Ришат Фазлыйәхмәтов «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Үкенмә» дигән яңа җырын тәкъдим итте.
Җырның сүзләрен Зәлия Нуриәхмәтова, ә көен Фирзәр Мортазин язган.
«Нинди генә премьера булса да сезнең башкарудагы җыр – минем өчен хит»;
«Ришат, син – минем яраткан җырчым. Мин синең язмышың турында «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруын карагач бик тетрәндем. Нык бул, улым, син аны булдырасың. Без синең белән»;
«Сезнең җыр йөрәккә дәва»;
«Матур җыр, Уңышлар сиңа, Ришат», – дип үсендергән яраткан җырчысын тамашачы.
Үкенмә үткәннәргә,
Үкенмә киткәннәргә.
Үкен син дус булып йөреп,
Сереңне сүткәннәргә.
Үкенмә үз-үзеңә,
Кешеләрнең сүзенә.
Һәрвакытта дөресен әйтеп,
Туры кара күзенә.