Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шәфәгать Салиховның хатыны Лариса: “Син миңа, картайгач, бер эскәмия ясап бирсәң, мин, шунда утырып, гармунда уйнармын”, - дия иде

Күптән түгел фаҗигале төстә һәлак булган баянчы Шәфәгать Салихов үзенең шәхси тормышы турында сөйләргә яратмаган. Музыкантның беренче хатыны үлгәч, аны мәрхүмәнең сеңлесенә өйләнгән дигән хәбәр таралган иде. Шәфәгать абый үзе бу темага беркайчан да ачыктан-ачык сөйләмәгән. Тик вафатыннан соң барысы да бу хакта яза башладылар. Әйе, бу - факт, тик Шәфәгать хатыны Лариса апа белдерүенчә, танылган баянчыбыз бу хакта язу белән бер дә килешмәс иде. "Тагын бер тапкыр моның турыда сүз кузгатсалар, судка бирәм!" - диде ул "Интертат"ка.

news_top_970_100
Шәфәгать Салиховның хатыны Лариса: “Син миңа, картайгач, бер эскәмия ясап бирсәң, мин, шунда утырып, гармунда уйнармын”, - дия иде

Безнең белән корган әңгәмәне ул соңгысы дип атады. Билгеле, без күреп сөйләшүнең телефон аша гына аралашудан күпкә яхшырак икәнен аңлыйбыз, шуңа күрә Шәфәгать абый яшәгән Чаллы шәһәренә юл тоттык.

- Лариса апа (Шәфәгать Салиховның хатыны), кайгыгызны уртаклашабыз. Ирегез белән танышу тарихын сөйләп үтегезче.

- Без больницада күрештек. Шәфәгатьнең беренче хатыны үлгәч, балалар ятим калды. Мин терелгәч, Шәфәгать мине үзләренә дәште: “Балаларны карарга ярдәм итәрсең”, - диде. Соңыннан яшәп киттек инде.

Бу бит тормыш! Шәфәгать, хатын үлде дип, кайгырып ятарга тиеш иде мени?! Ник чәйниләрдер шуны хәзер? Акланып утырасым килми. Ходай, мин һәм Шәфәгать белә безнең ничек яшәгәнне. Шәфәгать газеталарда бу хакта язу белән бер дә килешмәс иде. Әлеге мәкаләне язучыларның төшләренә кереп, шуны аңлатып китсен иде ул.

Инде булган бит инде ул, үзенең хатыны белән дә алай тормады. Мин аңа бик тиз арада гашыйк булдым. Бездә бит инде бер гаеп тә юк!

- Кемгә кияүгә чыгуыгызны белгәч, әти-әниегез нәрсә дип әйткән иде?

- Нәрсә дисеннәр инде алар? Кысылмадылар, чөнки минем холкымны беләләр. Без шундый карарга килдек. Икебез дә уен эш түгелен белә идек. Бер-беребезне яраттык, сау-сәламәт ике бала тәрбияләдек. Минем әни белән яхшы мөнәсәбәттә булдылар. Әни 1956 елгы, Шәфәгать 1958дә туган. “Кемнең әбисе шундый яшь микән әле”, - дип көлә идек.

- Шәфәгать абыйның беренче хатыныннан тагын ике баласы бар. Алар белән нинди мөнәсәбәтләрдә сез?

- Яхшы, без Айгөл белән дуслар кебек. Хәтта аның ире дә мактанып: “Кемдә бар әле минеке кебек яшь әби”, - ди гел. Миңа, кияүгә чыкканда, 20 яшь иде. Үзем дә күпне аңлап бетермәгәнмендер. Балаларның да яшүсмер чаклары гына иде. Хәзер бар да яхшы. Рәзил (зур уллары) белән Рубин да бик дус.

- Шәфәгать абый, үзе исән чакта, бу темага кагылышлы сорауларга җавап бирми иде дип беләм. Ни өчен икән?

- Ул теләмәде. Мин аңламыйм, ник хәзер шуны “чукыйлардыр”. Кемнең эше бардыр?!

- Арагызда 20 ел. Сизелдеме, яшь аермасының комаучалаганы булдымы ?

- Юк, сизелмәде дә. Менә сизеләме соң (дивардагы фотога төртеп күрсәтеп). Холыкларыбыз да туры килгән иде. Без шундый яратышып яшәдек, белсәгез! Карашларыбыз, хыялларыбыз бер иде. Минем әтием үлгәндә, миңа өч ай иде. Шәфәгать минем өчен әти дә, ир дә була белде.

