news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Сездән яшереп булмый» - Алсу Фазлыева бәби көтүен әйтте

Социаль челтәр кулланучылар матур гаиләгә тәүфыйклы балалар тели.

news_top
«Сездән яшереп булмый» - Алсу Фазлыева бәби көтүен әйтте
Рамил Гали

Җырчы Алсу Фазлыева инстаграмдагы сәхифәсендә шатлыклы вакыйга белән яшәвен - бәби көтүен хәбәр итте.

«Сездән берни яшереп булмый инде, иптәшләр. Директка көне-төне язасыз. Менә шундый шатлыклы вакыйгалар белән яшибез», — ди ул.

Инстачылар бертавыштан бәхет тели. «Мин сиңа үзең кебек кыз телим», «бәхетле сабый туачак булсын», «кыз булса да, малай булса да, сау-сәламәт була күрсен», «матур, үрнәк гаилә», диләр.

«Яшерә торган түгел бит, молодцы. Сезнең өчен без бик шат. Бәхете, тәүфыйгы белән тусын. Тигезлектә үстерергә язсын», — дип матур теләкләр әйтәләр.

«Хәзер артистларга мода кердеме бала алып кайтырга? Безнең хәлдән килмәгәч, алып кайта алмыйбыз», — дип төрттерүче дә табылган.

Алсуның бәби көтүен алдан ук белүче дә булып чыккан. «Мин сезне күптән котладым инде. „Юность»ка концертка килгән идегез, шунда сиздем. Сез генә игътибар итмәдегез», — дип яза бер инстачы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар