Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сездә сервисның яхшы икәнен күрдем» — Венера Шәмиева балаларына сорау биргән

«Ни өчен безнең гаиләне сайладыгыз?» дигән сорауга өч бала өч төрле җавап биргән.

news_top_970_100
«Сездә сервисның яхшы икәнен күрдем» — Венера Шәмиева балаларына сорау биргән
https://www.instagram.com/venera_shamieva/

Венера Шәмиева язылучыларын акыллы сүзләре, киңәшләре белән җәлеп итә. Бу юлы ул балаларыннан ни өчен нәкъ менә аны әни итеп сайлаулары турында сораган.

Өч баланың да җаваплары үткен, кызык һәм уйландыргыч.

«Беркөн Җәлилне сөям: ⁣⁣"Тәти дә инде үзең, ничек килергә уйладың инде син безнең гаиләгә, ә? Ничек сайладың син анда безне күкләрдә?» — дим. ⁣⁣⠀

⁣Күзлек аша шомырт кара күзләре белән текәлеп карады да, җавабын сузып җибәрде Җәлил: «Нууу, чөнки сездә сервисның яхшы икәнен күрдем, шуңа килдем», — ди.⠀

⁣Дәүләт почмакта келәй-пистолет белән нәрсәдер ябыштырып ята иде, маркерлар алмаганга бераз үпкәләгән иде, ул гына да түгел, яшүсмер чорына да кереп барабыз бугай әкрен генә…⁣⁣⠀

Шул ук сорауны Дәүләттән сорадым. Мисыр былбылымны-балакайны жәлләп тә куйдым: «Ярар, мин китә дә алам, кирәк булса», — диде әкрен генә.⠀

⁣⁣Зөләйха вокалга җыена иде. Бизәнеп утыра. «Ә син, кызым, мине ни өчен сайладың, алтыным?» — дигән идем. Зөләйха елмайды да: «Әнием, күпме күзәтәм, мин белгән әниләр арасында син иң „адекватные“, — диде. Менә рәхмәт инде», — дип язган ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100