- Тәкъдимне ничек ясаган иде?

- Тезләнепләр тормады инде. Гәрәбә йөзек бүләк итте. Бу хәл өй эчендә булмады. Кайда икәнен хәтерләмим дә хәзер. Уйлап та тормадым, ризалыгымны шул ук вакытта бирдем.

- Сезгә ул: “Карчык”, дип эндәшә иде, ә сез аңа?

- “Бөркетем” дип эндәшә идем. Шулай дип эндәшкәч, күкрәкләрен киереп куя иде.

“Оптимист булды”

- Ачулы чакта нинди иде Шәфәгать абый?

- Ул гел нейтраль иде. Кайбер кеше пыр туза, кычкыра. Ә ул андый түгел иде. Балалар янында талашу дигән күренешнең, гомумән, булганы юк иде. Безнең балалар талашып яшәүнең бар икәнен дә белми. Эчмәде ул. Гел оптимист иде. Хәтерлим: хатыны үлгәч, имеш, эчкелеккә бирелгән дигән сүз барлыкка килгән иде. Кешенең әшәкелеген әйт инде! Бер дә капмаган Шәфәгать турында шуны сөйләп тор инде!

- Нинди әти иде ул?

- Балаларны да сүккәне юк иде бит аның. Мин аннан усалрактыр да. Миләүшә әти кызы инде безнең. Аның хәтта теле дә “әти” дип ачылды. Алар гел бергә булдылар. Рубинны да якын итте. Ул да әле менә бу көннәрдә генә: “Әти булмагач, бигрәк тыныч өйдә, әллә ничек килешсез”, - дигән иде. Шәфәгать музыкант кеше булгач, гел кычкырып сөйләшә иде. Телефоннан сөйләшүен күршеләр ишетә иде (көлә).

- Гаиләдәге проблемаларны ничек чишә идегез?

- Бергә чишә идек. “Мин ничек әйттем, шулай була” дигән позиция юк иде анда. Кайсы вариант отышлырак, шулай эшли идек.

- Гастрольләрдән соң кайткан чакларында, сезне уятмыйм дип, әкрен генә кергәндер?

- Юк, алай уятмаска тырыша иде дип әйтә алмыйм. Аппаратурасын ташый иде. Без балалар белән инде аңа күнеккән идек, шуңа күрә аның тавышлануы безгә комаучаламый иде. Хәтерлим: кайтып кереп, безнең песи белән сөйләшергә ярата иде. Ә ул тыныч кына сөйләшә белми иде.

- Песи белән нәрсә турында сөйләшә иде?

- Аның хәлләрен, өйдәге яңалыкларны сораштыра иде. Концерттан соң йокларга яратмый иде ул. Аңа энергиясен чыгарып бетерергә кирәк иде. Телевизор карап, тынычланып кереп ята иде.

- Ашарга пешерергә ярата идеме?

- Юк, ашарга пешерми иде дисәм дә була. Йомырка кыздыра ала иде. Балалар аның манный боткасын пешергәнен яраталар иде. Тәмле итеп пешерә белә иде. Әле берсендә, мин пешергәч, балалар: “Әтинеке тәмлерәк була”, - дигәннәр иде. Шуңа күрә безнең өйдә манный боткасын бары тик Шәфәгать кенә пешерә иде.

- Шәфәгать абыйның хоббилары бар идеме?

- “Нарды” уйныйлар иде. Шулай ук Шәфәгать балык тотарга бик ярата иде. Мин аңа 3-4 кармак алып бирдем. Беләсеңме, шул кармакларны, балык тотарга киткәч, югалтып кайта иде. Балыгы да булмый иде, кармагы да юк. Я авылда калдыра иде, я башкасы. Аңа менә шул эшнең барышы ошый иде, нәтиҗәсе мөһим түгел иде.

- Пиар ягына ничек карый иде?

- Башта, гомумән, кирәкми иде ул аңа. Соңыннан инстаграмында язылучылар саны арткач, кызыксына башлады. Фотоларны Миләүшә куеп бара иде. Хәтерлим, Миләүшәгә: “Кызым, язасы әйберләреңне миңа күрсәт”, - дип әйтә иде. Соңгы фотосын җибәргәч, Миләүшәгә, үзе кайтмыйча, куярга рөхсәт итмәгән иде.

