Татарстанда грипп белән авыручылар саны берән-сәрән очраклар дәрәҗәсендә торды, тик хәзер ул арта. Бу сезондагы штаммнарның нинди үзенчәлеге бар? Вирусның балалар һәм олылар өчен нинди нәтиҗәләре була? Хәзер прививка ясатуның мәгънәсе бармы һәм аны кайда ясатып була? Бу хакта табиблар «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.
«Бу – яңа форматтагы штамм, һәм аның нинди булачагын әлегә белмибез»
Татарстанда грипп һәм ОРВИ сезоны башланганнан бирле өченче ай китте. Роспотребнадзор бәяләмәсе буенча, сентябрь һәм октябрь тыныч узган. Әмма фаразларга караганда, авыручылар санының төп күтәрелеше әле алда – ул ел ахырына кадәр килеп җитәчәк һәм язын гына тәмамланачак.
«Алда торган 2026-2027 ел сезоны H1N1 гриппы белән бәйле булачак. Бу – яңа форматтагы штамм, һәм аның нинди булачагын әлегә белмибез. Бездә аңа иммунитет юк, шуңа күрә авыручылар саны артуны көтәбез», – дип сөйләде Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
Любовь Авдонина
Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»
Любовь Авдонина сүзләренчә, дөньяда гриппка бәйле вәзгыять катлаулана бара. Авыру очраклары Азия, АКШ һәм Европада теркәлә. Татарстанлылар арасында популяр булган ял итү илләрендә дә грипп очраклары арта. Шуңа күрә Татарстанда ковид вакытындагыга охшаш чаралар күрелә.
«Бүген Таиландтан кайтучы татарстанлыларга ОРВИ вируслары төркеменә анализны бушлай тапшыру мөмкинлеге бирәбез. Без моны Казан аэропорты администрациясе белән эшләдек», – дип аңлатты ул.
Фото: © Презентациядән кадр
Санитария табибының махсус пункты таможня контроле зонасында урнашкан. Казан аэропортында бу мөмкинлектән кырыклап кеше файдаланган инде.
«Әгәр без илләр, шул исәптән курорт илләре турында сөйлибез икән, анда грипптан өзлегүләр очрый. Россиядән читтә ял итәргә ниятләүчеләргә ярдәмгә – вакцинация. Прививка ясату мөмкинлеге һәм шуның белән ял итүне нинди дә булса авырулар белән күңелсезләмәү мөмкинлеге бар», – дип сөйләде Любовь Авдонина.
Йогышлы авырулар хастаханәсенә гаиләләр белән киләләр
Узган атнада Татарстанда ОРВИ һәм гриппның 7 116 очрагы теркәлгән. Бу алдагы атна дәрәҗәсеннән бераз түбәнрәк. Әмма бу кимү узган каникуллар белән аңлатыла, ди белгечләр.
«Бүген без эпидемия чиге дәрәҗәсеннән түбән торабыз. Әмма авыручылар саны кимүгә тынычланырга ярамый, чөнки каникуллар һәм ял көннәреннән соң коллективлар кабат җыелды. Шуңа күрә авыручылар саны артачак», – дип аңлатты Авдонина.
Фото: © Презентациядән кадр
ОРВИ структурасында грипп өлеше арта. Әгәр октябрь азагында ул нибары 5 процент кына булса, бүген инде 18 процент. Узган атнада Татарстандагы 30 кеше H1N1 гриппы белән авырган.
«Бүген йогышлы авырулар хастаханәсенең кабул итү бүлегенә мөрәҗәгатьләр саны арта. Гаиләләр белән киләләр: олылар да, балалар да. Грипп балалар өчен зур куркыныч тудыра – ул нерв системасына зыян китерә, һәм балаларда нейротоксикоз барлыкка килергә мөмкин. Ул косу, көзән җыеру, саташу, галлюцинацияләр белән чагыла», – дип сөйләде Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының балаларда йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече Полина Емельянова.
Полина Емельянова
Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»
Табиб сүзләренчә, быелгы сезонда балаларда грипп билгеләре узган еллар белән чагыштырганда җиңеләймәгән дә, катлауланмаган да. Шул ук вакытта ата-аналарда шик туа икән, алар уяу булырга һәм табибларга вакытында мөрәҗәгать итәргә тиеш.
«38 градустан югары температураны дарулар эчеп төшерергә кирәк. Онытмагыз, гриппның симптомнары гына түгел, өзлегүләре дә куркыныч. Үпкә ялкынсынуы рәвешендәге өзлегүләр бик күп була. Бәхеткә, хәзер бездә үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташтыруны таләп иткән авыр очраклар юк. Өлкәннәр арасында да, балалар арасында да», – диде Полина Емельянова.
Фото: © Презентациядән кадр
«Грипптан вакцина 100 процентка диярлек үзгәрде»
Гриппның куркыныч нәтиҗәсе булган пневмония биш яшьтән кечерәк балаларны һәм 60 яшьтән өлкәннәрне зарарлый. Илкүләм календарь буенча балалар пневмококк инфекциясенә каршы вакцинация уза ала, дип искәртә табиблар.
«Кызганыч, әлегә илкүләм календарьгә олылар өчен пневмококка каршы вакцинация кертелмәгән. Ләкин бу алар пневмококк һәм пневмония белән авырмаячак дигәнне аңлатмый. Үз тирәгездәге өлкәннәрне, әти-әниләрегезне кайгыртыгыз, аларга бу вакцинацияне узарга тәкъдим итегез. Иң яхшысы – пневмококка һәм гриппка каршы вакцинацияне бергә ясату», – дип сөйләде Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш эпидемиологы Дмитрий Лопушов.
Дмитрий Лопушов
Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»
Яңа сезонда татарстанлыларны H1N1 һәм H3N2 гриппы штаммнары көтә. Вирусларның структурасы нык үзгәргән. Аларның үзләрен ничек тотачагы – зур сорау тудыра. Үз сәламәтлегең белән лотерея уйнамас өчен, табиблар тизрәк прививка ясатырга өнди.
«Гриппка каршы вакцина 100 процентка диярлек үзгәрде. Составына гриппның яңартылган, инде әйләнешкә кереп киткән штаммнары кертелгән. Бездә билгеле бер тоткарлыклар булды: узган ел без вакцинаны августта, ә быел сентябрьдә ясый башладык. Әмма бүген, вакцинаның яңа партиясе җитештерелүгә үк медицина учреждениеләренә җибәрелә», – дип аңлатты Лопушов.
Республикага барлыгы 1,6 миллионнан артык доза вакцина кайтару көтелә. Бүгенге көнгә якынча 1,3 миллион доза китерелгән. Вакцина Татарстанның барлык медицина учреждениеләрендә дә бар, прививкалар ясау дәвам итә. Әмма 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең нибары 23 проценты гына прививка ясаткан. Моның сәбәбе нәрсәдә?
«Ул җавапсызлык белән бәйле. Вакцинация өчен барлык шартлар да тудырылган – поликлиникада алдан язылмыйча гына прививка ясатырга мөмкин. Без өлкәннәр арасында вакцинация үсешен билгеләп үттек, ләкин бу ел саен диярлек вакытында вакцинация ясата торган аңлы бер өлеш иде. Соры зона дип аталган зона калды – өйдә утыручы һәм көтеп торучы кешеләр. Нәрсә көтәләр? Бу сезгә кагылмас дип уйлыйсызмы? Ә бит вирус тулы куәтенә килә», – диде Дмитрий Лопушов.
Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»
«Хезмәткәрләрегезнең больничныйга китмичә сафта озак торуына республиканың иминлеге, муллыгы бәйле»
Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы кешеләрне вакцинациягә җәлеп итеп төрле акцияләр үткәрә. Аларның берсе – «Өлкән кешене якла» дигән акция – Казанның Азино микрорайонындагы 20 нче поликлиникада уза. Олы яшьтәге теләсә кайсы кеше монда килеп прививка ясата ала. Кунаклар арасында кызыксындыру бүләкләре уйнатыла.
Октябрьдән Казанның кайбер хастаханәләрендә «Поликлиникада төн» акциясе узды. Шәһәр халкы төнге диспансеризация узарга да, гриппка каршы прививка ясатырга да мөмкин иде. Бу җомгада «нөнге диспансеризацияләр» сериясе төгәлләнәчәк. 13 ноябрьдә 20:00 сәгатьтән төн уртасына кадәр 2 нче клиник хастаханәнең – Юдино бистәсендә (Ильич урамы, 30) һәм Столяров урамындагы мәйданчыгында (39 йорт) бушлай тикшеренү узып һәм белгечләр консультациясе алып булачак.
«Бу үз сәламәтлегеңне тикшерү һәм үзеңне грипптан саклау өчен уникаль мөмкинлек. Әгәр кемдер әле сакланмаган булса, актив катнашырга чакырабыз. Бүген, грипп өлеше әле аз булганда, безгә нәкъ менә иммунитет булдырылсын өчен прививка ясатып өлгерергә кирәк», – диде Дмитрий Лопушов.
Татарстанның баш санитария табибы урынбасары республика предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләренә хезмәткәрләрен актив вакцинацияләргә өндәде.
«Барлык коллективларда да диярлек алтмыш яшьтән өлкәнрәк кешеләр бар, иң элек аларга прививка ясатырга кирәк. Бу сезнең хезмәткәрләр, сезнең хезмәттәшләрегез – әгәр алар авырса һәм бигрәк тә ниндидер очрак кайгылы тәмамланса, бик күңелсез булачак. Сезнең хезмәткәрләр безнең гражданнарның тормыш эшчәнлеге өлкәсен тәэмин итә. Республикабызның муллыгы аларның больничныйга китмичә сафта күпме торуларына бәйле булачак», – диде Авдонина.
Ул эшчәнлек төрләре буенча грипп йоктыруга дучар булган куркыныч төркемнәре турында искә төшерде. Аларга түбәндәгеләр керә:
- медицина хезмәткәрләре;
- мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре;
- хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре;
- автотранспорт предприятиеләре хезмәткәрләре;
- терлекчелек хуҗалыклары хезмәткәрләре.
«Бүген вәзгыять тыныч булса да, без кош гриппы турында да онытырга тиеш түгел. Эре кошчылык фабрикалары һәм кошчылык фермалары хезмәткәрләренә, шулай ук ярдәмче хуҗалыкта кош үрчетүчеләргә прививка ясатырга кирәк», – дип өстәде Любовь Авдонина.