Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

«Сезгә бер бәхетсез җитмәгәнмени инде, ди иде»: Илһам Шакиров туганнарының хатирәләре

Тукай районы Яңа Бүләк авылы — халкыбызны дөньяга таныткан моңлы сандугачыбыз Илһам Шакировның туган ягы буларак билгеле. «Татар-информ» хәбәрчесе Илһам Шакировның балачак эзләре буйлап аның туган авылында авылдашлары һәм туганнары белән сөйләшеп кайтты.

news_top_970_100
«Сезгә бер бәхетсез җитмәгәнмени инде, ди иде»: Илһам Шакиров туганнарының хатирәләре
Салават Камалетдинов

«Киләчәктә бу авыл дача вазифасын гына үтәр ахры»

Яңа Бүләк — төзек кенә, артык зур булмаган куе урман эчендә урнашкан авыл. Ул чагыштырмача яшь. 1927 елда Таулык авылыннан — 24, Бисте Башы авылыннан 16 хуҗалык килеп урнаша һәм яңа авылга Яңа Бүләк дип исем бирәләр. Авылга беренче булып төпләнүчеләр арасында Илһам Шакировның әтисе — Гыйльметдин ага да була. Алар урманнарны төпләп, иген игәргә җирләр әзерләп, йортлар төзи башлый.

Алар төзегән өйләрнең күбесе инде калмаган, чөнки авыл халкы йортларын яңартып чыккан: күбесенеке коттедж, йә яңа гына бурадан салынган йортлар. Хуҗалар өйләрен шулай яңартып чыккан, һәр капка төбендә кыйммәтле чит ил автомобильләре тора — җитеш авылга кайтканбыз икән дигән фикер туды.

Авыл тарихын дәвам итик. Яңа Бүләк төп хуҗалыкның үзәге булып кала. Бу хуҗалыкка «Агроном» (Бай Бүләк), «Урожай» (Күктәк Мирсәет), һәм «Игенче» (Яңа Бүләк) колхозлары кергән була. 1970-1980 елларда өч катлы йортлар төзелә, балалар бакчасы, кибет, почта бүлекчәләре ачыла.

1995-1996 елларда мәчет төзелә. 1990 еллар азагында авыл тулысынча газлаштырыла, урам юллары төзекләндерә, асфальт юллар салына. Хәзер авылда йөздән артык хуҗалык бар.

Безне мәдәният йорты директоры Дилбәр апа, аның тормыш иптәше Нәзир абый, озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән Сәлман Әхмәтҗанов һәм Илһам абыйның энесе (племяннигы) — Флүр абый Шакиров кунак итте.

Авыл урамнарын карап узганнан соң туп-туры мәктәп, Иҗат йорты (музей) бинасы ягына юл тоттык. Шул урында бераз сөйләшеп тордык.

— Безнең авыл зураерга, тагын да гөрләп яшәп китәргә тиеш иде, — ди җырчының авылдашлары. — Авылга кергәндәрәк ачык далада бистә буласы иде. Аны безнең авыл малае Илдар Гыймадиев оештырып йөрде. Бар нәрсәсе бар иде: юллары салынган, ут баганалары куелган, парклары төзелгән, канализация ясалган иде… Тракторчыларга коттеджлар төзеп, алар монда торырга тиеш иде.

…Татар башын татар ашар, ди. Бу эш туктап калды. Җиде еллап үткәндер, шул килеш тора. Бистә булмагач, безгә кайтучы да юк инде. Кышка калучылар да күп түгел, киләчәктә бу авыл дача вазифасын гына үтәр, мөгаен, — дигән фаразлары белән уртаклаштылар.

«Мәктәпне бетермибез дип каты тордык»

Мәктәп турында да бер борчылып, бер сөенеп сөйләде Сәлман абый:

— Элек дүрт авылдан торган колхоз бар иде. Мәктәпкә якын-тирә авыллардан укырга күп төшәләр иде. Мәктәпкә ремонт кирәк булгач, яба яздылар. «Мәктәпне бетермибез!» — дип каты тордык. Үзебез булса да төзекләндереп чыгабыз, Илһам авылында мондый мәктәп булырга тиеш түгел, дидек. Шулай итеп, 2019 елда капиталь ремонт ясалып, мәктәп рәсми рәвештә ачылды.

Ремонтлар булмаса, мәктәп бетә иде инде. Спортзалларны ясадылар. Мәктәпне рәткә керттеләр. Тугыз еллык мәктәпкә күрше 5 авылдан укырга йөриләр, барлыгы 25 бала укый. Инде балалар бакчасын мәктәп белән берләштермәкче булалар. Алга таба нәрсә булыр уйларга да куркыта — бөтен авылларда шул хәл бит. Быел 3 бала укырга кергән иде, — ди Сәлман Әхмәтҗанов.

Яңа Бүләк Чаллыдан 25 чакрым ераклыкта урнашкан. Аңлашыла, мәктәп, клуб, балалар бакчасы кебек дәүләт учреждениеләреннән кала авылда башка эш юк. Шуңа күрә авылның 80 процент кешесе шәһәргә барып эшли.

— Элек терлек фермалары гөрләп эшли иде, — дип искә алды Нәзир абый. — Дуңгыз, сыер, бозау фермалары бар иде. Хәзер кыр эшләре генә калды. Басулар буш тормый: бәрәңге, сарымсак утырталар, бодай чәчәләр, — ди ул.

Авылның үз буасы, чишмәсе бар. Чишмәсенә кадәр кереп җитә алмадык — кар басып киткән иде. «Сез безгә җәен килегез, музей ачылышына», — дип чакырып калды авыл халкы. Озакламый яңа гына ремонт ясалган, әле буяу исләре менә-менә генә бетеп өлгергән Мәдәният йортына кердек.

«Биш ел Илһам абыйның Казан үзәгендәге фатирында тордым»

Флүр Шакиров белән без Илһам абыйның туган авылына кайтып йөрүләре, Илһам абый белән гастрольләргә чыгуы турында сөйләштек.

— Беренче классны укып бетергәч, Илһам абый мине ияртеп гастрольгә Мәскәүгә алып китте. Анда бер ай чамасы булдык. Русчам әллә ни түгел иде, «такылы-токылы» гына. «Будапешт» дигән кунакханәдә тордык. Илһам абый: «Русчаң юк, кесәңә исем-фамилияң, адрес язылган кәгазь тыгам», — диде.

Ул чакта Илһам абыйның өч баянчысы бар иде: мәрхүм Ирек Галимов, Алмаз Имаев һәм Хәйдәр абый. Концертларын нәфис сүз остасы Фәйзи Йосыпов алып бара иде. Сәхнә артында басып торып, Фәйзи абыйның бөтен шигырьләрен ятлап бетердем.

Аның татарлар турында бер шигыре бар иде: «Себеркемне уңга тартам, сулга тартам. Кешеләргә гел яхшылык эшлим, юл тазартам». Илһам абыйның җырлаганын сәхнә артыннан карап торырга яратам идем.

Берзаман Фәйзи абый белән ГУМ кибетенә кердек. Фәйзи абый якташлары белән сөйләшкән арада мин халык арасына буталып кереп киткәнем. Аннан соң милиция хезмәткәрләре мине шул кунакханәгә озатып куйды.

Инде бөтенебез Фәйзи абыйның кайтканын көтәбез. Бу мескен юк та юк. Ул милиция белән бергәләп мине эзләп йөри икән. «Илһам нәрсә эшләтәсең — эшләт, баланы югалттым», — дип коелып кайтып керде. Илһам абый: «Тиз бул әйдә, ул монда инде», — дип концертка чакырды. Шуннан соң Фәйзи абый: «Утта янмас, суда батмас, әллә кем баласы», — дип шигырь чыгарды.

Мәктәпне тәмамлагач, 1975-1980 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында укыдым. Казанда абый белән биш ел аның үзәктә урнашкан фатирында (Габдулла Тукай һәйкәле каршында) бергә тордык.

Ул елларда Илһам абый Казанда бер ай торыр иде микән — кайта-китә гастрольләрдә йөрде. Мин аэропорттан каршы алырга бара идем. Бу елларда Илһам абый иҗатының чәчәк аткан чагы. «Идел» ансамбле белән бөтен союз буйлап гөрләтеп концерт куеп йөрделәр. Үзбәкстаннан кайта да, 1-2 көн ял итә, аннары Казахстанга китәләр. Графиклары алдан ук төзелгән була иде.

Ул вакытта үз группалары белән йөрүче җырчылар санаулы гына. Әлфия апа белән Илһам абый да булгандыр инде, — дип искә алды Флүр абый.

Илһам Шакиров хатирәсеннән: «Чабата сатарга чыккач: „Их, алсалар ярар иде“, дип кеше күзенә карап тордык»

— Илһам абый һәр елны авылга кайтып йөрде, — дип дәвам итте Флүр абый. — Авылга кергәндә урман хуҗалыгы бар, Илһам абый шул тирәдә төшеп калып, кереп китә иде дә, без барыбыз да әзерләнеп, Илһам абыйның кайтканын көтеп тора идек. Аны икешәр-өчешәр сәгать көткән чаклар булды. Ул яшьлеген искә төшереп, урман эчендәге сукмактан кайтып керә. Кичен өйдән чыгып, урман эченә кереп җырларга яратты, чөнки анда икенче тавыш, яңгыраш. Илһам абыйны качып кына тыңлаган булды.

Ятимлектә, авырлыкта үскәч, ихтирамлык хисе көчле иде. Шулай, абый җәен кайтты да, берничә көн кунак булгач, Казанга китәм дип, мине илтеп куярга сорады. Күчтәнәчкә җир җиләген дә биреп җибәрделәр. Мамадыш тирәсенә җитәрәк юл кырыенда ике авыл баласы, җиләк тутырылган чиләкләр күтәреп сатарга чыккан иде. Шуларны үтеп киттек тә, Илһам абый туктарга кушты.

«Артка чигер әле», — ди. «Соң, абый, җиләкне биреп җибәрделәр бит», — дим. «Кирәк», — ди. Акча чыгарды да, кызларга чиләкләрне китерергә кушты. Кызлар: «Абый, сдача юк бит», — диләр. «Бәбекәйләрем, сдача кирәк түгел», — ди. Илһам абый чиләкне машинага салып, кире утырды.

«Абый, җиләк белән нишлисең син?» — дим. «Флүр, миңа җиләк кирәктән туктамадым, үзебез бәләкәй чакта чабата сатарга чыккач: „Их, алсалар ярар иде“, — дип, кеше күзенә карап тордык. Бу балалар да аптыраганнан чыккан, авыл баласы бит», — ди. Шушы мисалдан гына да Илһам абыйның кешелекле булуы турында сүз йөртеп була.

Илһам абыйда мин-минлек юк иде. Ул бәләкәй балага да, олы кешегә дә бер карашта. Илһам абыйны даһи кеше дип уйлап, ничек сүз башларга белмичә, югалып кала торганнар иде. Сөйләшә башлагач, аның шундый ук гади кеше икәнен күреп алалар иде.

Ул агач өйне яратты. Иске өйне сүттермичә, янына таш өй салдык. Дача алу мөмкинлеге дә булгандыр инде аның, алай мавыкмады. «Авылда бер агач өй булса иде», — дигәч, элекке нигез йорт урынына агач йорт салдык. Ул анда 3-4 тапкыр кайтты бугай, өч көн кунак булып, барыбер каланы сагынды, Казанга тарта иде аны.

Аристократлыкны яратмады, гадилек күңеленә хуш килде. Салам түбәле өйгә кайтып тора ала, ләкин бай сарайларга исе китмәде Илһам абыйның. Тумыштан ук шулай булгандыр инде, — дип сөйләде Флүр абый.

Илһам Шакиров туганнарына: «Сезгә бер бәхетсез җитмәгәнмени инде тагын?»

Илһам Шакировның үзе белән сөйләшеп утырган кебек булып китте. Дөрестән дә, Илһам абыйның Флүр абый белән тавышлары нык охшаш. Флүр абыйның җырлаганын да белә идем мин. Илһам абыйның җырлавыгызны ишеткәне булмадымы, дип сорадым.

— Ишеткәне булды. Студент вакытта фестивальләр үткәрелә иде. Илһам Шакировның энесе икәнемне белгәч, мине дә җырларга чакырдылар. Авыл хуҗалыгы институтының смотр концерты хәзерге Тинчурин театры бинасында булды. Беренче тапкыр «Ай, былбылым» җырының ике куплетын җырладым. Минем җырлаганны абый да тыңлап торган. Аннан соң: «Болай җырлыйлармыни?» — дип шелтәләде, — дип көлде Флүр абый.

Җәен авыл урамы буйлап гармуннар белән җырлап йөрү бар иде. Берсенә Илһам абый безнең җырлаганны тыңлап торган. Мин Казанга килгәч, баян янына бастырды да: «Флүр, сез бер җыр җырлаган идегез, көйләп бир әле шуны», — диде. «Әйдә-әйдә, кая-кая», дигән җыр иде ул. Аны бездә ерак түгел Ләке дигән керәшен авылының фольклор ансамбле чыгышыннан ишетеп алдык. Алар аны бер көйгә генә җырлый иде.

Җырлап күрсәттем, абый сүзләрен язып алды. «Ник, моны шулай җырлыйлармыни?» — ди. «Керәшеннәр шулай җырлый», — дим. Сүзләрен язып бетерде дә, баянга җырлап карады. Бераз үзгәртте ул аны, кызулатты. Шул җырны беренче тапкыр «бис»ка Төзүчеләр сараенда җырлады. Җыр хәзерге көндә дә популяр.

Улым мәктәпне тәмамлагач, Казанга укырга кертергә дип килдек. Мәдәният институтына гына керү проблема булмас, анда синең танышлар да күп, дигәч: «Сезгә бер бәхетсез җитмәгәнмени инде тагын?» — диде абый. Артист булыгыз дип беребезгә дә әйтмәде.

Таулык авылында Гыйльметдин бабайның бер энесе көтүче булган, ул җырларга яраткан. Мәрхүм әти (Кыям Шакиров) дә матур җырлый торган иде, Илһам абый белән икесе Боз сараенда концерт куйганнары бар. Әти, мин, уртанчы энекәш, улымны чакырып — Камал театрындагы концертында җырлатты. Оныгым да сәнгать юнәлешеннән китте. Хәзер генә артист булу модага кереп китте ул, — ди Флүр абый.

«Фикере чуала башлагач та китап укыды»

Һәр район җитәкчесе Илһам абыйны үзләренә концерт куярга чакырырган. Ләкин кая гына барса да, кем алдында чыгыш ясаса да Илһам абый үзенең репертуарына бик игътибарлы булган:

— Җырларын тематикага туры китереп сайлап ала иде. Мәсәлән, Сабантуй программасын «Сайра син, тургай» дигән җыры белән башлап җибәрә. «Идел буе каеннары” н җырламыйча калмый. Ат чабышы башланганда «Кара юрга“ җырын сузып җибәрә. Саубуллашканда инде традицион «Сау булыгыз, минен туып үскән ямьле илем» дип тәмамлый иде.

Һәр чыгышына җаваплы карады. Бик күп китап укыды. Газета-журналлар яздыра иде. Мин бөтенесен җыеп барам да, Илһам абый кайткач, анализлап бирәм. Картайган көннәрендә фикерләре чуала башлагач та китап укыды. Әллә бу китапны юри генә тотып утыра микән дип, укыганнарын сорый идек. Бөтенесен сөйләп бирә иде.

80 яшьлек юбилеена багышланган концертта да «җырлатырга иде» дип сорадылар. Халык күп, бөтенесенең Илһам абыйны күрәсе килә, аны борчымыйк, дидек. Разил Вәлиев, Илһам Хаҗиевлар белән киңәшләштек тә, өйгә кеше кертмәскә булдык. Абыйны концерт башланырга ярты сәгать кала чарага алып килдек. Залга кергәндә халык дәррәү алкышлады. Мин ишек янында сагалап тордым.

Айдар Фәйзрахманов Илһам абыйга: «Бәлкем, җырлап бирерсең?» — диде. Илһам абый: «Баянчың бармы соң?» — ди. Баянчы уйнарга көтеп тора иде. Бер җырның бер куплетын җырлап бирде. Бер сүзен дә бутамады. Күрәсең, җырларның сүзләре миенә сеңеп калган. Халык шаккатты инде. 10-15 минут концерт карады да, өйгә алып кайтып киттек, — диде Флүр абый.

