Шәфәгать Салиховның кызы мәрхүм әтисенең иң якын "подружка"сын күрсәтте
Шәфәгать Салиховның кызы мәрхүм әтисенең иң якын "подружка"сын күрсәтте
Шәфәгать Салиховның кызы Миләүшә инстаграмында песи белән төшкән фото куйган.
"Бу әтинең иң якын подружкасы Кетри. Әмма ул аны һәрвакыт Кетрин дип атый иде. Бүген аңа 4 яшь тулды, вакыт бигрәк тиз уза. Әти төнлә һәм иртән аның белән сөйләшә иде. Әти песиебезне бик ярата иде, әмма кайвакыт ачулана иде.
Кичә әтинең Кетри белән сөйләшкән видеосын карадым, һәм Кетри, әтинең тавышын ишеткәч, шундук йөгереп килде һәм әтинең тавышын эзли башлады. Кетри дүрт кенә кешене кабул итте - мине, әнине, әтине һәм абыйны. Бетте. башкаларны үзенә якын да җибәрми, ысылдый", - дип язган Миләүшә.