news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сезгә берәр кеше мирас калдырмаганмы икәнен ничек белеп була?

news_top
Сезгә берәр кеше мирас калдырмаганмы икәнен ничек белеп була?
"Татар-информ" архивы

Сезгә берәр кеше мирас калдырмаганмы икәнен Федераль нотариаль палатада «Мирас эшләре буенча реестр» аша белеп була. Бу турыда адвокат Кирилл Данилов «Прайм» агентлыгына сөйләгән.

Кирәкле эшне табу өчен мирас калдырырга мөмкин булган кешенең исемен, фамилиясен, атасынын исемен белергә кирәк. Бу турыда РИА Новости язды.

Эш белән танышу өчен гариза язасы, документларын җибәрәсе була. «Кирәкле мәгълүматны белгәндә, мирасчылар, милек хокукы булган кешеләр, мәсәлән закон буенча мирасчылар, васыять булган очракта, нотариуска мөрәҗәгать итеп, мирас эше белән танышуны сорый ала», – ди юрист.

Аның сүзләренчә, бөтен белешмәне дә мөстәкыйль генә ачыклап булмый. Күчемсез милек турында белешмәне ЕГРН аша табып булса да, банк хисаплары турында белешмә конфиденциаль була, ди белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар