news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Шәфәгать Cалиховның төпчек кызы Миләүшә: "Чыгарылыш кичәсенә әти белән килер идем"

Танылган баянчы, мәрхүм Шәфәгать Cалиховның кызы Миләүшә тугызынчы сыйныфны тәмамлаган. Бу шатлыклы яңалыкны ул Инстаграм челтәрендә хәбәр итә.

news_top
Шәфәгать Cалиховның төпчек кызы Миләүшә: "Чыгарылыш кичәсенә әти белән килер идем"
"Аллага шөкер, бүгенн аттестат алдым. Тугызынчы классны тәмамладым. Имтиханнарны әйбәт кенә биреп чыктым (4 һәм 5). Экзаменнар башында әтидән һәм Аллаһыдан тел ачкычларын сорадым. Минемчә, әти миңа булышты, шундый уйлар килә миңа. Гел минем янымда йөри. Әнигә бик зур рәхмәт минем янымда булган өчен, минем иң якын терәгем", -дип язган ул.



Миләүшә киләчәк тормышын музыка белән бәйләргә теләве хакында да әйткән.

"Чыгарылыш кичәсе булды. Бөтен сыйныфташлар әниләре белән килде, ә мин әти белән килер идем. Хәзер инде аттестатны алгач, колледжка керергә кирәк. Уйладым да, музыка факультетына керергә булдым. Ошар дип уйлыйм. Әти дә шатланыр, кызым музыка белән тормышны бәйләр", -дип язган ул.


Танылган баянчы Шәфәгать Салихов 2018 елның 27 октябрендә трассада фаҗигале төстә һәлак булды. 
Посмотреть эту публикацию в Instagram

Аллага шөкер, буген аттестат алдым Тугызынчы классны тәмамладым. Имтиханнарны әйбәт кенә биреп чыктым( 4 һәм 5). Хәр экзаменнын башында әтидән һәм Алладан тел ачкычларын сорадым. Минемчә, әти мина булышты, шундый уйлар килә мина. Хәрвакыт минем янымда йөри. Әнигә бик зур рәхмәт минем янымда булган өчен, минем ин якын поддержкам Выпускнойда минем булды. Бөтен сыйныфташлар әниләре белән килде, ә мин әти белән килер идем Хәзер инде аттестатны алгач, колледжка керергә кирәк. Уйладым уйладым да, музыка факультетына керергә уйладым. Ошар дип уйлыйм Әти дә шатланыр, кызым музыка белән тормышны бәйләр дип

Публикация от Шафагат Салихов (@shafagat_salikhov)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар