"Шәфәгать абый Салихов бик начар күрә иде... Үзе һаман рульдә йөрде"
"Шәфәгать абый Салихов бик начар күрә иде... Үзе һаман рульдә йөрде"
Кичә кич танылган баянчы Шәфәгать Салиховның фаҗигале үлеме турында билгеле булды. Артист Казан-Чаллы юлында авариядә һәлак. Социаль челтәрләрдә аның бер банкеттан икенчесенә ашыкканда һәлакәткә очравы турында язалар. Артист туган ягы Азнакайда җирләнәчәк, көне һәм вакыты әлегә билгеле түгел.
Социаль челтәрләрдә Шәфәгать Салиховның хезмәттәшләре, татар артистлары, журналистлар аның турында хәтирәләрен уртаклаша. Телевидение алып баручысы Ләйлә Дәүләтова Шәфәгать Салиховның бик начар күрүен, шуңа да карамастан рульдә йөрүен язган.
"Чаллы - Казан трассасында юл һәлакәте. Күзләре бик начар күрә иде Шәфәгать абыйның... Үзе һаман рульдә йөри иде", - дип язган Ләйлә инстаграмда.
Шәфәгать Салиховның начар күреп тә, рульдә йөрүе турында Камал театры хезмәткәре Инсаф Хәмитов та язган.
"Мин бервакыт, кыюлыгымны җыеп, аннан күпләтә "минус"лы күз күрүе белән автомобиль йөртергә курыкмыйсыңмы дип сорадым. Ул тамчы да курыкмавы турында әйтте. Шәфәгать абый Аллаһ биргән талантлы музыкант иде, бик тыйнак һәм лаек кеше иде", - дип язган Хәмитов.