Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сезгә атасынмы, анасынмы?» - Уылдыклы балык сайлау серләре

Балыкны күпләп сату һәм уылдыклы балык сайлау серләрен чишәм.

news_top_970_100
«Сезгә атасынмы, анасынмы?» -  Уылдыклы балык сайлау серләре
pixabay.com

Уылдыклы балык сирәк эләгәме? Горбушаның ата яки ана булуын аеру ысуллары турында укыган идем. Балыкны ирененә карап аерып була икән. Әгәр авызы кыеграк һәм өске ирене «бөкре» сыман торса, бу 100 процент ата балык. Ә авызы туры һәм тигез икән, димәк, ул — ана балык, уылдык чыгар дип өметләнә аласың. Әмма сатар алдыннан теләсә нинди юл белән уылдыгын алырга мөмкиннәр, ул бөтенләй булмаска яки бик аз калырга мөмкин, дип язылган интернет киңлекләрендә. Катмаган балыкны җайлап кына кыскан очракта уылдыгын чыгарырга була, ди таныш балыкчылар. Анысы миңа караңгы, карап тормадым, сытып карамадым, белмим.

«Сезгә уылдыклысы эләкте»

Ә менә уылдыклы балык дип махсус сайлап алып биргән сатучыларга очрадым. Бу бер үк сатучы һәм бер үк сату үзәгендә булган очраклар түгел. Димәк, бу балык сатучылар арасында товарны этәрүнең киң таралган бер ысулы булып чыга. Мин аларга үпкәләмим, буаз дип кысыр сыер сатмадылар, уылдыгы бар дип өстәмә акча түләтмәделәр.

Яңа ел алдыннан ярминкәдә ике горбуша алдым. Сатучы: «Әйдәгез, мин сезгә икралысын сайлап бирәм, Яңа елга тозларсыз. Менә икесе дә икралы», — дия-дия сатты. Мин алай куанмадым, чөнки шулай дип сатсалар, уылдык чыкмый, ә бөтенләй көтмәгәндә уылдыклы була. Минем артта чиратта торган апа-абыйлар да кызды. «Тагын бармы уылдыклылар, миңа да җитәрме икән?» — диештеләр. Сатучының куллары уйнап кына торды. «Менә монысы да уылдыклы, менә тагын берне таптым әле, ике итеп алыгыз, әйдә сезгә дә сайлап бирәм», — дип сатып алучыларны җәлеп итте ул. Уылдыкка кызыгып, халык бер урынына ике балык алды, ә андый балыклар бик күп булып чыкты. Өйләрендә уылдыксыз балыкларын күреп, өлкән буын апа-абыйларның кәефләре төшкәндер инде…

Мин алып кайткан ике балыкның берсендә дә уылдык юк иде, әмма икесенә дә тышкы яктан икра ябышкан. Уылдык чәчкәндә тотып алып катырганнар дияр идең бахырны, ә алар — ата балыклар.

Менә бу атнада гына бөтенләй икенче киоскта балык алдым. «Менә икралысы да эләкте әле сезгә», — диде сатучы. «Апай, уылдыгы юк бит аның, тышкы якка ябышкан гына», — дидем. Сатучы да бер сүз дәшмәде, елмаеп кына куйды. Чыннан да, балыкның уылдыгы юк иде.

ГОСТ стандартлары буенча, кызыл уылдыкны, балыкны тоткач күп дигәндә алты сәгатьтән соң тозларга кирәк. Кызганыч, бу балыкны үзең тоткан очракта гына мөмкин. Безнең кебек сатып алучыларга исә, нинди уылдык чыга — шуннан канәгать булырга кала.

Уылдык тозлау рецепты

 Алай-болай уылдык чыга калса, җиңел генә тозлау рецепты тәкъдим итәм.

500 грамм горбуша уылдыгы өчен 110 грамм эре тоз, 10 грамм шикәр комы, 1300 мл кайнар су кирәк булачак. Тозлыкны суытырга кирәк.

70-80 градуска кадәр кайнаган суда 10 грамм тозны эретергә һәм уылдык өстенә коярга. Уылдык элпәдән җиңел аерылсын өчен шул килеш 5-7 минутка калдырырга кирәк. Аннары уылдыкны агып торган су белән юарга, марля куелган дуршлагка салырга.

Уылдыкны 10-15 минутка алдан әзерләнгән һәм суынган тозлыкка салырга. Аннары тозлыкны түгәргә, уылдыкны салфеткага куеп кипшетергә.

Уылдык әзер. Стериль банкага салып куелган уылдык бер атна саклана.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100