"Ә сез үзегез идеалмы соң?" Гүзәлия үзенең кем белән аралашырга теләмәвен язган
Композитор, җырчы Гүзәлия Инстаграм битендә кимчелекләрне һәрдаим күрсәтеп торган кешеләргә ярарга теләмәве, үзе теләгән кешеләр белән генә аралашуы турында яза.
"Комфорт зонасында торам, үзем теләгән кешеләр белән генә аралашам. Бик яхшы. Казанышларыңны түбәнсеткән, кимчелекләреңне һәрдаим күрсәтеп торган кешеләргә ярарга теләмим. Ә сез үзегез идеалмы соң? Әгәр дә мин дәшмим икән, бу әле миңа барыбер дигән сүз түгел. Үзенең эчке "эго"сыннан тыш тагын нәрсәдер ишеткәннәргә әйтәм. Калган очракларда әйләнеп карамыйча китеп баруны өстен күрәм. Бу иреклек була инде, шулай бит? Аллага шөкер!", - дигән Гүзәлия.