Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сезгә чәчәк җибәрделәр, кодны гына әйтегез». Ышанучан хатын ярты миллион акча югалткан

news_top_970_100

Башкортстанның Туймазы районыннан 34 яшьлек хатын-кыз «бик шәп букет» алам дип, 560 мең сум акчасын югалткан. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Әлеге хатын-кыз мошенниклыкның катлаулы схемасы корбаны булган. Аңа башта мессенджер аша шалтыраталар. Шалтыратучы кеше үзен китереп бирү хезмәтеннән дип таныштыра. Имеш, бу хатын-кызга сюрприз – бик матур чәчәк бәйләме җибәргәннәр.

Бүләкне алу өчен, хатын-кызга смс-хәбәрдән кодны әйтергә кирәк. Кодны әйткәннән соң, аңа дәүләт порталы исеменнән хәбәр килә – имеш, аның хисап язмасын ватарга маташалар. Аннары тагын шалтырату – бусы «иминлек хезмәте вәкиле». Имеш, финанс җинаятен булдырмау максатыннан шалтырату, имеш, бу хатын исеменә ышаныч кәгазе рәсмиләштергәннәр һәм чит илгә акча күчерергә маташалар. Шулай итеп, мошенник бу хатын-кызны бөтен акчаларын «имин хисапка» күчерттерә. «Матур чәчәк бәйләме»ннән башланган хәлләр 560 сум акча югалтуга китерә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100