Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сезнең мәктәптә өйдәге кебек»: Кама Тамагы районы Рудник мәктәбе тормышы

Мәктәп максаты: тәрбияләү һәм бары тик тәрбияләү. (Песталоцци).

news_top_970_100
«Сезнең мәктәптә өйдәге кебек»: Кама Тамагы районы Рудник мәктәбе тормышы
Гөлүсә Хәсәнованың шәхси архивыннан

Баланың киләчәгенә мәктәптә укыганда ук нигез ташы салына, шәхес булып та ул нәкъ менә шул диварлар эчендә формалаша. Шуңа да ата-аналар балаларын мәктәпкә биргәндә сайлана, үз нарасые өчен «иң-иң»ен эзли.

Кама Тамагы районы Тенеш шәһәр тибы поселогында урнашкан Рудник урта мәктәбе – нәкъ менә шундыйлардан. «Авыл мәктәбен шәһәр мәктәбе белән чагыштырып буламы инде» диярсез сез, «балалар аз, димәк, проблемалары да бермә-бер ким» диючеләр дә булыр. Менә шул балалар саны 100гә дә тулмаган мәктәп бүген күп кенә республика бәйгеләрендә призлы урыннар яулый, алар укыйлар да, эшлиләр дә.

«Без команда белән эшлибез»

Мәктәп тормышы турында аның директоры Гөлүсә Илсуровна Хәсәнова белән сөйләштек. Ул 2019 елдан бирле мәктәп директоры вазифаларын башкара.

Мәктәбебезгә 2019 елда капиталь ремонт ясалган иде. Бүгенге көндә бездә 92 бала исәпләнә. Киләсе уку елында 104 бала булачак. Мәктәп бөтен эшне дә команда белән эшли. Теләсә нинди конкурска, ярышка без бердәм булып, дәррәү кубып әзерләнәбез. Аерым-аерым эшләү юк.

Дәрестән соң бөтен команда белән конкурсантны сайлап, эш планын корабыз, аннан инде аны уңышлы нәтиҗәгә җиткерерлек итеп эшлибез. Соңгы арада без акчалы, бүләкле бәйгеләргә генә игътибар итә башладык. Мәсәлән, «Бала хокук даирәсендә» дип аталган конкурста 3 ел рәттән җиңү яулап килдек, – дип сөйли башлады мәктәп директоры.

Мәктәп укучылары укытучылары белән берлектә ел саен ришвәтчелеккә каршы үткәрелә торган «Гадел яшәргә кирәк» бәйгесендә дә призлы урыннар алалар. «Яшь хәрәкәт инспекторы» бәйгесендә дә бу мәктәп укучылары беренче. Мәктәптә моның өчен тулысынча җиһазландырылган сыйныф та бар.

Рудник мәктәбе тагын бер бик зур юнәлештә эшчәнлек алып бара. Бу – экология. Узган елны республика күләмендә «Экомәктәп» конкурсында беренчелекне яулыйлар.

Ярты гектар мәктәп бакчасы

Рудник мәктәбенең бакчасы да шактый зур икән – 0,5 гектар.

Безнең бакчабыз тулысынча утыртылган. 200-300 төп помидор, 300-400 төп кәбестә, 40лап түтәл кишер, суган – бөтен нәрсәбез бар. Без үзебезне тулысынча җиләк-җимеш, яшелчә белән тәэмин итәбез.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә башкалар кебек «нәрсә алып барып сатыйк икән» дип, аптырап тормыйбыз, ит дигәндә – куяннар бар, җиләк-җимеш, яшелчәбез һәм бик күп итеп банкалар ябабыз. Аларны сакларга базыбыз да бар. Пешекчеләребез, укытучылар белән берлектә эшли моны. Болар барысы да семинарлар булганда, мәсәлән, кунакларны ашату өчен тотыла. Яшерен-батырын түгел, мәктәпкә кунак килгәндә, укытучылар өендә булганын ташый. Безнең бөтен нәрсәбез дә үзебезнеке. Мәктәп янындагы бер буш җирдә виктория утырта башладык әле. Зурайтырга дигән исәп тә бар. Җиләкләрне катырып куябыз яисә кайнатма ясыйбыз. Мәктәпкә туңдыргыч камералары алып куелды, – ди Гөлүсә ханым.

Мәктәпнең әле үз теплицасы да бар. Яз көне халыкка кәбестә, помидор, кыяр, петуния үрентеләре дә үстереп сатарга өлгерәләр.

Үренте саткан акчага үзебезне тулысынча хуҗалык эшендә кирәк булган эш кораллары белән тәэмин итү мөмкин булды. Ел саен 20шәр лейка алабыз. Бишенче сыйныфлар өчен махсус ике литрлысы алына. Һәр яшьтәге балалар мәнфәгатен кайгыртып, уйлап эш итәбез. Хәзер укытучылар ялларда булсалар да, бакчада эш артып китә икән, кич белән җыелабыз да эшләп алабыз. Аннан бергәләшеп рәхәтләнеп чәй дә эчәбез. Бездә барысы да өйдәге кебек. Монда синеке-минеке юк. Мәктәптә төрле семинарлар вакытында килгән кунаклар да еш кына: «Сездә өйдәге кебек», – диләр. Чынлап та бездә шундый мохит хөкем сөрә, – ди ул.

Директор бакча белән генә тукталып калмаган. Үстергән кишер, кәбестә әрәм булмасын дип, куяннар да тота башлаганнар. Бердән, балалар өчен «тере почмак»та әле бу. Гөлүсә Илсуровна сүзләренчә, куяннарны мәктәп эшчеләре һәм балалар карый. Алар инде бөтен эшнең рәтен дә белә.

Мәктәптә һәр сыйныфның үз участогы бар. Алар анда чәчәк үстерәләр, үзләре су сибә, чүбен утый. Бу бит хезмәт тәрбиясе дә. Һәр бала мәктәп бакчасында 2 атна практика үтә. Балалары ниндидер сәбәп белән килә алмый кала икән, әнисе булса да, килеп эшләп китә. Бездә балаларны эшләтү проблемасы юк, – ди ул.

Куяннардан кергән табышның бер өлеше ашлык, кышлык печән алыр өчен тотылса, икенче өлеше мәктәп эчендә үткәрелгән ярыш, бәйгеләрдә җиңгән укучыларга бүләк алыр өчен кулланыла. Мәктәпләрендәге бер генә бәйрәм дә грамота белән генә калмый. Мөмкинлек булганда Казанга барып, зуррак бүләкләр дә алып кайталар. Директор иганәчеләр белән эшләүне дә җайга салган. Кама Тамагы гипс руднигы һәм район җирлегендәге башка шәхси эшмәкәрләр белән дә эш алып барыла.

Эше барның – ашы бар

Яхшы эшли белгән балалар, тәмле ашый да. Мәктәп ашханәсендә ашау мәсьәләсен дә директор контрольдә тота.

Без – районда ярымфабрикатлардан баш тарткан бердәнбер мәктәп. Бер тапкыр алып карадык та, минем балалар аны ашамады. Бер атнадан соң мин ул азык-төлектән баш тарттым. Пилмәнне пешекчеләр үзләре бөгә, итне ит килеш, балыкны балык итеп алабыз. Иттарткычларыбыз, бөтен кирәк-яракларыбыз бар. 92 балага үзебез кәтлит ясап ашатмаслыкмы без?! Ниндидер белмәгән нәрсәне балаларга ашатуны кирәк дип санамыйм. Атнага бер камыр ризыгы пешерелә. Банкага ябылган алмаларыбыз шул пирожкиларга китә. Кабак күп була икән, әфлисун белән кушып повидло ясап куябыз. Үзләре күреп-карап, ашап карасыннар дип, ата-аналарны мәктәп ашханәсенә дә еш чакырабыз, – дип аңлатты директор үз позициясен.

Яшь экскурсоводлар

Туризм буенча әлеге мәктәп укучыларына районда тиңнәр юк. Алар – бу өлкәдәге күпсанлы грант ияләре.

Туризм юнәлешендәге күп төрле конкурсларда катнашабыз. Безнең палаткаларыбыз, йокы капчыклары – гомумән, походка чыгу өчен бөтен әйберебез дә бар.

