Сезгә чәчәк, миңа - себерке: Тубылда Фирдүс Тямаевны елатканнар
Җырчы концерт вакытында үзәнә тапшырылган бүләкләргә "күз тимәсен" дип төкеренгән.
Тубылда узган концертында Фирдүс Тямаевка бер тамашачы чәчәк урынына мәтрүшкә сабаклары кыстырып бәйләнгән карлыган себеркесе һәм "һичбер авыру йокмасын, күз тимәсен" дигән теләкләр белән хәләл сабын бүләк иткән.
"Бөтен җиремне юам моның белән, апа!" – дип җырчы өшкергәндәге кебек сабын белән себеркегә "тфү-тфү-тфү" дия-дия төкергәләгән.
Тамашачы әлеге сабынны дөрес кулланырга өйрәткән язманы да тапшырган.
"И, апа җаным, Аллаһның рәхмәте яусын! Исән-сау бул, апа!" – дип Фирдүс бүләкләүчене урынына кадәр озаткан.
Ул себеркене бик кадерләп, тавыш колонкасына терәтеп, һәркемгә күренерлек итеп бастырып куйган.
"35 яшемә җитеп, себерке бүләк иткәннәре юк иде, рәхмәт апа! Так приятно, чурт пабири!" – дип "елый-елый", рәхмәтен җиткергән.
Аннан игътибар белән карагач, себеркедә карлыган яфраклары белән мәтрүшкә дә булуын күреп:
"Моны, апа, ни... мунча кереп тормыйбыз инде. Моны чәйгә кушып чәй генә эчәрбез. Теге сабын белән юынырбыз", – дип залны көлдерткән.
Фирдүскә күз тиюдән саклый торган сабынны үз гомерендә беренче тапкыр бүләк иткәннәр.
Халык әйтүенчә, себеркесе шәп, ә сабыны ялган булып чыккан. Хәер, кемдер аны шунгит ташыннан ясалуын һәм сәламәтлек өчен гаять файдалы булуын искәрткән.