news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Сезнең догалар белән зур юлларга чыгабыз»: Фирдүс Тямаев махсус операция зонасына җыена

news_top
«Сезнең догалар белән зур юлларга чыгабыз»: Фирдүс Тямаев махсус операция зонасына җыена
Фото: Фирдүс Тямаев сәхифәсеннән. Видеодан скриншот

Фирдүс Тямаев, елдагыча, махсус операциядәге егетләр янына җыенган. Гуманитар ярдәм илтү белән беррәттән, артист хәрбиләргә концерт программасы да әзерләгән. Фирдүс изге күңелле кешеләрне дә үзенә кушылырга, аз булса да ярдәм күрсәтеп, егетләрне тәмле күчтәнәчләр белән сөендерергә чакыра.

«Дуслар, шушы көннәрдә сезнең догалар белән зур юлларга чыгабыз. Егетләр янына барабыз, аларга ярдәм итәбез. Мин үзем белән бәләкәй колонка, баянымны алам. Барган-барган, егетләргә берничә җирдә концерт та куеп кайтачакмын. Егетләргә күчтәнәчләр җибәрәсегез килсә, языгыз. Кая килергә икәнен әйтермен. Сезнең күчтәнәчләрне егетләргә җиткерермен.

Әле Түбән Кама Сабан туенда бер апа акча да биргән иде. Барысын да тәртипкә салып, исәп-хисап ясагач, видеолар төшереп җибәрермен. Конфет-печенье, чәк-чәк ярата егетләр. Теләгегез булса, кая китерәсен әйтермен. Сезнең исемнән сәламнәр юллармын», – дип сөйләде социаль челтәрләрдә Фирдүс.

«Хәерле юллар, син молодец», «Изге эшләр башкарасыз, уңышлы булсын. Исән-сау барып, хәлләрен белеп кайтырга насыйп булсын», – дип телиләр җырчыга. Күп итеп су алып барырга да киңәш итәләр. «Су алып барыгыз, зинһар, балаларга. 40 градус эссе, балалар сусыз тилмерә. Һәм юеш салфеткалар», – дип язалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар