Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сезне матур дип әйтмәс идем» — Ландыш Нигъмәтҗанова «туй» фотосессиясе ясаган

Инстачылар фотосессияне аңлап бетермәгән, элеккеге фотолар дип уйлаганнар.

news_top_970_100
«Сезне матур дип әйтмәс идем» — Ландыш Нигъмәтҗанова «туй» фотосессиясе ясаган
https://www.instagram.com/landyshnigmatjanova/

Ландыш Нигъмәтҗанова белән ире Фәрит Таишев кияү һәм кәләш темасына фотосессия ясаган. Җырчы ап-ак туй күлмәге һәм фата кигән, ире — ак күлмәктән һәм кара чалбардан. Беренче фотода ире тезләнеп, йөзек тотып кияүгә тәкъдим ясагандай иткән.

Ландыш фотолар янына «Ниһаять» дип язып куйган. Бу сүзне укыган инстачылар фантазияләрен эшкә җиккән. Кемдер элеккеге фотолар, кайберләре мөнәсәбәтләре әле дә законлы булмаган, хәзер өйләнешкән дип уйлаган. Бер инстачы җырчыларны бар әйберләрен күрсәтеп баруда, ә тәнкыйтьне кабул итә белмәүдә гаепләгән.

«Шулкадәр матурлар дип әйтмәс идем, фотога матур төшә беләсез», «Таишева булган», «Иң мөһиме хатын-кыз бәхете бар», «Дүрт бала тапканчы вакытлары булмаганмы», «Ниһаять, Фәрит тәкъдим ясаган», дип комментарийлар калдырганнар.

Җырчының тамашачылары арасында чын күңелдән шатланучылар, сокланучылар да бар: «Дүрт бала әнисе дип әйтмәссең дә», «Бик матур сез», «Пар килгәнсез».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100