Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сезнең Кирби Кирбимени ул!.. Татарстанның үз Кирбие бар

news_top_970_100
Сезнең Кирби Кирбимени ул!.. Татарстанның үз Кирбие бар

АКШ Кирбиы Украинага хәрби хәрәкәтләрне дәвам итәр өчен корал бирү яклы, ә Лаеш Кирбиенда бары тик спортта гына көч сынашалар. «Интертат» ике Кирбиның ни эшләр майтарып ятканын яза.

АКШның Илкүләм иминлек берлеге координаторы Джон Кирби Украинадагы вазгыятькә бәйле чыгыш ясады. Аның чыгышы турында РИА Новости яза.

Россия белән тынычлык турында сөйләшүләр башлау турында карарны бары тик Украина гына кабул итә ала, ди Кирби. «Бары тик президент Зеленский гына сөйләшүләрне башларга әзерме-юкмы икәнлекләрен, аның эчтәлеген билгели ала. Безнең фикеребезчә, Украина турында Украинасыз сөйләшүләр була алмый», – дигән Кирби брифингта.

Март башында Кирби Украинага корал бирү турында чыгыш ясаган иде. Ул анда «Хаймарс» системасы өчен 40 миллион долларлык снарядлар бирергә җыенуын әйтте.

Америка Кушма Штатлары Украинага Россиянең яңа территорияләрендә (Донецк, Луганск, Херсон, Запорожье төбәкләре) хәрби хәрәкәтләр алып барырга фәрман бирми, әмма рөхсәт тә бирә, ди Кирби. Украинага һөҗүм ясар өчен шартлар да тудырмыйбыз, ди, Кирби, әмма Россиягә кушылган төбәкләрне яулап алырга мөмкинлек тә бирәбез, ди.

Бу яңалыкларны укыгач, «сезнең Кирби Кирбимени ул, менә безнең Кирби – чын Кирби!» диясе килә.

Сүз уңаеннан, «Кирби» дип сөйләгәч, Татарстанның Лаеш районында яшәүчеләр беренче чиратта туган якларын күз алдына китерәдер. «Ак йорт» вәкиле Кирбиның фамилиясе исемендәге авыл бар биредә. Дөрес, аның чын атамасы Хәерби, әмма русчасы, никтер, Кирби. Авылга 16нчы гасыр азагында «служилый» татарлар нигез салган. АКШтагы Кирбидан аермалы буларак, Татарстан Кирбиенда хәзер бөтенләй башка мәшәкатьләр белән яналар – язгы кыр эшләренә әзерлек бара. Шулай ук Хәербидә бөтен районнан 18-59 яшьлек спорт яратучылар җыелган. Лаеш районы сайты авылда ГТО тапшыру буенча фестиваль узуын хәбәр итә. 25 мартта спорт яратучылар Кирби авылында көчләрен сынаган.

Бу Америка Кирбиы

Ә монысы – Татарстан Кирбиы (Хәербие)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100