news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Сезне Сабан туенда да эшләтәләр» — аш-су остасы Резидә Хөсәенова токмач кискән

Буа Сабан туенда токмачлы аш пешергәннәр, сепаратор аертканнар, йон эрләгәннәр.

news_top
«Сезне Сабан туенда да эшләтәләр» — аш-су остасы Резидә Хөсәенова токмач кискән
«Татар-информ» архивы

Рөзидә Хөсәенова Буа районы Сабан туеннан күңелле мизгелләр төшерелгән видео куйган. Видеода танылган аш-су остасы, Татарстанның атказанган халыкара хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре Резидә Хөсәенова токмач кисә. Аннары аңа казанда пешеп чыккан токмачлы аш, каймак, корт тәкъдим итәләр.

«Ай, бик тәмле, авыл тавыгы шулпасы», — дип мактады җирле осталарны танылган аш-су остасы.

Шунда ук бер апа сепаратор аертып утыра, ул яңа аерылтылган каймак тәкъдим итә. Резидә ханым «тазарып бетәм бит инде», ди каймактан авыз итеп. Шулай ук йон эрләп утыручылар белән дә исәнләшеп уза ул.

Инстачылар мондый Сабан туен ошаткан. «Вәт Сабан туе бу, ичмасам», - дип язган берсе, ә икенчесе исә «Сезне бәйрәмгә килгәч тә эшләтәләр», - дип язган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар