Чәчәк орлыкларыннан рассада утыртыр чак җитә. Күпләр орлыкны, «свежий» булсын өчен, утыртыр алдыннан гына сатып ала. Тик ул чакта аның бәясе кыйммәтләнә. Алдан алып куярга буламы икән? Орлыкларны ничә ел сакларга икәне «Киңәшләр» сайтында чыкты.
Кашкарыйны 2 елга кадәр саклап була. Бархатцы, флоксы, резеда, дельфиниумнар да шул кадәр саклана.
Хризантема орлыкларын 3 елга кадәр саклап була. Маргариткалар, лобелия, пенстемон да шул кадәр тора.
Люпинны 5 ел саклап була. Шулай ук космея, сальвия, настурция 5 елга якын тора ала.
Левкой, василек, хуш исле борчак, төрек канәферен 6 елга кадәр саклап була.