news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Сезне бергә күрүебезгә шат»: Ришат Төхвәтуллинның баянчысы кире кайтканмы?

Талантлы баянчы Руслан Мөхәммәдиев җырчының төркеменнән киткән иде.

news_top
«Сезне бергә күрүебезгә шат»: Ришат Төхвәтуллинның баянчысы кире кайтканмы?
Салават Камалетдинов

Ришат Төхвәтуллинның виртуоз баянчысы Руслан Мөхәммәдиев җырчының төркеменнән 2019 елда киткән иде. «Болгар» радиосының Татарстан Республикасы көненә багышланган махсус тапшыруына Ришат Төхвәтуллин белән Руслан да килгән. Алар туры эфирда «Казах кызы» җырын башкаралар. Руслан чын күңеленнән уйный, үзе дә җыр эченә «кереп китә».

Инстачылар җырчының янәшәсендә Русланны күреп гаҗәпләнгән. «Бу элекке язмамы? Руслан кире кайттымы?», «Руслан кире кайткан икән, Аллаһка шөкер», «Сезне бергә күрүебезгә бик шатбыз. Икегез дә оста, талантлы», «Баянчысы шәп уйный, җырчысы искиткеч итеп җырлый», — дип матур комментарийлар калдырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар