Сезон башында бакчачыларга нинди авырулардан сак булырга кирәк?
Шушы көннәрдә бакчачылар үзләренең сезонын башлап җибәрә һәм күп кенә проблемалар белән очраша. Медицина белгечләре әлеге исемлеккә киселү, каймыктырудан башлап, инфекцион авыруларга кадәр кертәләр.
Яз – барлык кеше өчен дә шатлык. Бакча яратучылар үсентеләре белән бергә фатирларыннан дачаларга таба күченә башлый. Табиблар һәрвакыт сәламәтлекне кайгыртырга куша. «Казанские ведомости» газетасы авыруларны булдырмый калу юллары һәм саклану чаралары турында яза.
Тире авыруы
Дачникларга кызыл тире туберкулезы (системная красная волчанка) авыруы да янарга мөмкин. Бу авыру 16-18 яшьлек кызларда беренче кояш нурларына реакция буларак башлана ала. Шәһәр ревматология үзәге җитәкчесе Равия Мухина беренче кояшлы көннәрдә үк кызларга дачада ачык киемнән йөрмәскә киңәш итә.
«Кызыл тире туберкулезы беренче ике атнада ук бөер һәм тирене зарарлый торган аутоиммун авыру китереп чыгарырга мөмкин. Кайда кызынырга ярый һәм ярамый икәнен дә белергә кирәк», – ди Мухина.
Белгеч киң кырлы эшләпәләр, ачык төстәге озын җиңле кием кияргә киңәш итә. Дачага беренче тапкыр баргач, тиренең кояш нурларына реакциясен тикшереп карап, саклык белән генә кызынырга кирәк.
Сөяк сыну
Табиб үз тәҗрибәсендә узган ел булган хәл турында сөйләде. Татарстанда яшәүче бер ханым янына оныклары кайткан. Баланы күтәреп алгач, билендә нәрсәдер шыгырдап куйган. Кечкенә генә гәүдәле хатын хәрәкәтсез калган: аның ике умырткасы сынган.
«Бу ханым дачага киткәнче үк үзендә остеопороз барлыгын белмәгән. Тикшерү үтмәгән, кальций һәм Д витамины күрсәткечләренә кан тапшырмаган. Ул үзенең авырганын да белмәгән. Авырлык күтәрү ике умырткасының сынуына китергән. Әлеге ханым алты атна дәвамында тернәкләнү узып, дачаны да, җәйне дә күрмәде», – дип табиб диспансеризациянең мөһимлеген аңлатты.
Олы кешеләрнең бик еш кына умырткасы һәм бот муентыгы (шейка бедра) сына. Шуңа күрә остеопороз авыруының билгеләрен белеп, сәламәтлекне кайгыртырга кирәк. Белгеч артык бөгелмичә, ә кечкенә урындык ярдәмендә эшләргә тәкъдим итә. Ашыгып, көненә ун түтәл дә утыртырга кирәкми. Бер генә булсын, шул чакта тезләр дә, бил дә авыртмас.
Инфекция таратучы талпаннар
Май бәйрәмнәрендә шәһәр халкы табигатькә чыгу ягын карый. Монда ике төп инфекцион авыру барлыгын онытырга ярамый. Бу – инфекция таратучы талпаннар һәм бөер геморрагик бизгәге (геморрагическая лихорадка с почечным синдромом).
«Хәзер талпаннарның актив вакыты башлана. Талпаннар тарафыннан таратыла торган инфекцияләргә сезонлык хас – апрельдән октябрь аена кадәр. Талпаннар бактериаль, вируслы инфекцияләрне тараталар. Инфекция талпан тешләгәндә яисә кеше тәненә кадалганда йога», – дип сөйләде эпидемиология һәм дәлилле медицина кафедрасы ассистенты Ирина Булычева.
Шулай ук инфекцияләрнең ризык аркылы эләгә алуын да онытырга ярамый. Бу кайнатылмаган яисә эшкәртелмәгән сөт куллану аркасында да килеп чыгарга мөмкин. Әлеге авыруларны булдырмауның специфик һәм специфик булмаган профилактика чаралары бар. Беренче төргә талпан энцефалиты вирусыннан вакцинация ясау керә. Прививканы алдан – сезон башланганчы ук эшләтеп кую яхшы. Урманга барырга җыенсагыз, алдан ук вакцинациянең тулы курсын үтү турында кайгыртырга кирәк.
Шулай ук коронавирустан вакцинация ясауны дәвам итү дә мөһим. Әлеге ике вакцина бер-берсенә каршы килми: икесен дә бер үк көнне яисә бер ай аерма белән ясатырга була.
Икенче төр – специфик булмаган профилактика чаралары дигәндә талпаннарга карата куркынычсызлык нормаларын үтәү күз алдында тотыла. Табигатьтә ябык кием киеп йөрергә һәм талпаннардан саклый торган махсус чаралар кулланырга кирәк. Өйгә кайткач, талпан кермәдеме икән дип, тәнне җентекләп карап чыгу мөһим.
«Әгәр дә сезне талпан тешләсә, беренче чиратта медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Талпанны үзеңә генә алырга ярамый. Табиб аны махсус анализ үткәрү өчен дөрес итеп алачак һәм ашыгыч профилактика чаралары язып бирәчәк», – диде Ирина Булычева.
Температура, тимгел һәм бөер авыруы
Бөер геморрагик бизгәге турында балалар республика клиник хастаханәсенең инфекцион диагностика бүлеге мөдире Лилия Зыятдинова сөйләде. Әлеге авыру вакытында кешенең тән температурасы күтәрелә, бик вак тимгелләр чыга һәм бөерләргә зыян килә башлый.
«Бу вируслы авыру кимерүчеләр белән бәйле. Дачаларда бөтен кеше җыештыра башлый, ә анда кимерүче җәнлекләр кышлаган булырга мөмкин. Тычкан, күселәр инфекция чыганагы булып торалар. Үзара алар талпаннар аркылы зарарлана. Ә кешеләргә бу авыру һава, тузан юлы аркылы эләгә», – дип аңлатты белгеч.
Авыру кешенең тәнендә җәрәхәте булганда, саклану чараларын кулланмыйча җыештырганда да эләгә ала. Авыруның тагын бер чыганагы – азык-төлек. Мәсәлән, калган берәр азыкны, печеньены тычканнар кимергән булса һәм кеше шуны ашаса, авыру йогарга мөмкин.
Җыештырган вакытта битлек, перчатка кияргә һәм дезинфекция чараларын кулланырга кирәк. Үзегез булган җирне җентекләп җыештырырга тырышыгыз.
Куркынычсызлык техникасын үтәү
Дача сезоны вакытында куркынычсызлык техникасын үтәргә кирәк, ди шәһәр клиник хастаханәсенең травматолог-ортопеды Тимур Кильметов. «Саклану чаралары болай гына уйлап табылмаган. Эш кораллары белән куллар җәрәхәтләнү – җитди яра. Эш коралларыгызның төзеклелеген карагыз һәм куркынычсызлык техникасы турында онытмагыз», – дип киңәш итте ул.
Эш вакытында яхшы аяк киеме киегез, «болгарка» белән эш иткәндә саклану чараларын дөрес кулланыгыз.