“Шәфәгать Казанны яратмый иде”

- Өйдә баянда еш уйный идеме?

- Юк, бик сирәк уйнаштыра иде. Концерт алдыннан репетиция ясый иде инде.

- Чыгыш ясарга чакырганда, нәрсә дип җавап кайтара иде?

- Беркемгә дә: “Юк”, - дими иде. Салават белән башлады, Салават белән бетерде инде үзенең иҗат юлын. Эченнән сөенгән булгандыр инде, бик белгертмәсә дә. Салаватның концертларында чыгыш ясаячагын белгәч, канатланган иде.

- Нишләп Салават белән Казанга китмәде микән?

- Шәфәгать Казанны яратмый иде. Мин дә әлеге шәһәрне үз итмим. Анда китмәдем дип үкенгәне дә булмады.

- Акча ягыннан саран түгел идеме?

- Юк, гаиләгә һәм гаиләгә дип эшли иде. Акчаның барысын да безгә бирә иде. Без беркайчан да “шиковать” итеп яшәмәдек. Ким дә түгел, артык та түгел. Шәфәгатьне гомергә бай булып яшәде дип уйлыйлар иде. Булганына шөкер иттек.

- BMW машинасында йөри иде дип беләбез.

- Саттык инде без аны берничә ел элек. Соңгы елларда “Лада” машинасында йөрде. “Карчык, безгә шунысы да ярап тора”, - дия иде. Гомумән, акчага исе китми иде. “Син миңа, картайгач, бер эскәмия ясап бирсәң, шул җитә. Мин, шунда утырып, гармунда уйнармын”, дия иде. Ээх, хәзер кем уйнар микән аның баянында...

- Авариядән соң баян нинди хәлдә соң?

- Гаилә дустыбыз Илгиз Закировка биреп, ремонтлатасы бар. Шәфәгать тә шулай эшләр иде дип уйлыйм. Рубин улыбыз да уйный белә. Әтисен искә алып, уйнар, Алла боерса. Менә тагын искә төште: Шәфәгать Рубинны аппаратура кулланырга өйрәтергә өлгерде. Әле җәй айларында үзе белән дә алмакчы иде. Кем белә бит, бәлки Рубин әтисе юлын дәвам итәр дә.

- Соңгы бүләге нинди иде?

- Электр пычкысын алдырттым аңа. Мин эш коралларын яратам. Өй сала идек бит без. Нигезен дә бергә салдык. Ул миңа: “Карчык, синең белән өй салырга да курыкмыйм”, - дия иде. Ә болай бүләкләргә бер дә саран булмады. Берәр нәрсә кирәк булса: “Акча үзеңдә бит, ал”, - дия иде.

- Ул өйне салып бетерергә уйлыйсызмы?

- Аны ташласак, Шәфәгать риза булмый. Балаларның төп йорты булыр дип салынырга керешкән иде. Салып бетерербез, Алла теләсә. Кияү дә әйбәт минем, минем энем дә ярдәм итәргә риза. Шәфәгатьнең дуслары да булышабыз дип торалар.

- Төшкә керәме Шәфәгать абый?

- Юк, кергәне юк. Менә бер булса да керсен иде. “Монда бар да яхшы, урнаштым”, - дип тынычландырсын иде. Күпләргә керә, ә миңа керми никтер.

- Шәфәгать абыйның башка кайтып кермәве белән килештегезме?

- Юк, минем өчен ул гастрольдә кебек кенә. Мин аның белән сөйләшәм, киңәшләшәм. Һәрбер бүлмәдә фотолар бар, шуңа күрә кайвакыт өйдә кебек ул миңа. Менә янымда кебек ул: йокларга ятканда да, уянганда да. Менә хәзер, тавышланып, кайтып керер төсле...

Минем белән аралашканда, Лариса апа диварда эленеп торган фотога карап төрле сораулар бирә иде. “Шәфәгать, алдамыйм бит, әйме?!” - дип күп тапкырлар сорады... Соңыннан, табын әзерләгәндә дә, әтиең хәзер болай итәр иде, тегеләр итәр иде дип, Миләүшә белән узара сөйләштеләр. Икесе дә: “Менә кайтып керер төсле”, - дип өметләнеп, көтәләр кебек...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100