«Илһам абый — Сарманныкы да, Тукайныкы да»

Илһам абый дигәч тә, күңелгә «Сарман сандугачы» дигән сүз килеп баса. Сарман районына якын булганга халык телендә калды микән? Моны Флүр абый үзенчә аңлатты:

— Безнең авыл Яңа Юл районына караган, аннан соң Теләнче-Тамак район үзәге булганда ул Ворошилов районы дип аталган. Шуннан безне берләштереп Сарман районына күчергәннәр иде. Сарман турындагы җырларның беренче башкаручысы, халыкка җиткерүчесе дә Илһам абый иде. Шушы җырлар белән дә аны «Сарман сандугачы» дип йөрткәннәрдер.

Сарманнар беренче булып Илһам абыйга бюст куйды, музыка мәктәпләренә Илһам Шакиров исемен бирделәр. Нинди генә чара булса да, сарманнар чакыру белән килеп җитә, чөнки Илһам абый аларныкы да, Тукайныкы да, гомумән — барыбызныкы да.

Аннан соң, авылыбыз да матур табигать кочагында урнашкан, тирә-ягында чишмәләр ага. Илһам абыйдан тыш та, нәкъ менә безнең авылда җырчылар күп иде. Консерватория бетергән Мөҗәһит Зәйнуллин бар иде, хорлар оештырып йөрде.

Хәким Гыйззәтуллин, Инсаф Рәшитов да концертлар куйды — алар укымаган гына, мөмкинлек булмаган. Алардан да зур артист чыгар иде. Мөҗәһит абый гомере буе колхозда эшләде. Ә «Сәрбиназ» җырын аннан да матуррак җырлаучы юк иде. Күрше авыллардан кешеләр: «Мөҗәһитнең җырлавын гына тыңларга килдек, сабантуй тыңларга килмәдек», — дип әйтәләр иде. Бу якларда шагыйрәләр, җырчылар бар. Талантларга бай як.

Үземә килгәндә, мин монда тудым, монда торам, монда үләчәкмен, Алла бирсә. Гомерем буе агроном булып эшләдем, минем кендек шунда береккән, — дип сүзен тәмамлады Флүр Шакиров.

«Авыл зиратына кереп, дисбесен тартып, дога кыла иде»

Авылга кайткач, Илһам абый бергә уйнап үскән иптәшләре, күршеләре белән күрешеп чыгарга гадәтләнгән булган. Авылдашлары әйтүенчә, бергә чабата үреп, концерт куеп йөргән яшьлек дуслары Мөҗәһит абый, Хәкимхан абыйларга бервакытта керергә онытмаган. Мөҗәһит абыйның улы — Яңа Бүләк авылы мәктәбенең элекке директоры Сәлман Әхмәтҗанов та Илһам абыйсын искә алып сөйләде.

— Әтием Илһам абый белән дус иде, — дип сөйли башлады Сәлман абый. — Алар авыр тормышта үскән, Илһам үскән гаиләдә алты бала ятим калган. Кемнеңдер әләге белән 1937 елда әтисе Гыйльметдин аганы алып киткәннәр. Шул китүдән инде ул яңадан әйләнеп кайтмаган. Нуриәсма апа берүзе алты баланы исән калдырып, кеше итеп, зур хезмәт башкарган. Шуңа да Илһам аганың аналарга карата хөрмәте гаять дәрәҗәдә зур иде. Кайткач, зиратка кереп, дисбесен тартып, дога кыла иде. Шунсыз юлга чыкмады.

Әтием сөйли торган иде: «Без урманчылардан качып, юкә урларга йөрдек. Кайрыларын салдырып, телемнәргә телгәләп, бүртсен дип суга батырып куя идек. Шуннан соң мунчада чабата үреп, чабатаны базарга алып барып сата торган идек», — ди. Элекке вакытта салымнар булган. Шуны түләү өчен чабата сатып, әниләренә ярдәм иткәннәр.

Тагын бер истәлек: авылга Рәшит Ваһапов концерт куярга килгәч, халык күп булганлыктан, клубка кеше кертмәгәннәр. «Концерт вакытында Илһам белән сөйләшеп куйдык», — дигән иде әти. — Беребез көен отып кала, беребез — сүзләрен. Шуннан соң үзебез җырлап карый идек, мунча ләүкәсендә концерт куя торган идек», — ди.

Үзләрен әтисез калдырган кешеләргә үч саклап йөрмәгәннәр. Кем гаепле, дигән сорау куеп, аңа җавап эзләмәгәннәр. Әләк-чәләк, хөсетлек белән авылдашларын төрмәләргә утырткан кешеләр вөҗдан газабы кичермәде микән? Нинди генә дәрәҗәләргә ирешсә дә, ул авылдашларын, чордашларын, дусларын, мөгаллимнәрен онытмады.

Мин Илһам абыйга сокланам. Әтисен юк иткән авылга кайта алган бит ул! Авылдашлары белән аралаша алган. Бөек Илһам булып, бөтен татарны дөньяга таныткан.

Берсендә авылга концерт куярга кайткач, халыкның клубка сыймавын истә тотып, машина кузовын сәхнә итеп ясадылар. Чирәмгә тезелеп утырып концерт каравыбыз хәтердә. «Идел» инструменталь ансамбле белән беренче танышуым шушы концертта булгандыр. Моңлы җырлар башкарганда әниләр, әбиләр ни өчен елый микән, — дип аптырый идем. Моны аңлау өчен еллар кирәк булган икән, — диде, хатирәләргә бирелеп, Сәлмән абый.

«Бөек шәхесләр үзләре үлгәннән соң яши башлый»

Сәлман Әхмәтҗанов Илһам абыйны бик тә гади, зыялы иде дип искә алды.

— Бары зыялы кеше генә гади була, — дип дәвам итте ул. — Авыр шартларда яшәп тә, югарылыкка күтәрелде. Шагыйрә Гөлшат Зәйнашева да күрше авылдан гына (Иске Теләнче авылында туган). Ул да бит репрессия корбаны, шушы дәрәҗәгә күтәрелә алган.

Илһам абый — татар халкының эталоны. Татар җырчысы Илһам абый кебек булырга тиеш. Илһам абый теләсә нинди җыр җырламады, репертуарга да һәм үз-үзенә бик игътибарлы булды. Джинсы киеп яки футболка белән чыгып җырлаганын берәр кайчан күргәнегез булдымы? Ул һәрвакыт түбәтәй белән, костюм-чалбар киеп чыгыш ясар иде.

Бөек шәхесләр үзләре үлгәннән соң яши башлый икән. 2019 елда мәктәпне капиталь ремонт программасына керттеләр. Клубта да капиталь ремонт ясалды — болар барысы да Илһам абыйның хезмәте. Музей ачылды, тирә-яктагы территориясе әйләндереп алынды, матурланды. Мәктәбебезгә дә оялмыйча кунак чакыра алабыз. Бу эшләр Тукай районы башлыгы Фаил Камаев ярдәме белән башкарылды.

Бервакыт мәктәп директорлары Башкортстанның Салават районына эшлекле сәфәр белән баргач, миңа өч тапкыр сүз бирделәр. Сәлмән булганым өчен түгел, Илһам Шакиров авылыннан булганга. Илһамны белмәгән бер төбәк тә юк икән.

Яңа Бүләк авылының «Сәйлән» балалар бакчасы тәрбиячесе Рәзилә Гайсина, Илһам абыйга багышлап, шундый шигырь юллары язган иде:

Илһам авылы — илһамлы авыл.

Яңа Бүләк — Илһам авылы ул,

Яңа Бүләк — Илһамлы авыл.

Тарих битләрендә эзе калыр,

Бар дөньяда купса да давыл.

Бу дөньяга Илһамны биргән ул,

Ә Илһам — аны таныткан.

Бөек Илһам белән безнең халык

Өстен тора башка халыктан.

«Яңа Бүләк — җырчылар авылы»

Китапханә мөдире Зөлфия Миңгалиева әйтүенчә, авылда ел буена Илһам абыйның иҗаты, тормыш юлына багышланган күргәзмә эшли. Мәктәп укучыларын Илһам абыйның гаилә архивыннан фотолары, матбугатта аның турындагы шигырьләр, мәкаләләр белән таныштырып торалар. «Илһам моңы — күңелләрдә» дигән иҗат бәйгесендә Илһам абыйга багышлап шигырьләр, хикәяләр иҗат иткәннәр, аның иҗаты, үзенә багышлап рәсемнәр бәйгесен дә оештырганнар.