Биология укытучысы Анастасия Николаевна белән укучыларыбыз туристларга экскурсияләр үткәрә. Бездән арендага әйбер алып торып кире китергәндә, чүпләрен безгә тапшырып китәләр. Безнең аерым чүп җыю контейнерлары тора. Без аларга моның өчен наклейкалар бирәчәкбез. Икенче юлы килгәндә, арендага җиһазлар алганда, без аларга ташлама ясыйбыз. Шулай итеп, без балаларны да, олыларны да үзеңнән соң бернинди чүп ташлап калдырмаска өндибез.

Шушы арада гына тагын бер конкурсның нәтиҗәләр билгеле булды, грант оттык. Без хәзер үзебезнең мәктәптә генә түгел, ә район кысаларында яшь экскурсоводлар әзерли башлаячакбыз. Районыбыз белән генә тукталып калмыйча, тирә-як күрше район укучыларын да чакырып, өйрәтергә дигән хыялым да бар, – дип Гөлүсә ханым киләчәккә булган планнары белән дә бүлеште.

Экскурсиягә килгән кешеләргә Юрьев мәгарәләренә алып төшеп, Лабач тауларына алып баралар, юлда «Рандеву» кафесына кереп ашау да программага кертелгән. Рудник мәктәбе «Камский виноградник» һәм Кама Тамагындагы сыр заводы белән дә хезмәттәшлек итә.

Укытучыны үзмәшгуль итеп теркәп, барысын да закон нигезендә эшлибез. Без социаль челтәрләрдә аккаунт булдырып, блогерлардан реклама сатып алып эшләп киттек. Безнең районга кемнәр генә килмәде. Казанга килгән чит ил туристлары да кунак булып китә. Зур автобуслар яллап, аларны башкалабыздан монда алып кайтып экскурсияләр үткәрдек. Узган елны 150шәр кеше кайтырга теләк белдерде. Иң яхшысы 50-60 кешелек группалар белән эшләү. Аларга бүлеп экскурсияләр үткәрәбез. Балалар экскурсия үткәреп акча эшли, – ди Гөлүсә Илсуровна.

«Төп бурыч – шәхес тәрбияләү»

Үз артыннан бөтен мәктәп коллективын иярткән һәм һәр балада укуга, эшкә кызыксыну уята алган укытучы, директор үзенең серләре белән дә бүлеште. Мәктәп коллективында бүгенге көндә 24 укытучы бар.

Мин директор булып килгәндә мәктәптәге 17 укытучының 7се ике эштә эшли иде. Укытучыларның сәгатьләр саны 30 дан артып китә иде. Яңа уку елыннан үземнең командамны җыйдым, өстәмә укытучылар алдым. Эш сәгатьләрен 23 сәгатькә калдырдым, чөнки 36 сәгать белән нәтиҗә биреп булмый.

Мин башта укытучы идем, педагог-организатор да булдым, аннан тәрбия эшләре буенча урынбасар идем. Бөтен баскычларны да үткәнгә, эшләве җиңелдер, чөнки мәктәптә эшләүнең бөтен нечкәлекләрен, йомшак урыннарын да беләм дип әйтергә була.

Мәктәп коллективындагы һәр укытучының, дәрес бирүдән тыш, тагын аерым бер юнәлеше бар. Берсе яшь инспекторлар әзерләсә, берәүләр мәктәп газетасы өчен укучыларны каләм чарларга да өйрәтә. Мәктәп тормышы кайнап тора.

Бездә «ата-аналардан акча җыю» дигән әйбер юк. Аннары мин репетиторлыкка да каршы. Без баланы мәктәпкә кабул иткәндә, без аларны мәктәптән кеше итеп чыгарырга җаваплылык та алабыз дигән сүз. Бу – безнең төп бурычыбыз. Укытучыларның сәгатьләрен киметү дә шуның белән бәйле иде. Күп укытучыларның дәресе сәгать икедә бетә. Алар дүрткә кадәр мәктәптә булырга тиеш. Шул вакыт эчендә теләсә нинди фәннән өстәмә шөгыльләнү өчен вакыт бар.

