«Сездән яшереп булмый» - Алсу Фазлыева бәби көтүен әйтте
Социаль челтәр кулланучылар матур гаиләгә тәүфыйклы балалар тели.
Җырчы Алсу Фазлыева инстаграмдагы сәхифәсендә шатлыклы вакыйга белән яшәвен - бәби көтүен хәбәр итте.
«Сездән берни яшереп булмый инде, иптәшләр. Директка көне-төне язасыз. Менә шундый шатлыклы вакыйгалар белән яшибез», — ди ул.
Инстачылар бертавыштан бәхет тели. «Мин сиңа үзең кебек кыз телим», «бәхетле сабый туачак булсын», «кыз булса да, малай булса да, сау-сәламәт була күрсен», «матур, үрнәк гаилә», диләр.
«Яшерә торган түгел бит, молодцы. Сезнең өчен без бик шат. Бәхете, тәүфыйгы белән тусын. Тигезлектә үстерергә язсын», — дип матур теләкләр әйтәләр.
«Хәзер артистларга мода кердеме бала алып кайтырга? Безнең хәлдән килмәгәч, алып кайта алмыйбыз», — дип төрттерүче дә табылган.
Алсуның бәби көтүен алдан ук белүче дә булып чыккан. «Мин сезне күптән котладым инде. „Юность»ка концертка килгән идегез, шунда сиздем. Сез генә игътибар итмәдегез», — дип яза бер инстачы.