Яңа Бүләк авылы мәдәният йорты директоры Дилбәр Гыймазетдинова тормыш иптәше - мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Нәзир Гыймазетдинов белән 35 ел мәдәният өлкәсендә хезмәттә:

— Мәдәният училищесын тәмамлагач килгән идек, — ди Дилбәр апа. — Иҗат йортына (музейга) Илһам абыйның шәхси касәсен, калакларын тапшырганнар иде. Ул үзбәкләрнең касәсеннән ашый торган булган. Флүр абый иске өйләренең чормасында актаргач, Илһам абыйның 5нче сыйныфта укыган дәфтәрләрен табып алып килде. Дәфтәр шулкадәр пөхтә! Гел «биш" легә генә укыган икән Илһам абый. Әниләренә язган хатлары да бар. Костюмын, плащын, креслосын тапшырды. Бүгенге көндә Иҗат йортында хезмәткәрләр юк, кешеләр билгеләрләр инде.

Илһам абый иҗаты, тормышына багышланган чараларны күп үткәрәбез. Яңа Бүләк авылы туристик зонага әле кертелмәде, проекты гына бар.

Бу вакытта Дилбәр апаның тормыш иптәше Нәзир Гыймазетдинов та кушылды:

— «Мизгел» курайчылар ансамбленә бүгенге көндә 12 бала йөри. Балаларны үзем ясаган курайда, сорнайда уйнарга өйрәтәм. Алабуга мәдәният училищесында укыган вакытта абый курайлар ясау белән шөгыльләнә иде. Абыйга карап, мин дә ясый башладым. Күбесенчә чаңгы таякларыннан — алюминийдан, бамбуктан ясыйбыз. Җиз курайлар да бар. Курайчылар белән халыкара бәйгеләрдә катнашабыз, — дип өстәде ул.

Яңа Бүләкне бер сүз белән җырчылар авылы дип әйтеп була. Шөкер, авылда әле дә талантлы кешеләр ачыла бара икән. 25 еллык тарихы булган «Нур» халык театры эшли. Яңа Бүләклеләр менә шулай гомер итеп ята.

Дилбәр апа бу авылда яшәве үзенә күрә рәхәт, ди. Бу авылга килүчеләр: «И, нинди матур җирдә яшисез икән», — дип әйтәләр икән. Илһам абыйларның моңы сеңеп калган авылдан бер дә китәсе килмәде. Әллә авылның табигате гүзәл, тынычландыра торган булганга, әллә күңелгә Илһам тавышы тансык булганга…

 


Галерея: Илһам Шакировның авылдашлары белән очрашудан фоторепортаж

Илһам Гыйльметдин улы Шакиров - 1935 елның 15 февралендә Ворошилов районы, Яңа Бүләк авылында туган — җырчы (баритон), Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе (1992-2012). ТАССР (1969), Каракалпакстан АССР (1981), РСФСР (1983) халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1970).

Алты балалы гаиләдә төпчек бала булып туган. 1954 елда Казанга, музыка училищесына укырга керә. 3нче курстан аны, укытучылар таләбе буенча консерваториягә, вокал бүлегенә кабул итәләр. 1960 елда җырчы юнәлеше буенча Казан консерваториясен тәмамлый.

1960 елдан башлап Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли, аңа 59 ел гомерен багышлый. 1992 – 2011 елларда филармониянең сәнгать җитәкчесе булып эшли. 2003 һәм 2005 елларда оештырылган татар җырын башкаручыларның Илһам Шакиров исемендәге Халыкара конкурсының жюри рәисе булып тора.

1970 елда «Татар халык җырлары» дигән концерт программасы өчен Габдулла Тукай премиясе бирелә. Соңгы елларда, Илһам Шакиров хәлен кайгыртып, аны Һаҗиевлар гаиләсе карый. Илһам Шакиров «Кара урман», «Зиләйлүк», «Тәфтиләү», «Әллүки», «Хуш, авылым», «Сандугач», «Сарман», «Өченче көн тоташ кар ява», «Яшьлегемә йөгереп кайтыр идем», «Син сазыңны уйнадың», «Бик еракта идек без», «Бер алманы бишкә бүләек», «Әдрән диңгез», «Идел буе каеннары» һ.б. җырлары белән танылды.

2019 елның 16 гыйнварында 83 яшендә Казанда вафат булды. Яңа татар бистәсе зиратында җирләнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100