Вакытым булуга электрон журналларны да карап торам. Бер генә фәннән «дүртле» я «өчле» чыгарга торган бала һәм бу фән укытучысы белән чирек бетәргә ике атна кала өстәмә уку турында сөйләшәм. Бер генә «дүртле», «өчле» белән калдыру – ул бит баланың канатларын каеру. Мондый балалар белән эшләүнең өстәмә эш планын, графигын булдырдык. Коллектив тырышлыгы белән, олимпиадаларда катнашучы балалар санын 7дән 28 укучыга җиткердек, – ди ул, укытучылары белән горурланып.

«Безнең мәктәптә һәр бала талантлы»

Гөлүсә Илсуровнаның балаларны яратуы һәр сүзендә, һәр гамәлендә чагылып тора. Яңа уку елында район үзәгеннән Рудник мәктәбенә барырга 12 бала теләк белдергән.

Минем мәктәптә «син булдыра алмыйсың» дигән сүз юк. Булсын ул «икеле» капчыгы», бөтен кеше математик та, спортчы да була алмый. «Син булдырасың», – дип, мин аларны шулай канатландырып торам. «Мин бит начар укыйм, булмас», – дигәнгә дә. «Булса соң, миңа, мәсәлән, физкультурадан гел «4»ле куялар иде. Әнә йөгерәм бит әле хәзер», – дим. Балаларны этәрә белергә генә кирәк. Укчыларым да оста, сүз эзләп кесәгә кермиләр. «Рудник мәктәбе укучылары барысын да эшли белә», – дигән девиз белән яшиләр.

Без аларны шомартабыз, төрле конференцияләргә йөртәбез. Дөрес, барысы да тиз генә килми, моның өчен эшләргә дә кирәк.

Балалар начар була алмый, андыйлар юк та. Безнең мәктәптә һәр бала талантлы, үзенчә. Әгәр дә без аларны «начар» дип торсак, алар, әлбәттә, шундый була. Әгәр дә инде без аларга, «Син яхшы, син булдырасың», – дисәк, аларның кулыннан бар эш тә килә. Без бервакытта да «булдыксыз» дип әйтмибез. Һәрбер баланы үсендереп торырга кирәк. Белмим, бәлки, начар балалар башка мәктәпләрдә бардыр, миндә юк,  – ди ул.

Директор ата-аналар белән эшләүне дә җайга салган. Ата-аналар комитеты белән «Дус сыйныф» бәйгесендә республика күләмендә җиңеп, 27 команда арасыннан беренче бишлеккә кергәннәр. Алар белән барысын да уртага салып сөйләшеп, киңәшләшеп яшиләр. Монда «эшлиләр» дип кенә дә әйтеп булмый. Сөйләшкән саен, «әллә директорлары мәктәптә яшиме икән» дип тә уйлап куйгаладым.

Минем зур этәргечем, ярдәм итүчеләрем – ул минем гаиләм, якыннарым. Кайнанам миңа бик ярдәм итә. Ирем дә минем зур таянычым. Кызым быел Казанда беренче курсны тәмамлый. Өйгә дә вакыт табарга тырышасың инде дә, дөресен генә әйткәндә, алай күп вакыт калмый, кичкә кадәр мәктәптә мин.

Балаларны ярату, ата-аналардан һаман саен рәхмәт сүзләре ишетү көч, дәрт биреп тора. Көн-төн рәхмәт хатлары килеп тора. Эшнең нәтиҗәсен күрү мине тагын да канатландыра. «Әйдәгез, тырышыйк, эшләп карыйк әле», – дип, укытучыларымны да куәтләп торам.

Мин эшемне бик яратам. Җаным белән шулар өчен көеп торам, – ди директор.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 10 ноябрь 2022
    Исемсез
    Минем улымны укытучысы бер 3 ле белэн калдырды,класс житэкчесе була торып,эммэ лэкин улым авиационный университетка керэ алды hэм аны кызыл дипломга бетерде. Шуна курэ мэктэптэге укытучысын булдыксыз дип исэплим.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100