихов белән дә сөйләште “Татар-информ” хәбәрчесе. Ул исә абыйсының узган гомерен күз алдыннан кичерде.

– Абый балачактан иҗатка тартылган. Йомычкаларны гармун итеп уйный башлагач, әти аңа гармун алып кайтып биргән. Менә шулай итеп башланган аның иҗат юлы. 

Абыйның күзе белән проблемалар кечкенәдән булды. Бер ел тирәсе савыгырга туры килде аңа. Сыйныфташларыннан калып укыды. Әмма укуы яхшы булгач, аңа бер елда ике класс программасын үтәргә мөмкинлек бирделәр. 8нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, абый Лениногорск музыка училищесына укырга керде. Аны тәмамлагач, авылга сәнгать җитәкчесе булып кайтты. Ансамбль оештырып, аның белән Казанга кадәр барып җиттеләр. 1983 елда Чаллыга Төзүчеләр мәдәният сараена урнашты. Аннары 11 сезон Салават Фәтхетдинов белән иҗат итте. Соңрак Габидулла Хөрмәтуллин белән йөрде. Соңгы елларда Руслан Кираметдинов белән эшли иде, - диде Айрат әфәнде Шәфәгать Салиховның иҗат юлы турында.

“Яңа өенә күченәсе килеп йөрде”

Алдан әйткәнемчә, Шәфәгать абый туган авылына соңгы тапкыр 20 октябрь көнне кайта.

- 2 ноябрь көнне Чаллыда Салаватның концерты була. Юбилей бүләге итеп, хатынымны шунда чакырды әле. “Нечкәлекләрен сөйләшеп бетерербез”, - диде. Бар да гадәттәгечә иде, гаиләм белән кайтам иде. Ашкынмады да, боекмады да. Аның үлем хәбәре аяз көнне яшен суккандай булды. Яшим дип яшәде бит ул. Чаллы янында өй салып ята иде. “Әй, энекәш, быел булмаса да, киләсе елга күчәсе иде”, - диде.

Энесе сүзләренчә, Шәфәгать Салихов күзе начаррак күргәч, күзлек киеп йөргән.

- Гел юлда иде бит ул. Гел төнлә йөрде. Аның кадәр йөрүенә үзем дә шакката идем. Баянын ала иде дә, чыгып китә иде. Яше дә бар бит югыйсә. Сизми калганмы инде – ни булган, белмибез. Ике полосалы юлда килеп чыккан бит бу фаҗига. Казандагы банкеттан соң Чаллыда да мәҗлесе булган диләр. Шулайдырмы-юкмы, анысын белмим. Ларисадан да ул турыда сорап булмый. Аның әле сөйләшерлек рәте дә юк, - диде энесе.

Айрат Салихов сүзләренчә, Шәфәгать Салиховның 7сен 3 ноябрь көнне Салават Фәтхетдинов Чаллыда укытачак.

“Ашыгам, ашыгам, кайтып өлгерәсем бар” диде”

– 27се көнне Шәфәгать абый белән бергә чыгыш ясадык. Без бит әле сентябрь аенда аның юбилей концертында да катнашып килгән идек, - дип сөйләде Рафил Җәләлиев “Татар-информ” хәбәрчесенә. – Безне дә мактап алды әле, “Тамашачылар сезнең чыгышыгызны бик ошаткан”, - диде. Баянчылар мәҗлеснең башында чыгыш ясады, кунакларны каршы алып тордылар. Банкет башлангач, Шәфәгать абый җыенды да: “Ашыгам, ашыгам, Чаллыга тагын бер чарага кайтып өлгерәсем бар, анда да ышандырган идем”, дип чыгып китте. Әле ялгышып Альфред абый Якшимбетовның баян чехолын да алып чыгып киткән. Кире керде әле ул. Мин әле аңа үзенекен эзләшеп биреп җибәрдем. Китәр алдыннан телефоннан сөйләште. Аңа кызы Миләүшә гел шалтыратып тора иде. Бу юлы да: “Бүген Салават абыең, Рафил абыең һәм Эльмира апайларың белән чыгыш ясыйм”, - диде. Шунда әйтте ул: “Миңа да калдырыгыз кыстыбый, мин дә кыстыбый яратам бит”, - диде.

Без ноябрь башында Салават абый концертларында очрашырга тиеш идек. Шул турыда сөйләшеп тордык. Әле аңа Салават абый да: “Нигә ашыгасың, бүгенгә калмыйсыңмы” диде. “Юк, юк, Зәкиеч, Чаллыга кайтам, минем бит сине бәлеш белән каршы аласым бар”, - диде. Салават абый әле: “Бәлешне бүген пешермисеңдер бит” дип тә әйтте. Үзе китәр алдыннан безне күреп: “Әле җырламадыгызмени сез?” диде. “Нигә җырлатмыйлар сезне?” дип, алып баручыга да ике-өч тапкыр әйтеп килде әле. Анысы да истә калган. Күңеле көр, кәефе яхшы иде, әмма ашыкты ул. “Өлгерәсе бар” диде. Ашыгып китте. Бәлки юлда да ашыккандыр. Анысы безгә караңгы. Ике-өч сәгатьтән соң исә шушы хәбәр килеп иреште. Күңелле итеп сөйләп тә булмый, аянычлы вакыйга”, - диде Рафил Җәләлиев. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100