Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шәфәгать Салихов фатыйхасын кайсы баянчыга калдырып киткән?

Татар эстрадасының парлы җырчылары Руслан Кираметдинов белән Ильмира Нәгыймова “Болгар” радиосында барган “Сәхнәдәш” тапшыруында күптән түгел арабыздан киткән баянчы Шәфәгать Салиховны искә алды. Шәфәгать Салихов җырчыларның яңа баянчысы Алмаз Рәхимовка ничек итеп фатыйхасын биргән? Бу хакта алар тапшыру алып баручысы Айгөл Хәйруллинага сөйләде.

news_top_970_100
Шәфәгать Салихов фатыйхасын кайсы баянчыга калдырып киткән?
  • 27 октябрь көнне татар җыр сәнгатенең легендасы, Салават Фәтхетдиновның беренче баянчысы Шәфәгать Салихов Казаннан Чаллыга кайтканда, утын төягән йөк машинасына бәрелеп һәлак булды. Мәрхүмне туган ягында – Азнакай районының Татар Шуганы авылында җирләделәр.

– Шәфәгать абый белән без күп еллар эшләдек. Сәхнәгә чыккан вакытта, иң беренче итеп, аның баяндагы аккомпанементына җырладым. Мин бик горурландым һәм сөендем, чөнки Шәфәгать Салихов дигән шәхес миңа үзе уйнады! Ул вакытта мәктәптә укый идем, аңа: “Бергәләп эшләп китә алмабызмы?” – дип сорау биргән идем. “Җырла, мин уйнармын, син җырларсың”, - диде. Шулай итеп, без күп еллар эшләдек, урыны оҗмахта булсын. Безгә бик күп хезмәт куйды. Акыллы сүзләр әйтә иде, коллективыбызга Шәфәгать абый җитми, - диде Руслан Кираметдинов.

– Ул безнең сәхнә әтиебез. Ансыз бик авыр безгә, - дип өстәде Ильмира Нәгыймова.

– Алмазны эзләп табу җиңелләрдән булмагандыр?

– Соңгы концертта Шәфәгать абый да: “Мин хәзер Салават концертларына китәм, ул вакытка үзегезгә берәр баянчы табып торырсыз әле, ачуланмассыз инде, юбилей концертларына чакырды”, - дигән иде. Шулай итеп, без Алмазны чакырдык. Алар әле Шәфәгать абый белән бер концертта Арчада булдылар да. Шунда Шәфәгать абый: “Яхшы баянчы!”, - дип фатыйхасын калдырып китте, - дип сөйләде Руслан Кираметдинов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100